Кабак ашы

Безнең күбебез кабакны бигүк өнәми. Ә юкка! Кабак бик файдалы. Анда калий, магний, натрий, кальций, тимер, күкерт, бакыр, марганец, фтор бар. В, Е, РР, А, Е һәм С витаминнарына да бай ул. Кабакны азканлылык, ашказаны-эчәк, йөрәк-кан тамырлары чирләре белән авырганда көн саен ашарга кирәк. Файдасын тоймый калмассыз. Әмма шикәр чире, ашказаны җәрәхәте, әчелексез гастрит белән чирләүчеләргә кабак килешми. Кабактан ботка пешерәләр, бөккәннен ясыйлар, сутын эчәләр, төшен ашыйлар. Кабак төше эчәклектәге суалчаннарны бик яхшы куа. Әле кабактан бик тәмле аш та пешерәләр икән. Хәзер кабаклар өлгерде, әйдәгез, пешерәбезме?!
Кирәк500 г чамасы чистартылган кабак;
1 баш суган;
50 г атланмай;
2 аш кашыгы үсемлек мае;
100 г каты сыр;
200 мл майлы сөт өсте (сливки);
1-2 данә лавр яфрагы;
Имбир тамыры, тоз, аштәмләткеч үләннәр.
Эш барышы:
Суганның кабыгын әрчеп, ваклап турыйбыз.
Имбирны чистартып, вак угычтан уабыз.
Тирән эчле кәстрүлгә үсемлек мае салып, суганны кыздырабыз. Шуңа шакмаклап тураган кабак, имбир, тоз, лавр яфрагы өстәп, кабак күмелер-күмелмәс булганчы кайнаган су агызабыз. Капкач белән томалап, ярты сәгатьләп пешерәбез.
Кабак пешкәч, суын түгеп, блендер белән издерәбез.
Шунда ук сөт өстен дә кушып, янә бик һәйбәтләп күпертәбез.
Әзер ашны тәлинкәләргә бүлеп, өстенә уылган сыр сибәбез, яшел үләннәр белән бизәп, табынга чыгарабыз.
Теләгән кеше ашка кабак төше дә куша ала. Ә без исә ашны киптерелгән ипи шакмаклары салып ашыйбыз. Ашларыгыз тәмле, тәнегезгә сихәт бирсен!

Ипине шакмаклап турап, өстенә үзегез яраткан берәр төрле аштәмләткеч (тавык кыздырганда кулланылганын, мәсәлән) сибегез һәм яхшылап болгатыгыз. Ипи шакмакларын микродулкынлы мич тәлинкәсенә тезеп, өч минутка мичкә тыгып алабыз. Ипине тәлинкә тирәли генә тезегез, уртадагысы көя башлый аның.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.