Логотип
Күңелеңә җыйма

Яшьлек хаталары. № 8.

Башы: http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=6551

Мин биредә булган комментарийларны укып, язмамны кыскартырга булдым, барлык хәлләрне дә сөйләп бетермим. Югыйсә, мин бик бозык кыз булып чыгам. Сөйләргә теләгәнемнең ахырын гына тәкъдим итәм.

Зәринә хәл-әхвәл сорашып тормады. Әйтәсен ярып салды:
-  Ну, нәрсә эшләргә уйлыйсың? Теге Әлмәт кызы турында ишеткәнсеңдер. 
- Дөрес түгелдер, име? Гаепле булмаса, җибәрмәсләр иде. 
- Син Фәнилнең туганнары кем икәнен белмәгәнсең икән. Ә мин белдең дип уйладым. Бөтен кеше белә, бөтен кеше шүрли… 
- Теге кыз үзе риза булгандыр, ә аннары акча аларга теләгәндер аннан?
- Әһә! Ә аннары барып асылынганмы?
- Фәнил бирмәгән дә, барып үзенә кул салгандыр…
- Фәнилең фәрештә дип уйлыйсыңмы? Син аңа бирдеңме?

Мин югалып калдым, әмма Зәринәнең шундый гади генә, оялмыйча сөйләшә икән, мин дә сер бирмәскә булдым:
- Юк. Бирмәдем.
- Мин дә шулай уйладым. Ул сиңа тимәде дә. Артык кыйланмагандыр. Куркытып, аягыңны да ермагандыр. Таләп тә итмәгәндер. Уйнаган гынадыр. Синең белән мәхәббәт аңлашканда күрше авыл Алисәсе белән тәгәрәгән. Алисә үзе сөйләде, без троюродныйлар аның белән.
- Син нигә миңа боларны әле генә сөйлисең соң?! – дип ярсыдым мин. 
- Чөнки син миңа ышанмас идең. Дошманың-көндәшең итеп күрер идең! Беләсеңме, нигә тимәде ул сиңа? Чөнки Казанда тешле туганнары юк. Чаллыда, Әлмәттә торган булсаң, егар иде дә салыр иде. 

Мин тыгыла-тыгыла елый идем:
- Шулайдыр. Аның фәрештә булмаганын аңладым инде мин. Әмма мондый җинаятькә бара торган кеше түгел ул! Теләсә кемгә яла ягып була! Фәнил фәрештә түгел, әмма көчләүче дә түгел! Ялганлыйсыңдыр әле! Мәхәббәтебездән көнләшәсеңдер! Фәнилне ташлавымны телисең! Үзеңнең күзең төшкәндер! 
- Син бөтенләй дурамы әллә?..
- Бик теләп кочагына барып ятар идең!
- Яткан инде. Кабат кочакланасым килми.
- Нәрсә?..
- Әллә бу аның беренче көчләве дип уйлыйсыңмы? – дип Зәринә тынып калды.
- Нәрсә?.. Зәринә, нәрсә дисең син?..
- Фәнилең тәмле телле, матур егет. Теләгәненә ирешә. Әле көчле дә ул, шулаймы?..
- Зәринә… - минем чәчем үрә торды, - нишләп милициягә бармадың?
- Милиция? Ха-ха! Аннары авылдан кайтмаска инде. Милицияңдә генә каласы. Авылда ни йөз белән йөрер идем? Убыр малаена сүз тидереп буламы? Гаеплегә мине чыгарырлар иде. 
- Тукта, убыр малае дисеңме?
- Убыр малае. Әллә анысын да белми идеңме? Без бер авылда идекме соң? Әллә нинди бестолковый син, Айсылу. 

Минем башымда өермә-өермә уйлар бөтерелде. Зәринә белән ничек итеп саубуллашканымны да хәтерләмим. Диваныма бөкләнеп утырдым да, туйганчы еладым. Фәнилгә булган мәхәббәтемнән, аңа карата булган кыргый теләгемне сүндерергә кирәк иде миңа. Йөрәгем авырта башлады. Миңа бик авыр иде. 
Фәнил шалтыратты. Минем бик тә аның белән сөйләшәсем килде. Кулым тартылды. Юк! Алмыйм! Сөйләшмим! Шул секундта муенымны кыса башлады. Һава җитмәде. Мин авыз белән һава йотарга теләдем, анысы да булып чыкты. Сулап булмый. Телефон һаман шалтырый. Идәнгә аудым. Күз алларым караңгыланды. Мин аңымны югалта башладым. Соңгы секундларда муенымдагы чылбырга тотындым… Тәрәзә артында утырган карганың ачы тавышы ишетелде… Телефон тавышы тынды.
Күпме ятканмындыр идәндә. Күземне ачып җибәрдем. Миңа гаҗәеп җиңел иде. Кулыма карадым. Фәнил бүләк иткән теге алтын чылбырны өзгәнмен икән. Кулыма уралган. Мин сикереп торып, ул чылбырны еланны сыман селкетеп җибәрдем. 
Диванга утырдым. Мин барысын да аңладым. Убыр дигәннәрен дә… Менә нигә шүрлиләр икән кызлар Фәнилдән. Узган эшне дә әйтергә куркалар – йөзе белән кайтыр…

* * * 
Бу хәлләрдән соң берничә ай узды. Мн авылга кайтмыйча торырга булдым. Ә, юк, бер мәртәбә кайттым, сеңелкәшләр белән таксида кайттык, бакча башыннан мендек. Мине беркем күрмәде… Шулай, качып кына… Фәнил белән күрешмәскә иде. Ә ул минем бар икәнемне дә онытты инде! Өенә бер кыз алып кайткан дип сөйләделәр. Өйләнергә дип! Әмма ул кыз озак тормаган – чыгып качкан. Күрәмсең, күршеләрнең берсе кызга Фәнилнең нинди кеше икәнен сөйләгәндер. Теге кыз чыккан да, качкан! Хет бер акыллы кеше бар дөньяда дип, җиңел суладым. Ә аннары күршеләрнең маллары кырыла башлады. Башта тавыклары-үрдәкләре, аннары сарыклар. Сыер да үлде. Авыл халкы шым булды.
Ә берникадәр вакыттан соң Фәнил тагын бер кыз алып кайтты. Бу юлы авылдагылар аңа Фәнил турында сөйләмәгән...

Күпмедер вакыттан соң алар өйләнештеләр. Чыдамыйча, Фәнилнең ВКонтактедагы аккаунтына кердем. Статусында – дога, стенасында да дини рәсемнәр-язулар!.. Каян килгән дә, ничек шулай булган соң әле?.. А-а-а!!! Ни күзем белән күрим! Хатыны – мин белгән Айсылу ич! Бергә балалар бакчасына йөргән, башлангыч сыйныфларда бергә укыган адашым – Пончик-Айсылу! Ниндидер мөселман иленә барып кайтканнар. Фотоларда мәчет каршысында тәртипле генә басып торалар…
Башка бер таныш булмаган кыз булса, тыныч кына ябар идем  сәхифәне. Ә монда – мин белгән кыз! Беркем әйтмәгән аңа Фәнил һәм аның анасы турында. Мин ничек әйтми калдырыйм?!.
Ә бәлки, Фәнил үзгәргәндер? Бәлки, аңына килгәндер?.. 

* * * 
Мин шулай уйланганчы, айлар артыннан айлар узды. Ел ярым да узган. Адашым Айсылу берни белмичә Фәнил өендә яши бирә. Ай саен Фәнилнең аккаунтына керәм. Һаман дини рәсемнәр, намаз вакытлары... Бәбәйләре күренми. Минем үз тормышым инде. Ә Фәнилне, аның хатынын һаман башымнан чыгарып ташлый алмыйм. 
Теге алтын чылбыр турында күрәзечәге барып сорадым. «Ул хәзер синең кулда – телисең икән, чылбырны утка ташла. Ул егеткә кылган начарлыклары үзенә кайтып, тиз арада үләчәк».
Ул күрәзәче ялгышмый микән? Шулай гына үтереп буламы кешене? Сынап карарга куркам әлегә. Әмма Зәринәнең ачы сүзләре дә колакны һаман яра. Әлегә ул чылбыр кәгазь конверт эчендә - китап киштәсендә ята. Нишләтергә аны – белмим. 

Яшьлек хаталары шул гына түгел минем... Тагын бер утырып язармын әле.
Айсылу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тагын языгыз,котеп калабыз!!!Рэхмэт!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Айсылу,монда синен язмаларны котеп алучылар бик куп.Языгыз!!!Сезнен баштан гына тугел,бик куплэр шундый хэллэрне узгандыр,лэкин барсы да язырга коч табалмый,йорэгенен эченэ яшерэ.Тузга язмаган коментларга игтибар итмэ, узен эулия урынына куеп кеше ойрэтеп сойлэгэн кеше уз к..ен белми ул... Не суди,и судим не будешь дилэрме эле?! Бик гыйбрэтле язман, котеп калабыз,яз!

      • аватар Без имени

        0

        0

        вот язган ичмасам болар барысыда яшь чакта була торган хэллэр шундый итем влюляться итэсен ябыгып саргайп каласын болар барысыда баштан утте инде ну хэзер мин мондый халга калмас идем потому что тормыш только мохаббэттэн гена тормый исан кешегэ иртан торган койга ашарга кирэк ашар очен эшларга болай ул мине яратамы юкмы диеп сандыйланып йоресэн эшеннен рэте чираты булмый ну болар барысы яшь чакта була торган мэллэр шунна курэ ул яшь чак сандый чак

        • аватар Без имени

          0

          0

          Уйлап чыгарылмаган хэллэрдер дип уйлыйм. Бу язмадан бэлки кемдер нэтижэ ясап гыйбрэт алыр, яглыштан сакланып калыр дип ометлэнэм. Айсылу, батырлыгынны жыеп яза алгансын, син молодец!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Укырга бик кызык булды. Рэхмэт. Яшь чакта торле хэллэр була, ничек булса да башынны югалтмагансын шунысы бик мохим.

            Хәзер укыйлар