Хәрирә ашы

Мароккода яшәүче мөселманнарның ураза вакытында яратып әзерли торган ашы икән бу. Үзе куе, үзе хуш исле һәм гаять туклыклы ризык ул. Салкын көзге көннәрдә безгә нәкъ менә шундый аш тансык та инде. Хәрирәне, гадәттә, сарык итеннән әзерлиләр. Сыер итеннән пешерсәң дә була. Әзерләп карагыз әле, күңелегезгә хуш килер дип уйлыйбыз.
Кирәк:
(5-6 кешелек гаилә өчен)
* 1 кг сөякле ит;* 3 л тирәсе су;
* ярты стакан нут борчагы;
* ярты стакан ясмык (чечевица);
* ярты стакан дөге;
* 1 аш кашыгы бодай оны;
* 3-4 сельдерей сабагы;
* 1 баш суган;
* 2-3 помидор яки 2 аш кашыгы томат пастасы;
* 3-4 тырнак сарымсак;
* 1 кузак ачы борыч;
* 1 чеметем зира, куркума;
* әстерхан чикләвеге зурлыгында имбир тамыры;
* үсемлек мае;
* тоз-борыч.
Эш барышы:
Кәстрүл төбенә чак кына үсемлек мае тамызып, итне сөяге-ние белән кыздырып алабыз. Сөяксез итне исә ваграк шакмакларга турарга кирәк. Күп кешегә сарык итенең тәме ошап бетми, ә менә шулай кыздырып алсаң, ул тәм шактый ук кими.Ит өстенә кайнаган су коеп (салкын су салсаң да зыян юк), пешерергә куябыз. Суын саркытып, кичтән үк бүрттерергә куелган нут борчагын да өстибез. Шулпа сәгать ярым чамасы талгын гына кайнасын.
Шулпа кайнаган арада ашка кушарга дигән кыздырманы ясыйк. Башлы суган һәм сельдерей сабагын ваклап турыйбыз.
Ачы борычны төшләреннән арындырып, сарымсак белән имбирнең кабыгын әрчеп, бик вак кына итеп турыйбыз яки вак угычтан уабыз. Помидорны 2 минут чамасы кайнар суда пешекләп, кабыгын салдырабыз да шулай ук бик вак кисәкләргә турыйбыз (блендер белән издерсәгез дә була).
Калын төпле табага бераз гына үсемлек мае тамызып, иң элек суганны кыздырабыз, аннан соң сельдерей, имбир, борыч кушабыз. Болар әзер булгач, издерелгән помидор белән сарымсакны салабыз һәм әледән-әле болгаткалап, янә 5 минут кыздырабыз. Ахырдан куркума, зира ише тәмләткечләр һәм төелгән кара борыч сибәбез. Ашның итен сөягеннән арындырабыз һәм, ваграк кисәкләргә бүлеп, кабат шулпага кушабыз. Ит артыннан ясмык белән дөгене дә юып салабыз. Барысын бергә тагын 20 минут чамасы пешерәбез.
Ярмалар пешкәч, кыздырманы салабыз, 1 лавр яфрагы, 2 телем лимон өстәргә дә онытмыйбыз.
Иң соңгы эш итеп 1 аш кашыгы онны 3 аш кашыгы су белән яхшылап туглап ашка кушабыз. 2-3 минуттан хуш исле хәрирәбез әзер.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
24 гыйнвар 2021 - 21:58Без имениКачыгыз пока сон тугел! Игелек курсэтмэячэк андый таш йорэкле кеше.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
24 гыйнвар 2021 - 22:12Без имениСина нэрсэгэ ул.баланны алыштырма.рэхэтлэнеп Балан белэн Тор.ил бетмэсэ Ир бетми.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 07:28Без имениМин баламны иргэ алмаштырмас идем. Бала бит ул Аллаhа тагэлэнен ииин зур бул. Балбагерь ите!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 07:50Без имениУзегез эйтеп торасыз -уенчык тугел бит ул ташлап калдырырга дип. Баоагызны ташлап китеп, гомергэ укенерсез. Рэнжетмэгез сабыйны. Э бу иргэ килгэндэ-ойлэнмэс борын эти-энисе сузен сойли, уз фикере булырга тиеш бит инде. Ташлагыз аны. Э насыйп ярыгыз очрар.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 09:42Без имениБергэ тора башлауга ул сине балан белэн аралаштыртмаячак. Уз фикере булмаган кеше тормыш итэргэдэ яраксыз ул....Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.