Шулпалы ашлар


Психологлар әйтүенчә, шулпалы аш ныклы, чын гаиләдә ешрак пешерелә. Шул күзлектән караганда, аеруча ир-атны аш белән ешрак сыйларга киңәш ителә. Ялгызак кешегә дә кайнар аш белән “җылынып алу” файдалы, диләр.
Әйе, токмачлы аш, щи, борщ ише ашларны пешермәгән хатын-кыз юктыр ул. Шулай да кайвакыт өйдәгеләрне нинди дә булса яңарак аш белән дә шаккатырасы килә. Шуңа күрә әлеге рецептлар күпләргә кулай булыр дип ышанабыз.
Киңәшемә колак салыгыз
- Шулпалы аш тәмлерәк булсын өчен пешеп чыгар алдыннан аңа бераз сыр уып салыгыз.
- Сарык шулпасы әзерләгәндә иң элек сөякле итне майлы табада көрәнсу төскә кергәнче кыздырып алыгыз. Аннары гына су салып шулпа пешерегез. Ә шакмаклап туралган кишер, бәрәңге һәм суганны аш пешеп җитәр алдыннан гына салыгыз.
- Менә мондый ипи аш белән ашау өчен бик тәмле була. Иң элек ипине шакмаклап турап майлы табада кыздырыгыз. Аннан соң җылы килеш кәстрүлгә тутырып, өстенә туралган сарымсак сибегез. Кәстрүлне капкачлап селеккәләгез.
- Аш янына сарымсаклы ипине түбәндәгечә дә әзерләргә мөмкин. Башта күмәчне телемнәрен кисеп чыгармыйча гына кискәләгез. Һәрберсе арасына бер шакмак атланмай һәм туралган сарымсак сибеп, күмәчне фольгага төрегез. Шуны мичкә куеп, тәмле ис чыга башлаганчы тотыгыз.
- Шулпалы аш тәмлерәк булсын өчен пешеп чыгар алдыннан аңа бераз сыр уып салыгыз.
- Сарык шулпасы әзерләгәндә иң элек сөякле итне майлы табада көрәнсу төскә кергәнче кыздырып алыгыз. Аннары гына су салып шулпа пешерегез. Ә шакмаклап туралган кишер, бәрәңге һәм суганны аш пешеп җитәр алдыннан гына салыгыз.
- Менә мондый ипи аш белән ашау өчен бик тәмле була. Иң элек ипине шакмаклап турап майлы табада кыздырыгыз. Аннан соң җылы килеш кәстрүлгә тутырып, өстенә туралган сарымсак сибегез. Кәстрүлне капкачлап селеккәләгез.
- Аш янына сарымсаклы ипине түбәндәгечә дә әзерләргә мөмкин. Башта күмәчне телемнәрен кисеп чыгармыйча гына кискәләгез. Һәрберсе арасына бер шакмак атланмай һәм туралган сарымсак сибеп, күмәчне фольгага төрегез. Шуны мичкә куеп, тәмле ис чыга башлаганчы тотыгыз.
Төсле кәбестә ашы
Төсле кәбестәне (200 г) яфракларын аергалап, тозлы суда пешереп алыгыз. Аннары 1 чәй кашыгы онны атланмайда кыздырып, кәбестә пешкән суда 10 минут кайнатыгыз. Шуңа туралган кәбестә, петрушка һәм 2 йомырка кушып тугланган 0,5 л сөтне салып, кайнатып чыгарыгыз. Кайнар аш өстенә вак угычта уылган сыр (100 г) сибеп болгатыгыз.
Сарымсак ашы
Шакмаклап туралган (200 г) бәрәңгене әнис белән бергә пешерегез. Шуңа вак итеп туралган 4 теш сарымсак, төелгән кара һәм кызыл борыч, тоз, атланмай, бераз сөт өстәп, барысын бергә кайнатыгыз. Өстенә яшел тәмләткечләр сибеп, кыздырылган ипи шакмаклары белән табынга куегыз.Бәрәңгеле солы ашы
Иң элек шакмаклап туралган (250 г) бәрәңгене пешереп алыгыз. Аннан соң шул бәрәңгегә (200 г) изелгән солы ярмасы, тоз салып, әзер булганчы кайнатыгыз. Сөт, атланмай, туралган яшел тәмләткечләр өстәп янә дә кайнатып чыгарыгыз."Геркулес” ашы
Геркулесны (1 стакан) 2 л суга салып томалап пешерегез. Шуңа 2 аш кашыгы атланмай, кирәгенчә тоз кушып, каймак куелыгына җиткәнче кайнатыгыз.Төшсез кара җимешне (200 г) аерым савытта пешерегез дә изгәләп ашка салыгыз. Ашны кыздырылган ипи шакмаклары белән табынга куегыз.
Тавык ашы
Тавыкны пешереп, ак итен аерып алыгыз. Калган итне иттарткычтан чыгарып шулпага салыгыз. Шуңа йомырка сарысы салып тугланган 1 стакан сөт кушыгыз. Кирәгенчә тоз өстәп, барысын бергә кайнатып чыгарыгыз. Тәлинкәдәге туралган ит һәм кыздырылган ипи шакмаклары өстенә кайнар аш бүлеп салыгыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
23 февраль 2021 - 21:22Без имениФагыйлэ Талип бабай турында язманны укыдым эле.Бик ошады.«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
20 февраль 2021 - 13:53Без имениПрощай, кадеремне белмәгән ир. Шуның белән бетәдер инде азагы)))Төнге яңгыр сере
-
20 февраль 2021 - 14:07Без имениБәхетле булсыннар, әлбәттә. Бабай яшәвен яшәп калыр ул үзе теләгәнчә. Тик тол хатынның ике бала үстерәсе булыр.Чәчәкле көзге мәхәббәт
-
20 февраль 2021 - 14:20Без имени"Акыллылар меңгә бер генә туа", Акыллы кешенең язмасын укуы да рәхәт. Рәхмәт.Яшәп кенә карыйм...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.