Логотип
Күңелеңә җыйма

Ярату барыбер килә икән ул

Мин икенче тапкыр кияүгә иремне яратып чыкмадым. Дөресрәге, күңелемдә ярату бар иде, тик аңа түгел, беренче иремә карата иде ул.

Мин икенче тапкыр кияүгә иремне яратып чыкмадым. Дөресрәге, күңелемдә ярату бар иде, тик аңа түгел, беренче иремә карата иде ул. Бездән  – хатын-кыздан да җүләррәк зат юктыр. Беренче ирем өстемнән йөрде. Ачыктан-ачык, качырмыйча! Минем йөрәгемә никадәр яра ясаганын белә торып. Чөнки аны бар дөньядан артык күреп яратканымны белә иде бит. Яраткан кешенең күңелен яраларга бик җиңел икәнен мин шул чакта аңлап калдым... Бала да туктатмады аны. Югыйсә кызыбыз ике тамчы су кебек аның үзенә охшаган иде. 
Ул киемнәрен җыеп өйдән чыгып киткән кичне гомердә онытасым юк. Тормыш тукталган кебек булды. Сәгатьнең минутларын санап уздырдым. «Менә тагын бер сәгать узса җиңелрәк булыр», – дип... Аннан аны көтү башланды. Гел кире кайтыр дип көттем. Ишекне ачып керсә, муенына барып асылынырга, шунда ук гафу үтенергә әзер идем. Ә ул кире кайтмады... 
Ярый әле кайтмаган! Аның белән бар тормышым тоташ газаптан гына торган булыр иде.
Вакыт бар нәрсәне дә оныттыра, диләр. Бөтенләй оныттыра алмаса да, барыбер баса, ниндидер башка нәрсәләр белән томалый ул аны. Минеке дә шулай булды...
Аңардан башка бер көн дә яши алмам кебек иде. Яшисең икән. Гел елап та тора алмыйсың. Бала бар бит – күбрәк аның хакына да яшисең. 
Авыр чаклар бик тиз булмаса да, артта калдылар. Тормыш бер көйгә төште. Ә яратуны эчкә, тирәнгә яшердем – күңелнең берәү дә күрмәслек җиренә. Әти белән әни дә, апа да: «Ниһаять, онытты», – дип сөенделәр. 
Икенче ирем дип сөйли башлаган идем бит. 
Безнең бүлеккә Яңа ел бәйрәмнәре узгач килде ул. Озын каникулдан чыккач. Яллардан сагынышып килеп, кызлар белән иртүк чәй эчә идек. Көтмәгәндә кабинетка ят бер ир-ат белән начальник килеп керде. «Бу сезнең яңа хезмәттәшегез», – дип таныштырды. Нигәдер беренче мизгелдә үк безнең күзләр очрашты... 
Бүлектә кияүгә чыкмаган өч кыз булса да, нигәдер мине сайлады ул. Минем генә аңа исем китмәде. Кабат кияүгә чыгармын дигән уем, гомумән, юк иде бит. Бер авызың пешкәч, салкын суны да өреп кабасың икән ул... Егет кешенең үземә чын-чынлап каравына ышанып та бетмәдем бугай. 
Көзгә таба гына күңелем йомшый төште. Ул моны сизеп алуга: «Өйләнешик», – дип тотынды. Кызым белән уртак телне исә алар беренче күрешүдә үк таптылар. Минем баламны чын-чынлап яратуына, якын итүенә дә шунда ук ышанмадым. Кыланадыр, уйныйдыр, миңа ярарга тырышадыр, дидем. Кызым исә аңа: «Әти», – дип әйткәли башлады. Авызыннан ул сүз чыгуга икесе дә миңа карыйлар: ни дияр диләр бугай. Ә мин гел ишетмәмешкә салышам. 
Ул «өйләнешик» дигәч, «Мин бит әле сине яратырга да өлгермәдем», – дидем. Аны алдалый алмый идем. «Ризалаш кына, син мине соңрак барыбер яратачаксың», – диде ул миңа. Тәвәккәлләдем. Бер яратып кияүгә чыккан идем бит инде, һаман-һаман миңа гына килмәс ярату дип уйладым. Син түгел, сине күбрәк яратулары кирәген дә аңлаган идем бит инде. 
