Логотип
Фоторепортаж

​Фәрит Шаһиәхмәтов: Мирасыбыз «Легендар брендлар»да чагыла

Быел республикада «ТАТМЕДИА»ның легендар брендлары» дигән исем астында махсус конкурс игълан ителгән иде. Ниһаять, әлеге мөһим чарага нәтиҗәләр ясалды. Әйтергә кирәк, жюри әгъзаларына республика матбугатындагы «легенда» дип аталырга хаклы басмаларны ачыклавы шактый катлаулы булган. 
Хәтерләсәгез, әлеге бәйге агымдагы елның май уртасында игълан ителде. Конкурсны оештыруда «ТАТМЕДИА»га  сөт продукцияләре җитештерүче Татарстандагы иң эре ширкәт зур ярдәм күрсәтте: бәйгенең төп партнеры – «ПРОСТО МОЛОКО» компаниясе. 
 
Бренд дип аталырга кем хаклы?
 Конкурс тәртибенә килгәндә, һәр редакция үзе белән таныштырып, үз матбугат чарасын бөтен халык катнашындагы тавыш бирү этабына тәкъдим итәргә тиеш булды. Нәтиҗәдә, конкурска барлыгы 71 хезмәт кабул ителде. Җиңүчеләр исә 4 номинациядә билгеләнергә тиеш иде. Тавыш бирүдә барлыгы  55 меңнән арты интернет-кулланучының катнашканлыгы билгеле.
 
– Без быел республикада татар матбугатының 100 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. «ТАТМЕДИА» агентлыгы оештырган әлеге «Легендар брендлар» конкурсы күпмедер дәрәҗәдә шушы истәлекле датага багышланган иде, дисәк тә ялгыш булмас. Чыннан да, матбугат брендларының кайберләренең бер гасырлык тарихы бар, кайберләре 90 нчы елларда гына барлыкка килде әле. Шулай булуга да карамастан, алар шул дәрәҗәдә тиз популярлашты ки, хәзердән үк үзләрен бренд дип атый алалар, - дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова.
 
Икенче этапта исә җиңүчене «Российская газета»ның баш мөхәррире Владислав Фронин җитәкчелегендәге жюри төркеме ачыклады. Бактың исә, аларга бу эшне башкарып чыгу шактый авырга туры килгән икән. 
 
– Матбугат чараларының бик зур эш башкарганы күренеп тора. Күпләргә архивларда да эшләргә туры килгән, хәтта. Нәтиҗәдә, әлеге басмаларда хезмәт куючы журналистлар үзләре дә бик күп кызыклы мәгълүматка тап булганнар, - дип дәвам итте сүзен Римма Ратникова.
 
Без бергә! Без булдырабыз!
 
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын нәкъ менә октябрьдә оештыру шулай ук юкка түгел, билгеле. Мәгълүм ки, бу көннәрдә «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте үзенең туган көнен билгеләп үтә. Әлеге зур медиахолдинг эшчәнлегенә нәкъ 8 ел элек старт бирелгән булган. «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, бу конкурс ярдәмендә компания үзе тарафыннан тупланган мирасны җыеп, халыкка җиткерүгә ирешкән.
 
-  8 ел элек республика җитәкчелеге безнең алга бик мөһим бурычлар куйды. Без әлеге максатларны тормышка ашыру өстендә актив эшлибез. Хәзерге вакытта «ТАТМЕДИА» үз эченә 84 филиалны берләштерә. Безнең 2017 елга кадәр кабул ителгән стратегиядә исә «эчке ресурсларны нәтиҗәле файдалану» дигән пункт бар. Биредә безнең компаниянең мирасы турында сүз бара. «Легендар брендлар» бәйгесе исә әлеге ресурсны тулысынча ачып бирде дә инде. Без бергә! Без булдырабыз! - дип кунакларга мөрәҗәгать итте Фәрит Шаһиәхмәтов.
 
Иң мәртәбәле кунакларның берсе исә Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең директорлар советы җитәкчесе Әсгать Сәфәров иде. Ул үзенең чыгышында «ТАТМЕДИА»ның бердәмлегенә соклануын яшермәде.
 
- Әлеге чарада катнашуыма мин чиксез шат. Мондый бәйрәмнәр сезнең бердәм булуыгызны, һәрвакыт бергәләп эшләвегезне ассызыклап күрсәтә. Безнең медиахолдинг татарстанлыларны дөрес һәм оператив яңалыклар белән тәэмин итә. Гомумән, сез Татарстан тормышында алыштыргысыз зур роль уйныйсыз, дәүләтчелекне ныгытуда, халыкта патриотлык хисләрен тәрбияләүдә, туган тел һәм мәдәниятне саклауда бик зур ярдәм күрсәтәсез, - дип белдерде Әсгать Сәфәров. 
 
 Шулай итеп, «Легендар брендлар» бәйгесендә  җиңүчеләр билгеле:  
  
Легендар газета: «Арча хәбәрләре»
 
Легендар журнал: «Мәгариф»
 
Легендар телерадиокомпания: «Чаллы ТВ»
 
Легендар мультимедиа редакциясе: «Казанские ведомости» газетасы һәм «Түбән Кама» телерадиокомпаниясе.

«Сөембикә» журналына исә кызыксындыру бүләге тапшырылды.

 
Исрафил Насыйбуллин, «Арча хәбәрләре» газетасы баш редакторы:
 
– Сәхнәдән безнең газет исеме яңгырагач, башта аңламый тордым: чын-чынлап шок хәлендә идем. Алдан әйтүче, хәбәр итүче дә булмады. Җиңү яуларбыз дип башка да китерә алмадым. Быел безнең басмабыз үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Конкурста катнашу тәкдиме килгәч, рәхәтләнеп риза булдык. 
 
Марина Коновалова, «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе директоры:
 – Хәзерге вакытта төбәкләрдәге телерадиокомпанияләр шактый катлаулы чор кичерә. Шуңа күрә бу җиңү безнең өчен аеруча мөһим. Аны без бөтен шәһәребез белән көттек. Татарстанда телекомпанияләрне үстерү, камилләштерү өчен бик зур эшләр эшләнгәнлеге күренеп тора. Алга таба тагын да үсәрбез, камилләшербез дип ышанам.
 

Рамил ГЫЙЛЬВАНОВ фотолары
сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/49726-f%D3%99rit-sha%D2%BBi%D3%99hm%D3%99tov-mirasyibyiz-legendar-brendlarda-chagyila-foto.html

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар