Логотип
Күңелеңә җыйма

Яшьлек хаталары. № 2.

Башы: http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=6551

Хатымны сайтка куйганыгыз өчен рәхмәт. Укыйлар да икән. Шунысын әйтергә онытканмын, исемнәрне үзгәртмәдем, ничек бар шулай язам. Бәлки кирәкле кеше бу язганнарга тап булыр да, барысын аңлар. Дәвам итәм.

 
Тагын бер мизгел узды. Фәнилнең йомшак ирене иренемә тиде. Мин күземне йомып, баллы чоңгылга атладым.

Фәнил үбешү остасы икән… Салмак кына, йомшак кына иренемне иркәләде. Көчле куллары мине тимер боҗра кебек тотса да, бу миндә канәгатьсезлек уятмады. Бер кулы белән билемнән кочаклап, икенчесе башымны тотты – качырга юл юк иде. Мин егетнең җибәрмәскә дип каты эләктергән килеш тә, иреннәремне шуның кадәр назлы иркәләвеннән шаша башладым кебек. Болай гына тәмамланмаска тиеш бу төн. Җаным нидер таләп итә башлады. Ул «нидер»не бик тиз аңлап алдым. Шушында чишендереп атса, карышмас идем. Мин моны тели идем. Кулларының тәнем буйлап шуа башлавын тоймыйча газапланды. Ниһаять, Фәнил бармаклары чәчемдә буталып, муеныма шуып төште. Җилкәмне сыйпап, иреннәре дә муеныма тартылды. Фәнил авыр сулый башлавы минем тәннән дә кайнар дулкын йөгертте. Шунда ук эскәмиягә егылып, аныкы булырга әзер идем. Фәнил «Айсылу…» дип ыңгырашып куйды. Мин исемемне ишетүгә айнып киттем. Юк, булмый болай. Ярамый. Юк… Мин Фәнил кочагыннан ычкынып, капкабызга йөгердем. Капканың телен төшереп маташканда, Фәнил куып та җитте. Ачыла башлаган капканы төрттеп япты. Мин капка һәм аның арасында калдым. Ул мине капкага кысып ук куйды. «И, кыргый да инде үзең», - дип пышылдады да, кайнар иренен иренемә якынайтты. Үбешү шуның кадәр татлы була дип кем белгән?.. Өй ишеге ачылганы ишетелде, дәү әни чыга бугай. «Айсылу?» дип чакыруы булды, мин капка телен аска тарттым да атылып эчкә кердем. Фәнилнең «Татлыкай!» дип пышылдавын гына ишетеп калдым.

Яттым… йоклап китү кайда… Күз алдымнан бүгенге кич китмәде. Фәнилнең күзе, куллары, иреннәре. Мин аларны кабат-кабат тоеп чыктым, бер мизгелгә дә хәтеремнән җибәрәсем килмәде. Менә без клубтан кайтабыз. Менә көлешәбез, менә эскәмиягә утырабыз. Менә Фәнилнең кайнар йомшак иреннәре… Һәм яңабаштан. Әтәчләр кычкыра башлагач кына йоклап киттем бугай.

Икенче көнне Зәринә керде. «Айсылу, әйдә, җиләккә алып барам». Дәү әнием шундук кулыма чиләген дә тоттырып куйды. Өйдәге бала-чаганың без дә барабыз әлеләрен Зәринә кырт кисте. «Юк, без ерак барабыз, арып бетәсез», дип кенә әйтте. Минем иске чалбар, сузылган футболка киергә җыенганымны карап торган Зәринә. Юк, әйдә нормально киенеп бар әле. Кемне очратмабыз? Авыл дигәч тә. Ки матуррак нәрсә». Мин аптырап китсәм дә, авыл кызын рәнҗетмәскә дип, ярыйсы гына джинс чалбар, озын куллы, тәнгә сыланып торган футолка киеп куйдым. Бейсболка да таптым әле. Әти Германиядән алып кайткан иде. Менә ярап куйды. «Барамы?» Зәринә телен шартлатты.

Киттек шулай. Авылны чыгуга, Зәринә рубашка очларын чалбардан чыгарып, кендек өстеннән бәйләп куйды. Без, чыннан да, ерак киттек. Посадканы уздык. Болыннын кичтек. Тау артына киттек. Минем ара-тирә җиләк күреп туктавыма Зәринә нервланды. «Әйдә, нишлисең инде?» - дип алга кугалады. Тау артында тагын бер посадка. Шунда кереп киттек. Зәринә телефонын чыгарды. Мин тегендә-монда җиләк эзләп йөреп дустымны күздән югалттым. Монда гына иде бит дип чәчем үрә торды. Кайсы якка чыгасы?! «Зәринә!!!!» дип кычкырдым. Шундук артта кемдер «Ать!» дип, муенымнан үбеп алды. Мин чәчрәп борылдым. Күземдә коточкыч курку булган, күрәсең, Фәнил рәхәтләнеп көлде. «Кыргый, әйдә, болын җәелгән анда», дип кулымнан тотып, аланга алып чыкты. Тегендә безне җиргә ябылган җәймә өстендә кыяр-помидорлар, ипи, сыр, коласа кебек поход ризыгы көтә иде. Җәймә янында кочаклашып Зәринә белән Юныс утыралар.
- Әйдә, озак йөрдегез, адашып та өлгердегез бугай, - дип Юныс Фәнилгә күзен кысты. Мин моны күрмәмешкә салыштым. Утырдык.
«Әйдә, корыга гына утырмыйк әле», - дип Юныс рюкзагыннан шәраб чыгарды. Зәринә «О-оо!» дип сузса, мин шул ук вакытта «Юк-юк-юк!» дип чыйнап куйгынмын. Болар миңа карап тәгәрәделәр генә. «Минем кыргый Айсылукай шундый инде ул», - дип Фәнил кулымнан сыйпады. «Минем Айсылукай…» - бу сүз башымда озак чыңлады әле. Тәки эчерттеләр. Башыма китте дип әйтә алмыйм. Күп эчмәдем бит. Миңа гына шулай тоелдымы? Сөйләшә торгач, бер заман йокы да килә башлады. Башымны Фәнил иңбашына салдым, ул исә мине җайлап кочаклап алды. Шулай утырдык. Берзаман күземне ачып җибәрсәм, Зәринә белән Юныс юк, без генә җәймәдә ятабыз. «Кайда Зәринә?» - дип сикереп тордым. «Үләм, нәрсә сикерәсең, - дип Фәнил мине үзенә тартып яткырды. – Озакламый килерләр. Ни, җиләк җыярга киттеләр. Әйдә, без дә җыйык?» - дип, Фәнил мине үпте. Аннан шәраб исе килә иде. Ул артыгын эчкән жип беләм, күзе дә дөрес түгел иде кебек. Әмма аның шәраб парларыннан мин исерә башладым бугай, иркәләвеннән башым әйләнеп куйды. Мине аңа бик тарта иде. Ярамаган эш эшләвемне беләм, әмма карыша алмыйм. Мин моны үзем телим! Фәнилнең куллары күкрәгемне капшый иде инде. Бер үк вакытта мин бик курка идем, шул ук вакытта миңа шуның кадәр рәхәт иде!.. «Татлыкай, әйдә, ә?» - дип ул чалбарым төймәләрен чишә башлады. Мин үземне олы кызлар булып хис иттем. Ә нәрсә? Паспортым да бар бит минем!.. Фәнилнең мине катырак капшый башлады, сулышы да авырайды. Менә шулай була икән ул. Гади генә. Болын уртасында… Юк, минем беренче тапкырым мондый булмас. Кичә генә танышкан егет белән түгел!
«Тукта, юк, юк, тукта…» - дип Фәнилнең кулын тота башладым. «А? Нишләтәсең син мине, шәһәр кызы?.. Үләм, янам бит…» «Фәнил, юк, мин болай теләмим», - дип егеттән читкәрәк тайпылдым. Фәнил кабат минем өскә ауды. «Үтерәсең, көчләтәсең бит, татлыкай, юләрләнәм хәзер», - дип Фәнил күкрәгемне кысты. «Юк!» - дип каты итеп әйтергә көч таптым. Фәнил торып утырды. Сулышын әкрәнейтергә тырышты. «Болай эшләмиләр, шәһәр кызлары шундый буламы соң?..» «Нәрсә? Нинди була соң шәһәр кызлары?!» - дип кызып киттем. Кайдадыр еракта Зәринәнең көлүе ишетелде. «Әлү! Без киләбез! Әй!» - дип Юныс тавышы да кушылды. Фәнил чәчен сыйпап алды да: «Карале, ни, кыргый туташ, минем сиңа күчтәнәчем бар бит» - дип ул, кесәсеннән… балдак чыгарды. Мин аһ  иттем. Кызыл кашлы көмеш балдак. Егетләрнең миңа йөзек-фәлән бүләк иткәне булмады әле моңарчы. Ә авылда шулай икән, ошаткан кызга шундук кашлы балдак кидерәләр икән!.. «Син, ни, Зәринәгә күрсәтмичә генә тора әле. Юнысның бүләге юк бит, үпкәләшерләр тагын. Кичен клубка тагып кил, яме», - дип әйтте Фәнил бит очымнан үбеп.
Мин күкләрдә оча идем. Бу «Мин сине яратам, сөям!» - дигән аңлашуы түгелме соң?.. Авылның иң чибәр егетнең башын әйләндергәнмен түгелме?! «Ярар», - дип мин дә Фәнилне битеннән үбеп алырга теләдем, әмма ул мине үзенә тартып китерде.
«О! Боларда да җыелган икән җиләкләре!» - дип Юныс белән Зәринә килделәр. Мин кулымдагы балдакны әкрен генә кесәгә яшердем.
 
Кичен клубка киттек. Ул балдак бөтен кешегә ошады. Клуб тирәсендә җыелышканнарны әйтәм. Баскычта егетләр басып тора. Без дүртебез шулар аша клубка керергә барабыз. Шунда мине кочаклап барган Фәнил, бармагында балдагы булган кулымны күтәреп алды. Егетләр йөзекне күреп, телләрен шартлатты. «О! Тиз тотың син! Ай, молодец!» - дип Фәнилнең аркасыннан, җилкәсеннәр кактылар. Кайберләре мине дә карашлары белә сөзеп алды. Сөзеп кенә түгел, капшап чыктылар кебек. Зәринәгә карадым, аның да күзе шар иде, миңа карый. Миңа бик унайсыз булып китте. Бармагымда ул кызыл кашлы балдакның булуында бер хикмәт бар бугай дип уйлап куйдым. Ул йөзекнең булуы нидер аңлата булса кирәк… Кичә клубта биегән берничә кызның бармагында шундыйрак балдак күргән кебек булдым... Клубка керүгә урындыкка барып утырдым. Янәшәмдә Сәрия утыра. Күземне кулына төшердем. Кызыл кашлы балдак. Сәрияне такыр башлы бер егет кочаклап утыра иде. Бер кулы билендә булса, икенчесе Сәриянең тезен сыйпый иде. Минем башым әйләнеп китте. Мин монда нишлим?! Оятымнан җир астына төшеп китердәй булдым… Барысын да аңладым…
 
Бүгенгә шулар. Иртәгә дәвамын җибәрермен. Сөйлиселәр күп әле…

Дәвамы: http://syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=6582

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигряк матур язылган,ряхмят,бигряк эчтялекле,дявамын котябез

    Хәзер укыйлар