Халыкара милли кием дизайнерлары конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Казанның «Корстон» комплексында «International Fashion» Халыкара милли кием дизайнерлары конкурсына йомгак ясалды. Конкурста Россия махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук Вьетнам, Төркмәнстан илләреннән вәкилләр, Россиянең төрле төбәкләреннән башлап йөрүче модельерлар һәм атаклы дизайнерлар катнашкан. Иртән узган сайлап алу туры сынавын узганнар финал өлешендә көч сынашты. Сайлап алу турында 43 кеше катнашкан, аларның 20се финалга үткән.
Конкурста катнашу өчен 48 дизайнер заявка тапшырган булган. «National Fashion» кием дизайны өлкәсендәге белгечләрнең сәләте белән танышу, иҗади элемтәләрне киңәйтү, милли мода индустриясе яшь белгечләренең тәҗрибәсен алмашу һәм аларның һөнәри осталыгын арттыру мөмкинлеге бирә. Конкурс географиясе чикләнмәгән һәм теләсә нинди халыкларның милли киемнәрен киң мәйданда күрсәтүне күздә тота.
Бу конкурсның интригасы буларак, модель сыйфатында катнашучы «Голос» шоу финалисткасының кем булуы сер булып сакланып килде. Бүген исә аның Эльмира Кәлимуллина булуы ачыкланды.
Милли традицияләрне яңарту һәм милли кием элементларын кертү – «Сөембикә» журналы һәм Казан илкүләм тикшеренү-технология университетының уртак максаты. «Сөембикә» хатын-кызлар журналы төп бурычларының берсен татар халкы һәм аның бай мәдәниятенең көнкүрешен саклап калуда күрә. «Татарстанда әлеге конкурс – милли киемне заманча дөньяга яраклаштыручы бердәнбер чара. Без катнашучыларны яше һәм белеме буенча да чикләмәдек. Үз һөнәренең осталарына да, һәвәскәрләргә дә бай фантазиясе белән уртаклаша алу мөмкинлеге бирдек. Милли кием бүгенге көндә зур үзгәрешләр кичерә, без аның күп кенә элементларының гадәти тормышка да үтеп керүен телибез. Күнне зәвыклы итеп эшкәртү, затлы ташлар белән эшли белү – болар барысы да халыкның рухи башлангычы белән бәйле», - дип билгеләп узды оештыру комитеты җитәкчесе, «Сөембикә» журналы директоры урынбасары Рәмзия Кашапова.
Тамашачылар һәм жюри хөкеменә Идел буе, Удмуртия, Чуашстан, Мари Иле халыклар, татар һәм рус киемнәре коллекцияләре тәкъдим ителде. «Сужена-ряжена», «Мин яратам сине, Татарстан!» кебек коллекцияләр тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. Соңгысын Казан илкүләм тикшеренү-технология университеты студенткасы Оксана Мостафина тәкъдим итте. Озын итәкләр, йон жилетлар кигән кызлар бик күркәм күренде. Әйтергә кирәк, бәйгедә күрсәтелгән киемнәрнең кайберләре, чыннан да, көндәлек тормышта киеп булырлык.
Бәйгенең финалында өч номинациядә җиңүчеләр ачыкланды. «Этно. Дизайнер студентлар» номинациясендә Оксана Мостафинага тиңнәр табылмады. «Этно. Дизайнер профессионаллар» номинациясендә беренче урынны Төркмәнстаннан Гөлнар Мовланова яулады. Гран-при «Шервудский лес» коллекциясе белән чыгыш ясаган Анастасия Боброга тәтеде.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.