Логотип
Күңелеңә җыйма

Яратусыз тормышка ияләнеп булмый икән...

Алмаз Зарипов белән белән бер язма әзерләгәндә таныштым. Ипле генә, үтә дә акыллы, тыйнак, моңсу күзле ул. Тормышында моңланырлык хәлләр булган шул. Аның тарихы  хатын-кызлар өчен дә, ирләр  өчен дә файдалы булыр мөгаен. Бер-беребезнең кадерен белеп яшик. Соңыннан үкенергә калмасын.  Ә   тормышындагы иң зур югалтуын  Алмаз үзе сөйләсен әле.


Алмаз Зарипов белән белән бер язма әзерләгәндә таныштым. Ипле генә, үтә дә акыллы, тыйнак, моңсу күзле ул. Тормышында моңланырлык хәлләр булган шул. Аның тарихы  хатын-кызлар өчен дә, ирләр  өчен дә файдалы булыр, мөгаен. Бер-беребезнең кадерен белеп яшик. Соңыннан үкенергә калмасын.  Ә   тормышындагы иң зур югалтуын  Алмаз үзе сөйләсен әле.  


Операциядән соң табибның «булырдай түгел» дигән сүзләрен ишеткәч, дөньяның асты өскә килгәндәй булды. Балалар! Мин ялгызым! Иң беренче уйлар шул булгандыр. Олысына – 6, кечкенәсенә бары 1 яшь тә 13 көн. Күкрәк баласы!..


Яман шеш диагнозы куелганнан соң барысы да җайланыр әле, җиңәрбез дигән өмет, шул сүзләрне ишеткәч, вак кисәкләргә ертылып, тузгыды. Хастаханәдән тулай торакка кайтышлый кибеткә кереп бер ярты аракы алдым. Өйдә бер бүлмә әле  ремонтланып бетмәгән иде, шунда кердем дә стаканга агызып эчтем, уйга калдым: «Ярый, мин моны эчәм инде. Иртән баш авыртачак, ә проблема хәл ителмәячәк. Аракы эчеп хәл җиңеләйми, киресенчә, начарланырга гына мөмкин. Җитмәсә, хатын янына хастаханәгә барасым бар». Утырган җиремнән тордым да, шешәдәге калган аракыны раковинага илтеп түктем. Шуннан соң бик озак вакытлар авызыма алмадым. Ә икенче көнне хастаханәгә юл тоттым. 


Гел хатыным янымда булдым. Аны карар өчен эштән киттем. Ә балаларны... «Башка бер кешегә дә ышанмыйм, сиңа гына ышанам, балаларымны ташлама», – дигән Әлфинур минем Гөлназ апага. Бик якыннар иде алар. Бергә кибеттә эшләделәр. Апа янына баргач, аның белән танышкан идем. Озак та йөрмәдек, өйләнештек. Шуңа бөтен ышанычы апа булгандыр, күрәсең. Апаның гаиләсе юк иде, эштән китте дә, балаларны әти-әни янына авылга алып кайтып китте. 


Операциядән соң озак яшәмәде хатыным. «Өйлән, әмма балаларны ташлама», булды соңгы сүзләре. «Без хәзер әнине күмәбез, бик озак еллар үткәч, терелеп чыгачак ул», – дидем олы малайга. Син башка әни сүзен әйтә алмаячаксың, ул башка синең тормышыңда булмый дип ничек әйтә алыйм инде мин ул балага?! Олы улым акыллы сабыр булды, әни дип аптыратканын хәтерләмим дә. Урамга йөрергә чыккач кына «бу паркта әни белән йөргән идек», «бу кибеткә әни белән кергән идек», дип әйтеп кенә куя торган иде. 


Хатынны җирләүгә авылдан балаларны алып килдем. Апаны да. Тулай торакта бергәләп яшәдек шулай. Мин шундук эшкә чыктым. Кайгымны эш белән юдым дисәм дә була. Әмма әниләре үлгәч, балалар өчен җаваплылык ике тапкыр артты. Бигрәк тә олысы өчен. Әнисен күреп, аның назын аңлап калды бит ул. Улым белән гел сөйләшергә тырыштым. Ә кечкенәсе апага «әни» дип эндәшә башлады. Югыйсә барыбыз да «дәү апа» дип йөри идек. Балалар бакчасында балалар  әниләрен «әни» дип  йөгереп барып каршы алалар бит, шуңа кызыккандыр инде. Хәзер инде 11 яшьтә. Бары «әни» ди.  Апа да аны кызына караганда да ныграк ярата бугай. Әниләрен онытмыйбыз.

Альбомнар карыйбыз, елга ике тапкыр авылга каберенә кайтабыз. Озак бармый торсак, кечкенәсе үзе үк: «Кайчан Әлфинур әни янына барабыз», – ди башлый. Әйтәләр бит тапкан түгел, баккан ана, дип. Шуңа да якындыр инде улыма апасы. Бала ыштаны юып, ашарга пешереп яшәмәдем. Моның өчен апага рәхмәт. Әмма ялгызлыктан интектем. Хатын-кызлар белән очрашып та карадым, әмма мине чын күңелдән аңлаучы хатын табылмады. Аннан соң балаларыма игътибар җитмәсә, үги әниләре читкә этәрсә дип курыктым.  Апа балаларны үземә алып китәм, өйлән дә дигән иде. Ничек балаларны ташлыйм инде?! Хатын белән балалар арасыннан балаларны сайладым. Апа – минем өчен, мин балалар өчен шәхси тормышны сызып аттык шулай. 


Мин өйләнәм икән, апага бездән китәргә кирәк булачак. Кечкенә малай өчен стресс, хәтта ки фаҗига булачак бу. Ә чыгып китсәм, балаларны ташлаган булам.  Алар болай да әнисез, мин дә булмасам, нишләрләр дип уйлыйм. Миңа 46 яшь, әле һаман әни кирәк. Гап-гади чәй ясап бирүне дә әнидән көтәсең бит авылга кайткач. Ничек инде мин аларны әтиле булудан да мәхрүм итим?!

Әлбәттә, яратасы һәм яратыласы килә. Хатыным белән бер-беребезгә «бәгърем» дип кенә эндәшә идек. Шул хисләр бик сагындыра... Яратусыз тормышка ияләнеп булмый икән. Шуңа ирләргә киңәш бирәсем килә: хатыннарыгызны кадерләп кенә торыгыз, аның никадәр якын кеше булганын югалткач кына аңлыйсың икән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Бу балаларнын атасы шул кадэр нечкэ кунелле. Сабыр кеше. Кызганычка каршы хэзерге вакытта бик сирэк очрый шул алар... Башка аталар очен урнэк бу!

    • аватар Без имени

      1

      0

      Хэзерге вакытта сезнен шикелле кешелэр юк дип эйтерлек.Хатын остеннэн йорилэр,аракы белэн дус .Сез молодец!!!!!!!!

      • аватар Без имени

        1

        0

        Ходай скулы хэм сабырлык бирже сезоне хэркайсыгызга. Афэрин! Молодцы!

        • аватар Без имени

          1

          0

          Ходай саулык бирсен, поправка!

          • аватар Без имени

            1

            0

            Мин сез эле бехетле ир булырсыз дип уйлыйм.Эмма сонырак.Балаларын уз бехетлерен тапкач,гаилеле булгач,Аллахы тегеле ,сезге де бехет булек итер.Башкача булуы мемкин де тугел,шунын хатле яхшы этинен .Сех,хичшиксез бехет табачаксыз,ышаныгыз хем кетегез.

            Хәзер укыйлар