Логотип
Күңелеңә җыйма

Язмышым сабак булсын...

Мин аңа моннан унике ел элек гашыйк булдым. Шатлыгымның чиге юк иде, күкнең җиденче катында тирбәлдем. Мәхәббәт шушы буладыр инде ул, дип уйладым. Ләкин унҗиде яшемдә аннан йөккә узгач, Айдар мине ташлады, әле алай гына да түгел, бала минеке түгел, диде. Бу турыда белгәч, әти-әни бик борчылды, үземне нык ачуланды: “Аңа бүтән борылып та карама, баланы үстерергә булышырбыз”, — диделәр. Ходайга шөкер, әле ярый янәшәмдә алар булды, үзем белән бер-бер хәл эшләр идем.

Зәңгәр күзле Алинәм туды. Әти-әни һаман: “Аның турында бүтән уйлыйсы булма, бер хатаны ике тапкыр кабатламыйлар”, — дип үгетли торды. Күңелем белән Айдарга рәнҗесәм дә, йөрәгемнең бер почмагында аның турындагы хатирәләр саклана иде әле.

Бервакыт юлымда аның туганнан туган абыйсы Азамат очрады. Алинәнең коеп куйган Айдар икәнен күргәч, сүзсез калды. Мин сер бирмәдем. Айдар турында да сорашмадым. Ләкин Азамат үзе Айдарның караклык өчен төрмәдә утыруын әйтте. Бу хәбәрне ишеткәч, Аллаһы Тәгаләнең каргышы инде бу, дип уйладым.

Озак та үтмәде, ул миңа төрмәдән хатлар яза башлады. Янәсе, ул үзенең хатасын аңлаган, баланы да, мине дә ярата. Яшьлек юләрлеге белән генә миннән баш тарткан, кеше сүзенә караган. Шул вакытта гомеремдәге иң зур хаталарның берсен эшләгәнмендер, мөгаен. Аның сүзләренә ышанып, аны кызганып, хатларының берсенә җавап яздым. Ике арада, шулай итеп, хатлар йөри башлады. Мин аны һаман да ярата идем әле.

Төрмәдән ул тиз чыкты, амнистиягә эләкте. Соры тимер ишекләр иреккә таба ачылу белән туп-туры минем яныма кайтты. Әти-әнинең ял йортына китеп барган чагы иде. Озак кына кочаклашып торулар, назлы сүзләр, бәхетле мизгелләр... Моннан соң барысы да җайланыр, без гел бергә генә булырбыз төсле иде. Ни дисәң дә, мин бит аны көттем, хатларым белән юанып яшәдем.
Өч көннән соң ул үз өенә, туганнары янына кайтып китте. Алар белән сөйләшеп, сине дә үзебезгә алып китәрмен, диде. Матур хыяллар белән аның кире кайтуын көтеп яши башладым. Ләкин, юкка... Ул кире килмәде. Соңыннан мин аның бер хатынга йортка кергәнлеген ишеттем.

Дөньям караңгылангандай булды. Яшәүнең яме калмады. Ирексездөн әти белән әнинең сүзләре искә төште. Димәк, үзем гаепле, бер хатаны ике кат ясамыйлар.
Әлеге вакыйгадан соң бер ел үттеме икән, Айдардан тагын бер хат килеп төште. Минем ышанычымны аяк астына салып таптаган сөеклемне тагын төрмәгә утыртканнар. Хатында миннән үтенеп-үтенеп гафу итүемне сораган. «Синең янга туганнар җибәрмәде. Моннан чыккач, мин алар янына кайтмаячакмын, миңа син генә кирәк», — дигән. Таш булып каткан йөрәгем янә эри башлады. Ләкин күпме генә җавап хаты язарга теләсем дә, үз-үземне тотып кала алдым, язмадым.

Тиздән без башка районга, яңа фатирга күчендек. Инде адресым да алмашкач, Айдар белән аралар мәңгегә өзелер төсле иде. Йөрәгем моны теләмәсә дә, акылым белән шулай яхшы булачагына ышана идем. Хатыны үлгән берәүгә кияүгә дә чыгып карадым. Итагатьле, кызымны да ярата, гаилә тормышы өчен менә дигән. Ләкин һич кенә дө ярата алмадым мин аны. Әллә кызым өчен түзеп карыйммы, дигән идем, булып чыкмады. Аерылыштык. Менә шул вакытта мин тагын бер зур хата ясадым. Айдарга хат яздым. Аңа булган бөтен ачу да онытылган иде инде бу вакытта, күңелем барысын да гафу иткән. Мәхәббәтнең күзе сукыр була, диләр шул.

Ике арадагы хат язышу янә үз көченә керде. Мин аны янә көтә башладым. Әгәр дә Ходай Тәгалә ике тапкыр көтәргә кушкан икән инде, көтәрмен, дидем. Үзе белән күрешмәсәм дә, аның наз тулы хатларын уку миндә аңлатып бетерә алмаслык шатлык хисләре уята иде. Һәр хатында мине яратуы турында ант итә, тизрәк күрешү турында хыяллана. «Бөтен хаталарымны аңладым, синең кебек кеше дөньяда бүтән юк», — дип яза иде. Аның белән күрешү сәгатьләрен бармак санап көттем. Ләкин бер киселгән икмәк кире ябышмый икән шул ул. Айдар төрмәдән чыгу белән, озак та тормады янә башка хатыннар белен чуала башлады. Мин тагын упкын төбендә калдым. Мин тагын алдандым.

Шулай итеп, сигез ел гомеремне алдакчы кеше өчен өметлөнеп үткәрдем. Барлы тырышуларым да, хыялларым да юкка гына булган икән. Юлымда Айдарны очратуым үзе үк ялгыш булган. Ләкин нишләмәк кирәк, терсәк якын булса да, тешләп булмый. Хәзер инде мин кызым өчен генә яшим, минем булмады, хет ул бәхетле булсын иде.

Шушы хатым аша барлык туташларга, ханымнарга дә бер алдаган кешегә кабат ышанмагыз, дип әйтәсе килә. Бүрене бүреккә салса да, барыбер урманга карый ул. Минем язмыш моңа бер мисал.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сенлем, узегезне яраткан очен гаепле санамагыз. Ничек телэсэк тэ, яратудан туктап булмый. Лэкин сезнен очрак- ометсез тугел. Эйе, анлау бер нэрсэ, икенче нэрсэ - бизу. Сез ул кешедэн бизгэнсез бугай, алай булгач, бутэн ул сезне алдый алмас. Килэчэккэ карап яшэгез, анда сезне матур вакыйгалар котэ. Мин дэ сезнен кебек бер кешене яраттым. Лэкин ул узе турында кубрэк уйлады. Без бергэ булмадык. Мин кияугэ чыктым. Ирем ин эйбэт ирлэрне берсе. Кайгыртучан, ышанычлы, мине БИК яратты. Элекеге мэхэббэтемне гел кузэтеп яшэдем. Хатыны рус миллэт иде аерылды, башкалар белэн яшэп карады, алар белэн дэ тора алмады. Инде хэзер БИК яхшы хатынга ойлэнде. Анын очен йорэгем тыныч ХЭзер. Элек кайгыра идем. Бер Аллаh белэ безне кем бэхетле итэсен. Гомерегезнен бу чорын сынау дип кабул итегез, узегезне кадерлэгез, укыгыз, эшлэнгез, яшэудэн ямь табыгыз. Бэхетле булыгыз!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Юрунда это всё. Просто сама хотела обмануться...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хатын-кызнын башсызлыгын курсэтэ бу,ярату дип беркем Дэ икенче кат утка ташланмый инде.Бигрэк тэ тормэдэ утыручы кешедэ ышаныч юк икэнен анларга кирэк иде

        • аватар Без имени

          0

          0

          Балакаем, курэчэк куттэн этэ дилэр, бар хаталарын да узеннен кутеннэн башланган, хэзер укенеп файда юк, бэлки оченче тапкыр да шул ук тырмага басарсын, урыс эйтмешли,, бог любит троицу,, бу ярату тугел, юлэрлек, тузга язмаганны омет итеп утырма, балан бэлэкэй чакта тормышынны жайга салырга ашык, гомер бик кыска.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик дорес сузлэр. Ирлэргэ ышанырга ярамый беркайчанда

            Хәзер укыйлар