Насыйп әйбер, дигәнне ишеткәнегез бардыр инде. Сиңа язган булса, дөньяда бернәрсә дә моңа киртә була алмый. Хәтта унар мең чакрым аша да сине эзләп таба ул.
Насыйп әйбер, дигәнне ишеткәнегез бардыр инде. Сиңа язган булса, дөньяда бернәрсә дә моңа киртә була алмый. Хәтта унар мең чакрым аша да сине эзләп таба ул.
Безнең әби белән бабай революциягә кадәр Казакъстандагы бер байда хезмәт иткән. Әбиебез аш-су әзерләгән, Вәли бабай кибеттә приказчик булып эшләгән. Ул байның исеме мәгълүм түгел инде. Кәшифә әби генә аның мануфактура белән сату иткәнен, ел да «Мәкәрҗә» ярминкәсенә йөрүен сөйли торган иде. Ярминкәгә алып барыр өчен әби уймак белән өчәр мең пилмән бөгә торган булган.
Шулай тыныч кына эшләп-яшәп ятканда, дөньялар буталып киткән. 1917 нче еллар бу – Россиядә зур үзгәрешләр барган чор. Гаиләсенә куркыныч янавын тойган бай, мөмкин булган бар байлыгын һәм якыннарын алып, тиз генә Кытайга чыгып «сызган». Яхшы эшләгәннәре өчен дип, әби белән бабайга да мирасыннан өлеш чыгарган. Бик борынгы ул ядкарьләрнең инде күбесе сакланмаган. Ә менә берсе – аеруча кадерлесе һәм бик кыйммәтлесе – көмеш савыттагы Коръән китабы күз карасы кебек сакланды. Берзаман ул ядкарь дә юкка чыкты.
Аннары белдек: вафатына кадәр әби аны иң яраткан оныкларының берсенә биргән икән. Әллә бүләк иткән, әллә абый үзе сорап алган... Бик сирәк кенә кунакка кайтканында түш кесәсеннән шул Коръәнне чыгарып, безгә күрсәтә торган иде ул. Затлы иде бу ядкарь. Үзе кечкенә генә – бүгенге биш сум акча зурлыгы гына. Көмеш капкачын биш асылташ бизи. Яшелләре нинди ташлардыр, ә уртадагысы – чып-чын рубин!
Абый ерак-ерактагы бозлы диңгезләрдә балык тотты. Балыкчы иде ул. Әлеге ядкарь аны шул ерак та, куркыныч та сәфәрендә гомере буе озатып йөрде, саклаучы талисманы булды.
Еллар үтте, абый олыгайды. Ул инде яртышар ел диңгезгә чыгып, балык тотуда катнашмый, ярдагы балык эшкәртү комбинатларында гына эшли иде. Әнә шулай берничә ай җирнең иң читендә – Камчатка өлкәсендә эшләп кайта да, туган ягында ял итә аннары.
Соңгы кат баруы аның иң уңышсыз сәфәрләреннән булды бугай. Яше олы булу сәбәпле, абый бер комбинатка да эшкә урнаша алмаган. Бер тиен акчасыз Камчаткада торып калган. Ә иң кызганычы – гомер буе үзенең юлдашы булган Коръәнне дә югалткан.
Билетка акчаны шул якларда төпләнгән энесеннән алып торып, абый Казанга көчкә кайтып җитә алды. Үзе кайтты, ә теге ядкарь җир читендә шулай юк булды. Абый инде аны таба алуына өметен тәмам өзде, югалтуы белән килеште.
Бу вакыйгадан соң ун еллап вакыт үтте. Ерактагы туганнар белән дә элемтәләр югалды. Адреслар, телефоннар алышынды...
Беркөнне телефоныма ят бер номер шалтыратты. Безнең регионныкы түгел. Абыйның Камчатка якларында яшәп калган энесенең хатыны – рус җиңгинең тавышын ишетеп, аптырап киттем. Кайлардан белгән ул номерымны?
– Без теге Коръәнне таптык! – дип сөенче алды җиңги.
Дөресен әйткәндә, Коръәнне күптән таба инде ул. Абый аны әллә кайда түгел, энесенең фатирында гына төшереп калдырган булып чыга. Кызыксынып, табылдыкның бәясен ачыклый җиңги. Зәркән остасы саллы гына бәя әйткәч, күңелендә нәфес корты да уяна. Өстәвенә, абый аларга шактый ук әҗәтле дә була әле. Алай да кадерле истәлекне сатарга кулы бармый җиңгинең, ераграк яшереп куя. Аннары да ничә ымсына әле, бер ала Коръәнне, бер куя...
Быел исә гаиләләренә сынау килә – икесе дә эшсез кала. Иң авыр минутларда җиңги тагын затлы Коръәнне искә төшерә. Әгәр сатып җибәрсә, акчага мохтаҗлыктан беразга котылып торырлар иде дә... Тик күңеле генә һаман шомлана. Мулла ни әйтсә, шул булыр, дип, туганнан бирле христиан динендәге хатын беренче тапкыр мәчет ишеген ачып керә.
– Ул – абыегызныкы, – ди хәзрәт. – Сез аны хуҗасына кайтарып бирергә тиеш.
Шушы җөмлә барысын да хәл итә. Ничә еллардан соң, ниһаять, Коръән кичә Казанга кайтып җитте.
Дөрес әйтәләр, насыйп булса, ул сине әллә кайлардан үзе эзләп таба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Марҗа дип әйтергә дә тел бармый. Изге Коръәнне акчага алыштырмаган, мәчеткә барып мулла белән киңәшкән, афәрин. Изгелеге үзенә меңләтә кайтсын.
0
0
0
0
Аллаhы Тэгалэнен кодрэте инде. Коръэнне саклармын дигэн бит. Маржагада рэхмэт.
0
0