Без матур гына яшәп киттек. Әниләре, туганнары мине дә, кызымны да кабул иттеләр. «Улымны гына бәхетле ит», – диде миңа әнисе. 
Кызым белән ничек әвәрә килүенә караган саен: «Үз баласы булуын ничек телидер инде ул», – дип уйлый идем. Әмма бала хакында ирем ялгыш та сүз кузгатмады. Ярты елдан соң үзем башладым ул сүзне: «Син кемең тууын телисең? Малай кирәкме?» – дим. Шул вакыт ул мине шаккаттырды. «Миләүшә, әллә соң әлегә сабыр итәбезме? Бер-ике ел булса да. Мин инде бу хакта бик күп уйладым. Үз балам тугач, кызымны бүгенге кебек ярата алмасам нишләрмен дип куркам. Ул чакта нинди хисләр кичерәсемне хәзер белмим бит», – диде. 
Мин аны шул минутта ярата башладым бугай. Чын-чынлап! Үзем өчен аның әллә нинди матур якларын ачтым. Тәкъдимен кире каккан булсам, нинди бәхетсез булыр идем бит, дип уйлый идем һәрчак. 
Тагын бер елдан улыбызны алып кайттым. Ирем бәхетле иде, билгеле! Бик бала җанлы кеше ул. Аның кебек әйбәт әти дөньяда да юктыр... Өч елдан соң исә тагын бер кыз алып кайттык – гаиләбез түгәрәкләнде. 
Балалар инде үсеп килә. Кечкенәләр апаларының башка әтидән икәнлеген белми дә. Ирем аларга сиздермәскә тырышса да, олысын барыбер күбрәк ярата. «Минем аның каршында җаваплылыгым да зуррак. Үзем теләп аңа әти булдым», – ди. Ул инде аны күптән үз фамилиясенә, үз исеменә яздырды. Әтисе моңа ризалык бирмәс дип бик шикләнгән идек, юкка борчылганбыз – бер сорап барудан ук кул куйды. Кызының барлыгын беренче ирем моңарчы да белмәде, хәзер дә белми. Киләчәктә белмәс тә белмәс. 
Мин бу хатны нәрсәгә язаммы? Кешенең яхшы икәнлеген күреп торасыз икән, үлеп яратмаган килеш тә аңа кияүгә чыгарга була дип әйтергә телим. Ярату соңрак барыбер килә икән ул. Сине яраткан, хөрмәт иткән, чын күңеленнән кайгырткан, сиңа яхшылык кына теләгән кешене ничек яратып булмасын ди?! Аңа карата күңелеңдә бөтенләй битарафлык булмаса, әлбәттә. 
Мин язганнар, бәлки, кемгәдер, бер гыйбрәт булыр. 
Миләүшә, Казан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мондый ир-егетләр күбрәк булсын иде!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик дөрес сүзләр! Кеше үзенең кылган гамәлләре белән яраттыра ала икән. Үземнең тормышымнан чыгып әйтәм.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Минем язмыш бн бик ошаш

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин дэ нэкъ шулай булдым. 7 ел яратып йордем берэуне, озелеп коттем. 1 кон дэ озата килмэде, белэ иде яратканымгы да. Аннан бер чхшы кешегш кияугэ чыктым да киттем. Хич укенмим.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик дөрес сүзләр, яратуны үзеңә карата хөрмәт, тудыра алуын үземнең мисалда татыдым. 45ел үтте дә китте, Ул минем сулар һавама, эчәр суыма, җан тынычлыгыма әйләнде, югыйсә озак еллар очрашып , бииик нык яратып йөргән егетемә үч итеп чыккан идем кияүгә. Дөрес ирем белмәде минем максатны, ул мине ошатып йөргән булган...

            Хәзер укыйлар