Логотип
Фоторепортаж

"Татар җыры"ннан фоторепортаж

Казанда XV «Татар җыры-2014» Халыкара эстрада фестиваленең юбилее грандиоз гала-концерт белән тәмамланды.

20 декабрь көнне Татарстанның башкаласында «Татар Җыры-2014» фестивале тәмамланды. Мөһим музыкаль вакыйганың гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү традицион рәвештә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узды. Бу кичтә татар эстрадасының иң якты йолдызларын фестивальнең рәсми бүләге – «Алтын Барс» сыны белән бүләкләделәр. Быелгы фестивальнең төп үзенчәлеге – җиңүчеләрнең ачыктан-ачык тавыш бирү юлы белән сайлануы.

Гала-концерт 3D проекцион лазерь тамашасы, график чагылышлар ярдәмендә музыканың үсеш тарихын тәкъдим итү белән башланып китте. Экранда «Татар Җыры»н алып баручыларның музыка уен коралында уйнау образы сурәтләнде. Бер үк вакытта төп экранда Казанның төп кунакчыл урыннары күрсәтелде. Соңыннан барлык график сызыклар да алып баручыларның гәүдәсенә җыелды һәм алар сәхнәгә чыктылар. Шулай итеп җыр бәйрәме башланып китте.

Концертның беренче өлешендә 2014 ел дәвамында җырлары белән популярлык казанган артистларны бүләкләделәр. Беренче «Алтын Барс» сыны «Ел ачышы» номанициясендә җиңгән Руслан Кираметдиновка тапшырылды. Ел ташкыны булып Азалия Зиннәт табылды. Алинә Даутова «Кабатланмас тавыш» номинациясендә җиңде. Ә Илмира Нәгыймова «Алтын Барс» сынын үзенчәлекле башкаручы буларак яулап алды. Рамил Галимҗанов башкаруындагы «Йөрәк ярам» иң романтик җыр булып танылды. Аны башкарганда сәхнәдәге экраннан гаҗәеп зур ай йөзеп узды. Ә биючеләр йолдыз тузаны белән сурәтләр ясадылар.

Ландыш Нигъмәтҗанова «Иң яхшы танцеваль проект» номинациясендә җиңде. Гөлназ Солтанова узып баручы елның иң популяр башкаручысы булып танылды. Ул сәхнәдә дюймовочка ролен башкарды. «Халык башкаручысы» номинациясендә җиңгән Илдар Хәкимов капитан образын тудырган иде.

XV «Татар Җыры» юбилей фестивален турыдан-туры эфирдан «TMTV» каналы трансляцияләде. Өч еллык уңышлы гына эшләү дәверендә телеканал хәзерге татар эстрадасының талисманына әйләнде. «TMTV каналының махсус бүләге» номинациясе дә юкка гына булдырылмаган. Анда Ильвина җиңеп чыкты. Әлеге номинациядә җиңүченең җырлары, клиплары тамашачылар тарафыннан яратылып, соралган булырга тиеш. Телеканалда еш иң күрсәтелгән җырчы дип әйтергә кирәк.

Кич дәвамында Гөлназ белән Айваз тамашачыларны рәхәтләндереп көлдерделәр. Шаяртып кына, алып баручылар өчен дә махсус бүләк булдыру турында да гап куертып алды алар. Бу теманы, үзенә бүләк бирелергә тиеш дип, «Татар Җыры»ның гала-концертын 2006нчы елдан бирле алып баручы Гөлназ кузгалтты.

Гала-концертта халык тавыш бирү нәтиҗәсендә тамашачыларның иң яраткан җырчысы да ачыкланды. Ул - Ришат Фазлыйәхмәтов. Иң яхшы видеоклип төшерүче буларак Эльмира Сөләйманова да «Алтын Барс» сынына ия булды. «Халык мәхәббәте» номинациясендә Нәфкәт Нигъмәтуллин җиңде.

Хит-парадлар лидеры булып җырчы Иркә табылды. Соңгы елларда Иркәнең тормышында үзгәрешләр күп булды. Башы белән гаилә мәшәкатьләренә чумса да, Иркә тамашачысыннан аерылмый, аны яраталар, җырларын сорыйлар. Концертта Иркә ташамачысын тагын шаккаттырды: ул үзенчәлекле сәхнә киеменнән иде. Тамашачылар Иркә белән бергә берничә минутка виртуаль рәвештә чиксез галәм киңлегендә булып алды.

Ә «Татар радиосы» тыңлаучы 35 меңнән артык кеше Ләйсән Гыймаевага тавыш биргән. Шуның өчен дә ул иң популяр радионың махсус бүләген алды.

2014нче елның иң популяр автор-башкаручысы булып Фирдүс Тямаев табылды.

Антракттан соң Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев чыгыш ясады. Шуннан соң чып-чын ретро-тамаша башланып китте. Узган елдагы фестиваль җиңүчеләрен бүләкләргә керештеләр. Алар арасында «Айфара» төркеме, Илназ Баһ, Илдар Әхмәтов, Хәмдүнә Тимергалиева һәм Мунир Рахмаев, автор-башкаручы Ринат Рахматуллин, иң беренче фестивальнең лауреаты Рөстәм Закиров, Илнар Сәйфиев, Вәсилә Фаттахова, Татарстанның һәм Башкортстанның Халык артистлары Идрис Газиев һәм Айдар Галимов, шулай ук Гүзәл Уразова, Раяз Фасыйхов, Зәйнәп Фәрхетдинова. «Татар Җыры» фестивале тарихы дәвамында 15 «Алтын Барс» сынына ия булган Хәния Фәрхи бүләкләнде. Ә менә Салават Фәтхетдинов рекорд куйды: хәзер “Татар Җыры» фестиваленнән 16 «Алтын Барс» сыны бар аның (2010 елда ул ике номинациядә җиңгән иде).

Татар эстрадасының иң мөһим музыкаль чарасы «Мин яратам сине Татарстан» җыры белән тәмамланды.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар