Логотип
Күңелеңә җыйма

Җылылык эзләү

Алар, башка гашыйклардан аермалы буларак, икәүләшеп кеше арасына чыкмыйлар, кулга-кул тотынышып янәшә йөрергә кыймыйлар. Бер-берсенә булган мәхәббәтне сер итеп сакларга мәҗбүрләр. Чөнки берсе — башка ир хатыны, балалар әнисе; икенчесе — башка хатынның ире, балалар атасы. Очрашкан урыннары гел аулакта, ышыкта булды аларның. Алдан сөйләшенү буенча бүген дә аулакта очраштылар. Төз гәүдәле, куе кара чәчле, кулына сумка тоткан, пөхтә итеп киенгән ир аэропортка иң беренче булып килде. Әнә ул хәзер дә кеше аз йөри торган тын почмакта басып тора. Бүген ул эше буенча ерак сәфәргә китә, ә сөеклесе аны озатырга шушы урынга килергә тиеш. Озак көттермәде тагы үзе. Килеп туктаган автобустан беренчеләрдән булып төште дә, йөгерә-атлый дигәндәй, үзен көтеп торучысы янына ашыкты.
Ир игътибар итте: хатынның кигән күлмәге йөзенә бик килешле, болай да зифа гәүдәсен тагын да нәфисләндереп җибәргән. Әнә шул сыгылмалы, нәфис гәүдә ирнең куенына елышты. Берара сүзсез генә басып тордылар. Назлы куллар гына бер-берсенең тәне буйлап шуышты, бармаклар чәчләр арасына кереп уралды. Бу мәл — наз эчендә йөзү мәле. Гашыйкларның сүзсез аңлашу мәле.
Сүзне ир кеше башлады.
- Күлмәгең матур! Җылы тәнеңдә тузсын!
Күлмәге затлы иде хатынның. Зәңгәр җирлеккә эреле-ваклы ак «тамчылар» тезелгән. Ир кеше бармак очлары белән аларга кагылып-кагылып алды. Ул «тамчылар»ны әле кояшка, әле тулган айга, әле күктәге бихисап йолдызларга охшатты. Бу хакта хатынга да әйтте, аны үзенә табарак кысып, кайнар сулыш белән пышылдады:
- Кояшым син, аем син...
Шулай диде дә... күңеленнән үз хатынын, балаларының әнисен исенә төшерде. «Ул нинди күлмәк кия иде соң әле?» Әмма ни гаҗәп, аның күлмәген күз алдына китерә алмады. Дөрес, хатынының да матур күлмәкләре бар анысы. Тик аларны кигән чагын гына хәтерләми. Бергәләшеп кунакка, кино-театрга йөрмәгәннәренә инде ничә ел булды соң? Бүген дә ул мөлдерәмә моңсу карашы белән ишек яңагына сөялгән хәлендә аны ерак юлга озатып калган иде.
Бу минутларда ир кочагына сеңгән хатын да үз уенда иде. Өстендәге шушы матур күлмәкне үзе теккән иде. Тәмам әзер булгач, иң элек иренә киеп күрсәтте, үз эшеннән үзе канәгать булып аның алдында әйләнгәләп: «Я ничек, килешлеме?» — дип сорады.
Ире берара күзлек өстеннән карап торды да ак тамчылар сыман сибелгән бөрчекләргә ымлап: «Болары сабын куыкларымы?!»—дигән төксе сүз ташлады. Хатыныннан ул-бу җавап ишетмәгәч, кроссвордлы журналын күтәреп, телевизор каршысына барып утырды.
Хатын кинәт кенә исенә төшкән шул сөйләшүне онытырга теләпме, әллә менә-менә ерак юлга чыгып китәчәк, өзелдереп-өзелдереп сагындырачак кешенең куен җылысын ныграк тоеп калыйм дипме, аңа тагын да сыенарак төште. Үз уена бирелгән ирне айнытып, шаша-шаша үбәргә, иркәләнергә кереште...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Азгынлык дип атала бу ...ул хатыннын балалы,семьялы ир белэн очрашып йоруе гонах дип атала.Кайчада булса узенэ бер кайта...тормыш бумеранг...Хатын ире йоргэнен белмиме эллэ...нигэ монсу сон ул... Йорисен килсэ аерыл...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кунел хэм тэн азгынлыгы.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эйе,бу азгынлык,суз дэ юк.Узем дэ шундый хислэр кичердем. Ир хатыны мин,яшь вакытта ирем янга йорде, э мина икенче ир куз ташлап йорде, купме генэ каршы торсам да иремэ хыянэт иттем,икенче тормыш башланды.Балаларны да ташламадым,ир дэ сизмэде,ошый иде,уземне-'узем битэрли идем,ник сон-ирем читкэ йори,мина ярамый мэллэ дип.Эллэ ничэ еллар йордек.Матур итеп киенеп чыгып китэсен,канатланып очып кайтып керэсен. Кайткач, таулар кучерерлек хислэр б/н йорисен.Ел артыннан ел утте,матур гына дуслар булып калдыр. Аннан сон,эшемне алыштырдым.Анда бер ир алмый да,куймый да "очрашыйк" ди.Алты ай аптыратты,Э бер коне очрашыйк,эйе "азгынлык"бу"гонах"бу. Боларнын барысынада ирем гаепне,яшьли кияугэ чыктым,яратып чыктым.Э мине хормэт итеп,яратып яшэмэде.Мине бу юлга ул гына этэрде,укенмим.Эгэр дэ мин шулай йормэсэм,башым киткэн булыр иде.Икенче очрашыйк йоргэн "дустым "минем яннан елый-елый кайтып китэр иде,хатыны янына кайтасы килмичэ,Саф мэхэббэт б-н яратты мине,башын югалтты. Гаилэсеннэн китэргэ эзер иде, хатыны сизеп тавыш-гауга булып бетте. Мин кичергэн йорэк газапларын ,анын хатыны кичерде. Монда мин тантана иттем. Хэзер барысы да уз урынын да, ир дэ туктады,мин дэ. Тагын кабатлап эйтэм, ирем читкэ йормэсэ , мин дэ тугры булыр идем.Гонах кылдым, белеп кылдым, ходай кичерсен.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ясминэ! Узегез бэхетсез булгансыз, башкаларны да кызганмагансыз! "Тантана иттем " сузлэрегез шуны курсэтэ. Аерылырга иде, ирегез шулай начар булгач. Сез гаепне ирегезгэ аудармагыз, яме! Ул гаепледер, эмма сезнен гаеп тэ кимрэк тугел!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ирен хыянэт итсэ аерылырга кирэк, тормышмы инде ул икен ике жирдэ азгынланып йорегэч????

            Хәзер укыйлар