Логотип
Күңелеңә җыйма

Язмышыбыз

Апрельдә 95 яшен тутырган әниебез Нурания Рәхимованы авылыбыз Көек-Ерыксада яратып  Ак әби дип йөртәләр. Әле бүген дә зиһене уяу, хәтере яхшы, берүк күзләр тимәсен.
 
Сугыш чоры газапларына өстәп, ятимлек ачыларын да бик иртә татый ул. 1936 елда әниләре вафат була. Ул вакытта гаиләдәге олы бала булган әниебезгә – 12, иң кечкенә энеләре Хафизга 1,5 яшь. Әтиләре Садыйк тиздән өйгә үги әни алып кайта, сугышка кадәр аларның бер уллары туарга өлгерә.
 
Бабайны сугышка 1941 елны ук алалар. Үги әни, әти-әниемне тәрбияләргә кирәк, дип, улын алып авылына кайтып китә. Бөтен тормыш йөге шушы өч ятимгә өелеп кала. 
 
Инде 1937 елдан ук үзләренең «Марс» колхозында бригадир ярдәмчесе булып эшләгән әнине, сугыш башлангач бригадир итеп куялар. Эшкә ярардай атлар фронтта, авылда нибары ике ир кеше, калганы барысы да хатын-кызлар, картлар һәм балалар. Бөтен эш шулар җилкәсендә. Әле тамаклары тук, өсләре бөтен булса икән... Көнлек норманы үти алсаң, бер стакан он бирәләр. Кул көче белән генә әллә ни майтара алмыйсың, ашлык гектарына нибары 7-8 центнер гына чыга. Анысын да җәяүләп Мамадышка ташыйсы. Боларга өстәп, задание дә үтисе бар: 200 литр сөт, 100 йомырка, май, йон... Үзеңә генә түгел, асраган терлегеңә дә җитәрлек азык юк. Җитәр-җитмәс печән белән генә торган арык сыер күпме генә сөт бирсен соң? «Аптырагач, Малмыжга кадәр барып, кибән төпләрен казып ала идек. Андагы урыслар безне куа. Качкан вакытта аяктан чабаталарга кадәр төшеп кала. Берсендә шулай бик салкын көнне чабатам төшеп калгач, башымдагы шәлемне алып, аягыма урадым»,  – дип сөйли ул.
Җәен бөтен ашаганнары үлән булса, кышын – бәрәңге. Әмма ул бәрәңгене дә күпмегә генә җиткереп була соң: үзеңә дә, терлегеңә дә шул бер бәрәңге бит. Язын бөтенесе басуда черек бәрәңге җыя. «Ул чакта бәрәңге хәзерге кебек череми иде, ап-ак булып, ярмаланып тора иде», – ди әни.  
Сугыш бетеп, әти кайтса, болай авыр булмас иде, дип яшәгәндә, ул өметләре дә өзелә: әтиләренең үлү хәбәрен алалар. Бу хәбәр белән килешәселәре  килми,  «Юк, ул үлмәгән, ул исән!» – дип такмаклап елый-елый, өч ятим ул кәгазьне ишегалдына алып чыгып яндыра. 
 
...Язмыш әниемне ата-ана назыннан, балачак рәхәтлекләреннән мәхрүм итсә дә, гаилә бәхетен бирә. Сугыштан бер кулы яраланып кайткан Сабир атлы егет – безнең әтиебез белән тормыш корып җибәрәләр. Тугыз балага гомер бирәләр. Кызганыч, барысы да гомерле булмый. Без, аларның өч кызы, исән-сау үсеп җитеп,  өчебез дә медицина өлкәсен сайладык. Әти белән әни безне гел укырга өндәп торды. Әтиебез күптән инде вафат. Әни исә безгә генә түгел, бөтен районга үрнәк. Авылыбыз Көек-Ерыксаның Ак әбисе ул. 2016 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аңа «Фидакарь хезмәте өчен» медален тапшырды. «Хезмәт ветераны», «Татарстанның атказанган колхозчысы» кебек мактаулы исемнәре бар. Әниебез биш вакыт намазын калдырмый, ел да уразасын тота, урманнан җиләк-гөмбә җыеп, бөтен туганнарга күчтәнәч итеп өләшә. Күңеле гел изгелектә, безгә, туганнарга, авылдашларга хәер-догада ул. 

Гөлсинә БАКИРОВА.
Казан шәһәре

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар