“Яшьлегем чишмәләре...”

Радиодан йөрәкләрне тибрәндереп, моңландырып җыр агыла: “Яшьлегем чишмәләре...” Бер мизгелгә дөньямны оныттым. Аһ, ул чишмәләргә бәйле яшьлек хатирәләре!
Кадерле апам, син инде җир куенында ятасың. Берсеннән-берсе чибәр, берсеннән-берсе уңган дүрт кызыңны калдырып, бик яшьли
дөньядан киттең шул. Шуңа күрә сиңа бәйле истәлекләр, катлаулы тормыш юлың мине әле дә кара сагышларга сала, күзләремнән ачы сагыш яшьләре агыза.
...Апам авылдагы иң чибәр кызларның берсе иде. Күрше Вахит авылында бухгалтер булып эшли. Үзе бәйләгән ап- ак шәлен ябынып, урамның бер очыннан икенче очына барып җиткәнче, “күз генә тия күрмәсен бу балага” дип, әллә никадәр күз озатып кала аны.
Апамның яшьли йөргән егете читтә. Авылга әллә нигә бер генә кайта. Башта армиядә иде, аннан укыды, хәзер инде шәһәрдә эшкә урнашты. Аралары ерак булса да, йөрәкләре гел бергә аларның. Тиздән кавышырга да җыеналар. Яшүсмер кыз булсам да, миңа аларның барлык серләре дә мәгълүм. Апама авылда кызыгып йөрүче егетләрнең әле тагын күп булуын да яхшы беләм.
Беркөнне кич белән апам күрше Гарифә апаларга сепарат аертырга кереп китте. Сәгать ун тулды — апам һаман юк. Әни аптырап: “Кызым, апаң нишләп чыкмый икән, бар әле белеш”, — диде. Капканы ачсам, капка төбендә чиләк белән сөт тора. Йөрәгем “жу” итте. Йөгереп күршеләргә кердем. “Юк, Зәйнәп бүген бөтенләй күренмәде”, — диләр. Йөгереп яңадан өйгә чыгып киттем. Башта бер генә уй — урлаганнар апамны!
Әйе, чыннан да, күрше авыл егете урлаган булып чыкты аны. Әти иртән ат җигеп барып та кайтты. Тик апам: “Әти, ризалыгыңны бир, язмышым шулдыр, күрәсең. Кеше теленә керәсем килми”, — дип елап, шунда яшәп калды.
Авылыбыз уртасында рәшәткәләр белән әйләндереп алган бик матур чишмәбез бар иде безнең. Аны Зәңгәр чишмә дип тә, Гыйззәт чишмәсе дип тә йөрттеләр. Суы бик чиста, саф иде, зәңгәрсу булып үтәли күренә иде. Әллә зәңгәргә буялган рәшәткәләр шулай чагыла иде чишмәдә?
Беркөнне шул чишмә улагында кер чайкыйм. Үз уйларыма бирелеп, онытылып, рәхәтләнеп чайкыйм. “Мәрьям, матурым, хәлләрең ничек?” — дигән тавышка күтәрелеп карасам, йә, Ходаем, Нотфулла абый кайткан! Апамның сөйгән егете, яшьлек мәхәббәте... Кулында ап- ак кулъяулык. Нотфулла абый аны чишмә рәшәткәсенә элде. Кулъяулыкның ике почмагында ике роза чәчәге, бер почмагына “Кадерлемә — бүләгем” дип язылган. Мондый кулъяулыкны минем апам гына чигә иде авылда, күңелем сизә — бу аның бүләге.
— Кил әле монда, — диде Нотфулла абый. — Менә бу кулъяулыкны миңа шушы чишмә янында апаң биргән иде... Син аңа ике тамчы су кебек охшагансың. Әйдә, минеке бул, Мәрьям. Мин сине үзем белән алып китәм.
Ул, кулымнан тотып, күзләремә карады. Ә үзенең күзләрендә — моң, сагыш, өмет, югалган бәхетен яңадан табарга тырышу чаткысы, шатлык — бар да бар. Мин тораташтай катып калдым. Яшь идем шул әле. Укыйсым да бар... Өметен акламадым Нотфулла абыйның, тәкъдименә риза булмадым. Әллә ялгыштым, әллә дөрес эшләдем, әмма безнең юллар шуннан соң очрашмады.
Радиодан яңгыраган җырны тыңлаганда, күңелемдәге шушы хатирәләр дә яңара минем. Яшьлегемнең ул чишмәсе минем серне дә саклыйдыр әле.
Мәрьям МУЛЛӘХМӘТОВА.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.