Логотип
Күңелеңә җыйма

Язган идем исемеңне

Ташка язу, ташка уеп язу, ташны чокып язу – монысы, мөгаен, борынгы хәтернең, геннар дәрәҗәсендәге хәтернең уянуыдыр ул.

Куркам. Тротуардагы язуларга басарга куркам. Бу язулар – замана хатлары. Кызык бит – китаптан бизгән, кулына каләм тота белми торган, яхшы дигәндә, үзара фәкать «смскалар» белән хәбәрләшә торган, «пәрәвез» дөньясына кереп чумган техник алгарыш дәвере балалары нечкә хисләр тыннарын куырып алган мизгелләрдә кулларына акбур яки буяулы пумала алып, урам ташына «хат» язалар. Югыйсә аларның интернет ярдәмендә аралашу өчен дә әллә нинди мөмкинлекләре бар. Гаҗәпләнәм: нинди эчке көчләр аларга кичерешләрен урам ташына түгәргә мәҗбүр итә икән?

Берәүнең утлы күкрәгеннән урам ташына күчкән сүзләргә, ук кадалган йөрәкләргә ялгыш баса күрмим дип, сак атлап кына эшкә барам. Хәер,  язуларның ияләре хислә­ренең график тамгаларын кешеләрнең аяк астына ташлаганда аларның тапталасын аңлап тора торганнардыр инде. Димәк, тап­тасаң да гөнаһ булмый торгандыр.

Иртән йокыдан торып, йөгереп килеп тәрәзәдән караган кыз укысын да шатлансын дип язылган  «хат»ларны мин дә кызыксынып укыйм. Башка җәяүлеләр дә укый торгандыр. Бу хатлар бер генә дәүләт телендә языла. «Солнышко! Люблю тебя!» Күптән ята инде бу җөмлә җирдә сузылып. Сүзләр вакыт сынавына шактый чыдам булып чыкты. Хисләре сүрелмәде микән? «Зайка моя!», «Воздух мой!», «Хомячок!»лар яныннан узып китәм. Бу «җәнлекләр» адресатның үзләре икәнен белә торганнардыр инде. Үзләренең «зайка», «хомячок» булулары белән дә килешә торганнардыр. Шулай булмаса, йөгереп чыгып, язуны сызып-юып ташларлар иде. Хәер, нигә бозсыннар, сиңа берәүнең бөтен дөнья (алар шулай уйлыйдыр) хисләрен аңлатуы дәрәҗә ләбаса! Гитаралы «идальголар»ның балкон төбендәге серенадаларын күргән-ишеткән мени безнекеләр.

Яшьләр «тәмле телле» шул хәзер дип уйлыйм. Без яшь чакта да, тәмле сүзенә карап, кемнең кай төбәктән икәнен төгәл белеп була торган иде. Әйтик, мамадышлар «җимешем» дип, арчалар «матурым» дип өзелеп тора торган иде.

Юлдагы яңа язу уйларымны бүлә. «Козочка моя! С днем рождения тебя!» Имзасын куймаган. «Твой козел» дип язып куйса, җәяүлеләргә бер кәмит булыр иде.

Тагын бер язу. «Мамочка! Прости нас!» Монысы инде җитди нәрсә. Уйландыра торган язу бу. Башбирмәс шәһәр балаларының бу «хаты» күләгәсендә ниндидер фаҗига бардыр кебек тоела. Тротуардагы  әлеге язуларны укыган ана адресатның үзе икәнен таныды микән? Санап карыйм: йорт бит ун катлы! Һәр тәрәзә – бер гаиләнең дөньяга күзе. Кайсы тәрәзәнең күзләре яшьле икән соң? 

Соңгы араларда тагын ике җитди язу пәйда булды – «Денис! Вернись. Я тебя люблю» белән «Я тебя буду ждать!» Боларның авторлары, әлбәттә, хатын-кызлар.

Юл ташындагы язулар. Югыйсә бит шушы ук сүзләрне телефоннан сине тәгаен ишетәләр икәнен белеп әйтергә дә мөмкин. Хат язарга мөмкин. Нигә соң нәкъ менә ЯЗАЛАР! Димәк, борынгылар әйтмешли, ташка басылган сүзнең аерым бер кодрәте бар. Китап файдасына да көчле дәлил түгелме соң әле бу?! Ничә гасыр дәвамында аңлашуның иң әйбәт чарасы булган хат язышу әдәбен кабат яңартканда ярар иде. Сандык төпләрендә сакланган, кат-кат алып укып була торган хатлар кебек кадерле ядкарьләр юктыр да ул.

Ташка язу, ташка уеп язу, ташны чокып язу – монысы, мөгаен, борынгы хәтернең, геннар дәрәҗәсендәге хәтернең уянуыдыр ул.

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар