Логотип
Күңелеңә җыйма

Язмыш шаяруы

«Күрәсең, миңа бу юлны узарга кирәк булган. Башкаларга сабак булсын өчен! Аллаһы Тәгалә баланы да шуның өчен бирмәгәндер, мөгаен...» Җырчы, продюсер ГҮЗӘЛИЯнең язмышы хакында ачыктан-ачык сөйләшәбез.


Дини әби белән үскән оныкның язмышы башка төрле булырга тиеш кебек тә, әмма... Ишле гаиләдә унынчы бала булып тудым. Әнине күрми дә идем: көне-төне эштә булды. Ун баланы аякка бастырырга, өс-башын карарга, ашатырга кирәк. Әти, кызганыч, гаиләбезнең терәге булалмады. Эчте ул, шуңа күрә дә тормыш арбасын әни тартты. Мине башта апалар тәрбияләде, 4–5 нче сыйныфларда укыганда әбигә яшәргә күчтем. Көндез өйдә көндәлек эшләрне эшлим, кичен әби янына китәм. Чын мәгънәсендә әби кызы мин. Апаларым һәм әбием – тормышка юнәлеш бирүчеләр. Әбием дини, гыйлемле иде. Өендә китаплары бик күп. Эшен тәмамлый да кулына китап ала. Күз алдыгызга китерәсезме, ул фарсыча язылган китаплар укый. Китап-лар аның өчен бик кадерле: тышлык-лар ясап, саклап кына тотты. Без аларга кагылырга да курыктык. Кычкырып «Әбугалисина», «Сак-Сок»ларны укуы һаман исемдә. Фарсы телендә укый да, миңа тәрҗемә итеп сөйли... Бервакытта да намазын калдырмады ул. Аллаһының барлыгын һәм берлеген аңлатты, догалар өйрәтте. Намаз укуны кечкенәдән үк күреп, изге гамәл дип санадым. Үземә күрә хыялым да бар иде: мәктәпне тәмамлыйм да укырга керәм, укудан кайтуыма әти белән әни икәүләп тыныч кына намаз укып утыра. Бик тели идем хыялымның чынга ашуын, әмма булмады.

Дин минем күңелемә шуның кадәр кергән иде: «Туй ясап кияүгә чыкмыйм. Никах укытачакбыз», – дип йөрдем. Кечкенәдән Аллаһы Тәгаләдән акыллы, сабыр, эчми торган ир сорадым. Әмма теләкне дә тели белеп теләргә кирәк икән шул...


Беренче мәхәббәт тарихым күңелсез тәмамланды. Без аның белән Казан мәдәният институтына укырга кергәч танышкан идек. Бер-беребезне яраттык, бергә булырбыз дип хыялландык, әмма ике елдан соң аерылыштык. Сәхнә кешесе юньле хатын була алмый, сиңа гади кыз кирәк, дип, әти-әнисе каршы килде. Ул безнең мәхәббәтне яклый алмады. Аерылышуыбыз тирән яралар салды. Бик авыр кичердем. 5–6 ел егетләргә борылып та карамадым, ул булмагач, башкалар кирәкми дип уйладым.


«Заман егетләре» мине зур сәхнәгә алып менде. Кабат гашыйк булдым, әмма анысы да күңелсез тәмамланды. Ул вакытта язмыш мине гел үземнән көчсез егетләр белән очраштырды. Ир-аттан күңелем кайтты. «Димәк, мин гаилә кешесе түгел. Кияүгә чыкмыйм, үземне карьерага багышлыйм», – дип сүз биргәндә миңа 28 яшь иде. Ә балага килгәндә... Гаиләң булмагач, ничек бала табасың инде?!.

33 яшемә җиткәч, тормыш юлын узганда иптәш кирәклеген аңлый башладым. Ялгызың гына булмый икән ул. Аркадаш кирәк! Һичшиксез! Шул уй кергәч, булачак иремне очраттым. Мәскәүгә апалар янына күченгән идем. Анда ресторанда идарәче булып эшлим, Татарстанда иҗат итәм. Ул көнне ресторанда клиентлар юк иде. Кәгазьләргә күмелеп утырам. Дусты белән килеп керде ул. Күтәрелеп карадым да, әллә нишләп киттем. Тәнем буйлап электр тогы үткәндәй булды. Минем янга – барга килеп басты да, «Лә иләһә иллал-лаһ...» дип сүз башлап, Коръән турында сөйли башлады. «Мин аны укып чыктым, ул миңа бик якын», – ди. Бейджигымда язылган исемемне күреп, игътибарымны шулай җәлеп итәргә булгандыр, күрәсең. Рус кешесенең изге китап турында шулай сөйләвен шаккатып тыңлап тордым. Ул Мәскәүдә туып-үскән, авиация институтын тәмамлаган укымышлы, интеллигент кеше булып чыкты. Элек егетләр белән танышкач, аларда әти чалымнары күрсәм, бигрәк тә ул егет эчсә, тиз арада аралашудан туктый идем. Ә бу бик тәртипле тыныч кеше. Минем хыялдагы ир, әмма... башка милләттән. Әйтәм бит, теләкне тели белергә кирәк, дип. Ә мин Ходайдан бервакытта да мөселман ир сорамадым, чөнки янәшәмдә башка милләт кешесе булуын башыма да китермәдем.

Мәхәббәт ул – химия, диләр. Хак сүзләр. Башымны югалтып гашыйк булдым. Аның рус булуы икенче планга күчте дә куйды. Тиздән бергә яши башладык. Ул вакытта әбием якты дөньяда юк иде инде. Әни каршы килмәде. 35 яшьлек кызына кияүгә чыгарга каршы килү урынсыз да булыр иде, мөгаен. «Башка милләт кешесе белән яши аласыңа ышанасың икән, чык кияүгә, үзең генә калма, әмма син бит әби белән үскән кеше», – диде. Юк, минем тарафтан бу уйланмаган адым булды дип әйтә алмыйм. Әлбәттә, дөрес эшлим микән дигән шикләнүләр булды. Үземә ышанычым көчле иде. Үзебезнең дингә тартырмын, ул мөселманга әйләнер дип өметләндем. Җитмәсә, ул дини түгел иде, чиркәүгә йөрми, өендә иконалар юк. Әмма кешене үзгәртәм дип өметләнмәгез дә. Кеше үз асылын югалтмый ул. Шул хакта онытмагыз! «Әйдә, ислам диненә күч», – дип тәкъдим ясап карадым. «Дини кеше булмасам да, әти-әнигә хыянәт итмим, аларга әрнү китермим», – диде. Һәм аның фикере, билгеле, хөрмәткә лаек.


Безнең никах булмады. Башка милләт кешесенә кияүгә чыгып, никах укыту – икейөзлелек! Ул мөселман динен кабул итәргә тиеш. Исем алыштырып кына түгел, чын йөрәге белән. Хәзрәт белән дә сөйләштем бу хакта. «Дөрес никах булмаячак», – диде. Кеше күзенә төтен җибәрәсе килгәннәр генә эшли инде моны. Чиркәүгә барып та никахлашмадык. Әйткәнемчә, ирем дини кеше түгел. Аның әти-әнисе дә ул өйләнгәч кенә дин турында уйларга тотынды. Бәйрәмнәрен үткәрә башладылар. Мондый үзгәрешләренә хәтта ирем дә аптырады. Әмма мин аңладым: алар курыктылар. «Үз диненә тартыр да, малайсыз калырбыз», – дип уйладылар булса кирәк. Бәйрәмнәрен үткәргәндә, безне кунакка чакыралар иде. Сәбәп табып бармаска тырыштым.


Кайнанам бик әйбәт кеше. Ул бернәрсәгә дә кысылмый, шул дин проблемасы гына борчыды. Ирем, беренче тапкыр сүзгә килешкәч, әнисенә китте. Кайнанам: «У тебя есть жена, иди к ней», – дип, аны куып чыгарган. Безгә килгәч тә, өебездә эленеп торган «Аятел көрси»не күрә иде, ошамаганлыгы йөзенә чыга, әмма белгертмәде. Ә шәмаилне бик тиз алып кайтып элеп куйдым. Хәйләгә бардым: «Бүләк иттеләр, ыргыта алмыйм бит инде», – дидем. Хатын-кызның хәйләкәр булуы күп проблемалардан саклап кала ул. Шул сыйфатым ярдәм итте. Ул күп нәрсәне аңлап та бетермәде бугай. Аннан соң иремнең бик тәрбияле, сабыр булуыннан уңдым. Сугышып яшәгән катнаш гаиләләрне дә беләм. Безнең өйдә бервакытта да тәре дә, дуңгыз ите дә булмады. Моны аның миңа карата зур хөрмәте дип кабул иттем. Гаиләдә миңа ирек бирелде. Җаным теләгән җиргә йөрдем, нишлисем килсә, шуны эшлә-дем. Ирем бервакытта да каршы төшмәде. Ул татар музыкасын да тыңлый, җырчыларны белә. «Бар, намаз укы», – дип үзе әйтә торган иде. Әйе, рус белән яшәп, нинди намаз инде ул, дип тәнкыйть итүчеләр дә булыр. Бу хакта да хәзрәт белән сөйләштем. «Син үзеңне мөселман дип саныйсың, күңелеңдә иман нуры бар. Укы намазыңны. Киләчәктә үзең бер фикергә килерсең. Синдә башка уйлар тумый калмас әле», – диде. Ул вакытта аңламасам да, нинди уйлар килергә тиешлеген хәзер аңладым инде...


«Шулай яхшы яшәгәч, башка милләт кешесенә кияүгә чыкмагыз дип ник әйтәсең соң?» – дип сорыйсыгыз киләдер. Монда бер генә җавап: безнең балабыз булмады. Бала булса, проблема чыкмый калмас иде. Ул сабыйга нинди исем бирәләр, аны кая йөртәләр? Күрәм бит инде, кайберәү-ләр яшереп кенә мәчеткә алып бара, икенчеләре чиркәүгә алып кереп чукындыра. Бала язмышы белән шулай уйнарга ярамый инде! Беренчедән, ул ялган күреп үсә. Икенчедән, аның күңелендә шик, икеләнү яшәячәк. Кем динендә булырга аңа? Катнаш гаиләдәге кайбер ата-аналар: «Үскәч, динне үзе сайлар әле», – диләр. Ә үскәнче ул кем канаты астында булачак? Анысын уйлаучы юк. Аны кем саклый? Баланың дини кыйбласы, үз фәрештәләре булырга, ул кемгәдер ышанырга тиеш. Нигез бит кечкенә чакта булдырыла!


Бергә яшәүнең өченче елында балалар темасына килеп терәлгәч, безнең тормышта да проблема туды. Аңа кадәр зур мәхәббәт – конфет чоры иде. Ирем бала теләмәде. Моңа кадәр өйләнмәгән егет булса да: «Үзебез өчен яшик», – диде. Ә минем бала табасым килде. Без бит инде башка тәрбиядә: гаилә ул – әти, әни һәм бала дип үскән кеше. Бик авыр кабул иттем. Бик еладым, чын йөрәгемнән үпкәләдем. «Ярар, сабыр итим инде», – дип түздем. Әйе, хатын-кыз тели икән, бала тапмый калмый. Әйткәнемчә, ишле гаиләдә туып-үскән кеше мин. Нәрсә генә әйтсәләр дә, андый гаиләдә наз да, игътибар да җитми. Әниемне күрми дә идем, шулай булгач каян җитсен соң ул мәхәббәт?! Бала мәхәббәттә туарга, назга төренеп үсәргә тиеш. Ә ирем сабыемны яратмаса, игътибар итмә-сә... Шуннан курыктым. Баланы бар яктан бәхетле итә алмыйм икән, нигә тудырырга дигән уем да бар иде. Иремне хисчән кеше дип әйтә алмыйм, ул мантыйк белән гомер итүче.

Сигез ел яшәгәннән соң: «Хәзер менә безгә бала кирәк», – диде. Аның ягыннан моны оятсызлык дип кабул иттем. Эчтән генә: «Ә минем хәзер табасым киләме соң?» – дип уйлап куйдым. Сәламәтлегем белән дә проблемалар башланган иде. Бала табарга курыктым. «Ә кем булачак соң ул бала?» – дигән уй баштан китмәде. Үз-үземә: «Ничек синең балаң мөселман булмасын инде», – дип әйтә идем. Һәрвакыт үз-үзем белән сөйләштем. Менә шулай баласыз калдым. Ә болай бик яхшы яшәдек. Безнең кара-каршы басып талашкан да булмады. «Ты неправильно поступила, ты была не права», – дип аңлатуга кайтып кала иде ул. Күршеләр талашканда бер-берсенә нинди генә сүзләр әйтеп бетермиләр. Шуннан соң да ничек бергә ятып йоклый икән болар, дип аптырый идек. Әмма кечкенә аңлашылмаучанлыклар да яши-яши җыела икән ул. «Нишләп алар татарча күп сөйләшәләр, мин дә монда утырам», – дип әйтүләр, әниләренә дини бәйрәмгә бармаган өчен үпкәләүләр була иде. Барыбер дә иремне начар дип әйтә алмыйм. Начар кеше булса, өйгә шәмаил алып кайтып эләргә, намаз укырга ризалык бирер иде микән?!

Бервакыт дус хатынның кызы рус егете белән йөри башлады. Очрашкан вакытта ук: «Мне надоели твои татары. Поженимся и никакой татарской музыки», – дип шарт куйган. Шуларны сөйләгәч үк: «Бу сүзләргә игътибар ит. Әле сез очрашасыз гына, яши башлагач ни булыр», – дидем. Тыңлады, кияүгә чыкмады. Ә өлкәннәр сүзенә колак салмаучы яшьләр бик күп бит. Шәхсән миңа якыннарым бер киңәш тә бирмәде. Алар үзсүзле икәнемне белә. Шуңа да эндәшмәгәннәрдер. Кияүгә чыгар алдыннан бер дус музыкантның әтисе шалтыратты. «Син – Гүзәлия! Үзең үрнәк булырга тиешсең, ә хәзер безнең балаларга нинди үрнәк күрсәтәсең?» – дип каты гына әйтте. Хәзер генә аңладым сүзләренең асылын, ул вакытта аңа үпкәләдем – ярты ел сөйләшмәдем. Ә ул дөрес әйткән булган.

Хәзерге акылым ул вакытта булган булса, билгеле, рус кешесенә кияүгә чыкмаган булыр идем. Әмма үкенмим. Файдасыз. Димәк, шулай кирәк булган. Аның белән яшәү – үзе бер тормыш дәресе. Ул мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Рәхмәтем зур. Иремнең белмәгәне юк. Нәрсә турында сорасам да, җавабы бар. Казандагы тарихи бинаналар турында да, ислам диненең тарихын да ул сөйләде. Әни дә киявен бик яратты. Эшли, эчми. Безнең әниләргә тагын ни кирәк инде? Ә менә дуслар, туганнар арасында «аның ире рус бит», дигән түбәнсетүле караш яшәде. Ничек кенә яшерергә тырышсалар да, сизелде. Бик тәэсир итә, җанга тия, чөнки ул синең ирең, аны беркемнән дә кыерсыттырасы килми...


 Еллар үткән саен, эмоцияләр тынычлана, дәрт югала, «күбәләкләр» очмый башлый, ул синең үз кешеңә әйләнә. Икең бер кеше булып яши башлыйсың. Бу инде мәхәббәтнең акыл белән баетылган иң югары ноктасыдыр, мөгаен. Ул синең туганыңа, тугры дустыңа әйләнә. Уртак мәшәкатьләр саклый гаиләне. Ә менә бала да булмаса, бик авыр икән ул. Аннан соң рухи якынлык булмаса (ә дин ул әнә шул рухи якынлыкның бер нигез ташы), бер-береңә карата суынасың. Өйгә кайтып керәсең – салкын. Сөйләшер сүз юк. Балалар булганда исә һәрвакыт уртак тема бар. Олыгайган саен, рәхәтләнеп, бернәрсә турында уйламыйча, тынычлап кына яшисе килә башлый икән. Икесе ике диндә булган парлар арасында алдау, әйтми калу булмый калмый... Менә шунысы яман да...


Бу хакта ачылып сөйләвемнең дә төп сәбәбе – яшьләргә аңлатырга тырышу. Катнаш никахта яшәгәнемне белгәч, киңәш сорап язучылар күп. Үз милләт кешесе белән яшәгәндә дә аңлашылмаучанлык чыкмый калмый, ә монда өстәмә проблемалар килеп туачак, дим. Катнаш никахта иң күп авырлык күрүчеләр – балалар. Туачак балаларыгызны жәлләгез. Аларның бер гаебе юк. Болай да авыр тормышны катлауландырмагыз. Рухыгызга якын булган кешеләр сайлагыз. Шунда гына гаиләдә җылылык булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Үзеңнең башыңда уйлар буталып беткән.Хәзерге заманда язылган язма кебек түгел.Урыс,татар диеп аермылар бездә.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гомер буе үзе дә буталчык яшәгән, язма да шулай. Һәр кемнең үз юлы, язмышы. Киңәш сорар киләләр дип арттырып та җибәрәсез. Кем кемнән сорап чыга соң ул?! Сез ханым үәегезне бик диндар, акыллы, гел хәзрәт белән генә киңәш итеп яшәгән кеше шикелле кыланасыз. Язмагыз ышандырмады. Бәлки башка кешеләр язарлар

      • аватар Без имени

        0

        0

        Урыс, татар, дип аермау - диннән ерак булудан килә. Милләт тә шулай югала инде.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Саумысыз,хәерле кичләр!Гүзәлия,бер тын белән укып чыктым язмагызны.Сезгә рәхмәтлемен. Язманың темасы бик актуаль,чөнки катнаш гаиләләр проблемасы.Минем кызым рус милләтеннән булган егеткә кияүгә чыкты унике ел кулга кул тотынышып тормыш көтәләр.Ике бала тәрбиялиләр.Кода -кодагыйларыбыз да бик тәрбияле кешеләр.Кызыбызны хөрмәт итәләр, оныкларны тәрбияләшәләр,чөнки бер шәһәрдә яшиләр.Дини проблемалары буламы икән юкмы,белмим,кызым да,кияү дә безнең алда ул теманы күтәрмиләр.Без ике яктан да кысылмыйбыз. Дини бәйрәмнәр бездә дә,аларда да күп матур гына итеп бер - беребезне котлап,тәрбияләп үткәреп җибәрергә тырышабыз. Сабыйларга исем кушканда да бер төрле проблема кузгатмадылар.Икәү утырып исем сайладылар..Хәзерге вакытта катнаш гаиләләр өчен дин төп проблема булып тормый,минемчә.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Гузэлия, минем кебек ук, куп уйлый, уйлаган саен курку хисе (страх) арта гына бара. Шул курку хисе (страх) мине дэ куп кенэ нэрсэлэрдэн мэрхум итте😔

            Хәзер укыйлар