Логотип
Фоторепортаж

Көндәлек киемнәрдә милли төсмер

28 апрель көнне «КАЛЕБ» яңа буын җыены Г. Камал театрының кече залында заманча милли кием презентациясе уздырды. Тамашачы хозурына тәкъдим ителгән «Татарча Casual» проектының 2015 елгы яз һәм җәй коллекциясе мисалында бүгенге татар милли киемнәре турында фикер алышынды.

«Yummy Music Вand» чыгышыннан соң сәхнәгә коллекцияне күрсәтүче кызлар чыкты. Айсылу МирхафизХан, Айсылу Лерон, Сәрия Хәбибуллина, Гөлназ Фәйзрахманова, Эльвира Хөснетдинова, Алисә Җамалиева, Ләйсән Гыймаева, Дилбәр Садыйковаларны модель буларак моңарчы күргән юк иде әле!

Кичәне алып баручы – Раил Өметбаев экспертлар Рөстәм Исхаков (дизайнер), Альмира Борһанова (дизайнер), Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова (сәнгать белгече), Алсу Шәмсутованың («Әдәбият һәм сәнгать клубы» җитәкчесе) милли модага карата фикерләрен сорашты. Тамашачылар да читтә калмады.

Кичәдә яңгыраган кызыклы фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Рөстәм Исхаков: Чит илдә көн саен милли киемнән йөрмиләр, әмма бәйрәмгә чыкканда һәркем диярлек милли киемнән чыга. Бу – үз милли мәдәниятеңә хөрмәт күрсәтү. 
Үземнең коллекцияләремдә милли бизәкләр кулланмыйм. Күбрәк татар милли силуэтлары белән эш итәм. Ни өчен дигәндә, хатын-кызның зәвыгына, фантазиясенә урын калдырырга телим. Минем күлмәкләремне кигән хатын-кызлар үзләре теләгән алка, муенса һәм хәзер популярлашып киткән изүләрне куллана алсын дип тырышам.

Резеда Сафиуллина (галим):  Мариларда милли бизәкле кием кию традициясе сакланган.  Алар бизәкләрнең матурлык өчен генә булмавын, ә сакраль мәгънәгә ия икәнен аңлыйлар. Татар милли бизәкләрдә дә бар ул эчкә яшерелгән сер. 
Татар халкының сандугачы Сара Садыйкова һәрвакыт калфак киеп йөрде. Ул шуның кадәр көчле шәхес булган ки, аңа беркем дә сәерсенеп карамады. Ул калфак җырчыбызның брендына әверелгән иде. 

Эльвина Нәҗипова («Тәртип» радиосында алып баручы): дизайнер Миләүшә Сөләйманова чиккән жилет һәм калфакны көн дә киеп йөрим. Кешеләрнең гаҗәпләнүенә, сорауларына инде күнектем. Хәзер шул сораулар, гаҗәпләнүләр беткәнче, андый кешеләр минем киемемә ияләшкәнчегә кадәр шушылай киенеп йөрермен, дип үземә сүз бирдем.

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова: Әлеге коллекциядә баш киеменә игътибар бирелмәгән. Калфакларны көн дә тагып йөреп булмыйдыр. Ә менә башны каплаучы такыяларны көзен дә, язын да, җәен дә киеп була! Модельерларыбыз әлеге баш киемен көндәлек тормышыбызга кертеп җибәрсәләр иде.

Гөлзадә Сафиуллина: Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова татар бизәкләрен өйрәнеп, китап чыгарган. Башка авторларыбыз-галимнәребез дә бар. Кайсы орнаментны кайда – җилкәгәме, күкрәккәме, аркагамы – урнаштырырга ярый икәнлеген өйрәнгәннәр. Безнең шундый бизәкләребез бар – аларны һич тә көндәлек киемдә кулланырга ярамый, алар хан киемнәренә генә куярдай бизәкләр.  Дизайнерларыбыз шушы китапларны өйрәнсен иде. 

Айгөл Сингатуллина («Татарча Casual» проекты җитәкчесе): Рухи кыйммәтләрне, мәдәниятны һәм телләрне глобальләштерү заманында, үзеңнең тамырларыңны белү һәм аларны саклап калу – безнең өчен мөһим. Милли кыйммәтләрнең-киемнәрнең китапта, сәхнәдә чагылуы белән генә чикләнмисе иде. Мәктәп өчен дә, уку йорты өчен дә, эш өчендә, ял өчен дә, хәтта өй өчен дә милли төсмерле уңайлы киемнәр булуын телим. Татар бизәкләренең матурлыгын дөньяга да күрсәтәсе килә. Татар лаләләренең бөтендөньяга танылган «пейсли» принты кебек матурлыгы бар дип саныйм мин.

Гүзәл Сәгыйтова («Калеб» проекты авторы): «Миллилек, иркенлек, матурлык», дигән сүзләр белән сыйфатладылар тамашачылар бу кичәне. Мин оештыручы буларак «мәгънәле очрашу булды», дип әйтә алам. Дискуссияләр, актуаль сөйләшүләр – «Калеб» яңа буын җыенының бер формасы булса да, ике ел элек проектны башлаганда дизайн, мода өлкәсенә кагылышлы ниндидер очрашу булыр дип күзалдына да китермәгән идем. «Калеб»нең максаты – җитди сәнгатькә игътибар арттыру, бу өлкәдә яңа исемнәр ачу, композитор, музыкант, җырчы, шагыйрь, артист, рәссамнарны бер казанда кайнату, алар арасында иҗади бәйләнешләр урнаштыру. Ләкин «Татарча Casual» проекты җитәкчесе Айгөл Сингәтуллина бу тәкъдим белән чыккач, «юк, сез безнең өлкәгә карамыйсыз», дигән сүзләр белән аны кире борып җибәрергә батырлыгым җитмәде. «Алар да бит яшьләр, аларга да ярдәм кирәк, яшь милли дизайнерларны барлау, аларга булышлык күрсәтү кирәк гамәлләрнең берсе», дигән уйлар белән ризалаштым. Бу кичәгә без башка яшь дизайнерларны да чакырган идек, Камал театрының җитәкчелеге белән сөйләшеп, алар өчен күргәзмә урыны, сату да оештыру планлаштырылган иде.

Ләкин яшьләр бүген продукцияләрен аз күләмдә генә иҗат итәләр икән, шуңа да очрашу тулысы белән “Татарча Casual" мисалында булды. Шулай да дискуссиядә күтәрелгән сорау-җаваплар тар кысалардан чыгып, масштаблы сөйләшүгә әйләнде. Бу исә киләчәктә дә “Калеб” кысаларында мондый темаларның да күтәрелү кирәклегенә бер дәлил.


 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар