Икенче көнне минем кушаматым авыл кызлары арасында «Сантый» иде. Лилия дус кызларына «Мине Сантый Гомәр озата кайтты, юл буе авыз ачып бер сүз әйтмәде», – дип сөйләп йөргән. Аһ, усал телле чибәр Лилиякәй! Аның әйткән сүзләре минем йөрәгемне таш итте, мин шул төндә кызлар турында уйламаска үз-үземә сүз бирдем...
Картаюның беренче билгесе – кеше узган гомерен искә төшерә башлый, диләр. Минем белән дә шулай, ахрысы. Үземне карт кеше димәс идем. 50 яшен тутырып килүче типсә тимер өзәрлек ир кеше мин, сәламәтлегем дә менә дигән. Атнасына ике тапкыр спортзалга йөрим, бассейнда йөзәм. Иртүк 5 тә торып, 5–10 км йөгереп кайтам. Тормыш алып барырга барлык мөмкинлекләрем дә җитәрлек. Бизнесым чәчәк ата, алма кебек хатыным бар, ике малай, бер кыз үстердек. Кешеләр көнләшерлек итеп яшибез. Ике катлы йортым, гаражда ике машинам. Ел саен гаиләбез белән чит илләрдә ял итеп кайтабыз. Ләкин соңгы вакытта туып- үскән авылымны, мәктәптә укыган классташларымны еш искә ала башладым. Кайчагында йоклый алмыйча ятам: яшь вакытта булып узган вакыйгалар кино шикелле күз алдымнан уза. Кемнедер үпкәләткән, кемнедер гаепсез рәнҗеткән, кайсыларыннан исә үзем көлгәнмен, нахакка гаепләгәнмен. Вакыт узу белән барысы да онытыла диләр, дөрес түгел икән. Безнең тормыш кино тасмасы шикелле уралып кына бара, яшьлек, балачак узса да, вакыйгалар хәтер архивына төшеп утыра. Яңа көн туган саен, яңа вакыйгалар булып тора, күренешләр алмашына. 50 яшькә җиткәнмен, ләкин хәтер сандыгын актарганда тормышымда булып узган кайбер хәлләр искә төшкәч, йөрәгем «жу» итеп куя. Сездә дә шулаймы ул? Бәлки, мин үзем сентименталь кешедер. Әллә әдәби китапларны күбрәк укыгангамы иикән?
Мин үзем авыл баласы. Без үскәндә авыл шаулап-гөрләп тора иде. Урам саен – гармунчылар. Төннәрен яшьләр гармун тартып, җырлап урам әйләнә. Мәктәптә укучылар да күп, клубларда алма төшәрлек урын юк иде. Мәктәбебез зур булмаса да, параллель сыйныфлар да бар иде. Мин үзем «Б» классында укыдым. Хәзер генә авыллар үлеп бара, клуб ишеген ачып керүче юк. Ә без ял көннәрен көтеп ала идек. Шимбә көнне авыл клубында яшьләр өчен дискотека була. Без малайлар белән клуб бинасы каршында тәмәке пыскытабыз. Кунак кызларын бүлешеп, егетләрнең канга батып сугышканнары хәтердә.
Без яшь чакларда кызлар арасында Юрий Шатунов дигән җырчы популяр иде. Яшьтәшләрем арасында «Ласковый май» группасын хәтерләүчеләр бардыр. Дискотекада колонкадан бу группа башкаруында «Ак розалар» җыры агылганда, кызлар, хисләренә урын таба алмыйча, елый башлыйлар. Әйе, әйе! Дустым Әнәс Гөлсинә исемле кызны ошатып йөри иде. Бервакыт ул яраткан кызын клубтан озатып кайткан. Гөлсинә Әнәскә: «Минем арттан йөрмә, мин Юрий Шатуновны яратам!» – дип әйткән дә, егетнең борын төбендә генә капканы ябып, өенә кереп киткән. Әнәсебез исә ни әйтергә белмичә авызын ачып калган. Кызның сүзләренә бик нык гарьләнгәнен яхшы хәтерлим. Ачуыннан нишләргә белмәгән егет бакчага чыгып ут тергезгән, Шатунов сурәте төшерелгән плакатны, «Ласковый май» группасы чыгарган кассеталарны яндырып көл иткән.
Ләкин Әнәс бик үҗәт егет иде. Армиядән кайткач тәки Гөлсинәсенә өйләнде ул. Кыз да Шатунов белән барып чыкмаганын аңлагач каршы килмәде – егеткә кияүгә чыгарга ризалык бирде. Әнәс хатыныннан ел саен бала таптырды. Аларның дүрт малае бар хәзер. Ләкин ир Шатуновны оныта алмый. Артист телевизордан күренеп китсә, кашлары җыерыла башлый, кәефе китә. Хатыны белән ачуланышкан вакытларда: «Әйберләреңне җыеп, Шатуновка озатам», – ди икән. Шулай итеп, Шатунов Әнәснең иң главный гомерлек көндәшенә әйләнеп калды.
Яшь чакта мин үзем дә бик оялчан егет идем шул. Әни мәктәптә җыештыручы булып эшли, әти тракторчы. Авыл баласының кулы эштән бушамый. Мин дә иртән таң белән торып абзарга чыгып китә идем. Терлек карау, бакча эшләре абый белән икебезнең җилкәсендә булды. Җәй көннәрендә әти белән беррәтән басуда эшләдек, печән чаптык, утын ярдык. Битләребез кояшта кара янып чыга, кулларыбыз сөялле. Өйгә мазутка батып кайтып керәбез.
Басу эшеннән кайтып кермәсәк тә, йөрәкләребездә мәхәббәткә дә урын бар иде. Сигезенче сыйныфта укыганда мин Лилия исемле кызга гашыйк булдым. Гаиләләре белән Чаллыдан күчеп кайтканнар. Лилия авыл кызларыннан бик нык аерылып тора иде. Урыс телен су урынына эчә, шәһәрчә модалы итеп киенә. Бик чибәр иде ул: чәчләрен карэ итеп кистергән, күзләре карлыгандай янып тора. Мин төннәр буе Лилияне уйлап чыгам, клубка да аны күрер өчен барам. Ләкин эшкә уңган булсам да, кыюсыз идем. Янына килеп сүз кушарга батырлыгым җитмәде. Минем серемне белгән дустым Әнәс тәки Лилияне озатырга күндерде. Ниһаять, җәйге җылы кичләрнең берсендә бар булган батырлыгымны җыеп, кинодан соң Лилияне озатырга киттем. Юл буе сөйләшмичә кайттык. Капка тәбенә килеп җиткәч, Лилиякәй урамны яңгыратып кычкырып көлде дә: «Мине башка озатма, мин сантый егетләрне яратмыйм», – диде. Аннары кызу-кызу өенә кереп юк булды. Бу сүзләрне ишетү миңа яшен суккандай тәэсир итте, үз колакларыма ышанмыйча баганадай катып басып калдым. Күктә тулган ай, йолдызлар җемелдәшә, якындагы күлдә бакалар кычкыра. Егет кеше булсам да, кайгымнан түзә алмыйча, яшел чирәмгә тәгәрәп, үксеп-үксеп еладым. Минем кайгымны күктәге йолдызлар гына күрде.
Икенче көнне минем кушаматым авыл кызлары арасында «Сантый» иде. Лилия дус кызларына «Мине Сантый Гомәр озата кайтты, юл буе авыз ачып бер сүз әйтмәде», – дип сөйләп йөргән. Аһ, усал телле чибәр Лилиякәй! Аның әйткән сүзләре минем йөрәгемне таш итте, мин шул төндә кызлар турында уйламаска үз-үземә сүз бирдем, хисләремне йөрәгемнең иң тирән почмагына куып керттем. Бик авыр булды миңа. Ләкин ничек кенә рәнҗесәм дә, Лилиянең миннән кычкырып көлүе, сантыйлыкта гаепләве киләчәгемне хәл иткәндер дип уйлыйм. «Күрерсең әле сантыйны, әйткән сүзләреңә үкенерсең!» – дип үкердем мин, тулган ай яктысында яшел чирәмдә әвәләнгән чагымда.
Ул төнне күземә йокы кермәде, таң атуга ук әти белән басуга чыгып киттек. Тракторда басу әйләнгәндә кабат-кабат Лилия турында уйладым. Йөрәгемнән алып ташлый алмадым мин аны. Ләкин Лилиякәй Радик исемле тасма телле гармунчы егет белән очраша башлады. Мин исә, мәхәббәтеннән кагылган мәҗнүн егет, яңа уку елында теш-тырнагым белән китап-дәфтәргә ябыштым. 11 нче классны бетергәч, Казанга китеп, югары уку йортына керү максатын куйдым. Ләкин Лилиянең мыскыллы көлүе мине гомер буе озата барды. Клубка чыгуымны туктаттым, Лилияне күрсәм, икенче якка борылып китә торган булдым. Өй эшләреннән бушаган арада алгебра, геометрия китапларына кадалып утырдым. Ничек итсәм иттем, мәктәпне тәмамлауга Казанга китеп, документларны Авыл хуҗалыгы институтына илтеп тапшырдым. Тырышлыгым бушка китмәде, бернинди ярдәмсез вузга укырга керү бәхетенә ирештем.
Студент еллары күз ачып йомганчы узып та китте. Институттан соң Татарстан районнарының берсенә эшкә урнаштым, булачак хатыным белән таныштым. Ярты ел очрашып йөргәч, өйләндем. Абый да Чаллыга китеп төпләнде, гаилә корды. Әти вафат булгач, әнине үз яныбызга алдык.
Авылга еш кайтып йөрмәдем мин. Эш, гаилә мәшәкатьләре белән гомер уза торды. Сыйныфташлар белән очрашуларга кайтырга да вакыт таба алмадым. Ләкин быелгы очрашуга кайтасым, классташларымны күрәсем килде никтер. Хәтта спонсор булырга теләк белдердем. Мәҗлес авылның ашханәсендә узды. Казаннан артистлар чакырдык. Ничә еллардан соң үзем белән бергә укыган егет-кызларны күрдем. Барыбыз да үзгәреп беткәнбез, олыгая башлаганбыз. Бик күңелле узды очрашу, сөйләшер сүзләр бетмәде. Яшь чаклардагы шикелле рәхәтләнеп биедек, җырладык.
Очрашуга кайчандыр минем мәхәббәтемне кире каккан Лилиякәй дә килгән иде. Элеккеге чибәрлегеннән эзләр дә калмаган: битен җыерчыклар сырлаган, нечкә билен май баскан. Радикка кияүгә чыгып ике ел торгач аерылган ул. Икенче тапкыр кияүгә чыгып караган, ләкин уңмаган. Бүгенге көндә өченче ир белән яшәп ята, өч баласы бар.
Лилия кич буе миңа күзләрен алмыйча карап утырды. Үзе килеп парлы биюгә чакырды. Әллә алкоголь башына киткән иде, мине кысып кочаклады, колагыма: «Их, Гомәр, яшь чакта син бит мине ярата идең, мин синнән көлеп йөредем, сиңа «Сантый» кушаматы тактым. Их, бигрәк үкенечле булды язмышлар», – диеп сөйләнде. Мин исә сер бирмәскә тырыштым. Бу сүзләрне ишетү миңа авыр булды. «Ярар инде, Лилия, нишлисең бит, тормышта төрле хәлләр була», – дип, көлеп җавап бирдем.
Бүгенге көндә Лилия минем телефонга мәхәббәт шигырьләре, открыткалар җибәреп ята. Кызык инде бу кызлар, егетләрнең хисләрен бер минутта җимерәләр дә, ахырын уйламыйлар. Минем тарих башка кызларга бер үрнәк булыр, исемемне үзгәртеп язып чыксагыз, шат булыр идем.
Фәгыйлә ШАКИРОВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
???
0
0
1
0
Молодец! Уч итеп, тырышып кеше булган. Кемдер уч итеп эчэргэ сабышып, юлдан язык иде
0
0
1
0
Барлык кызларны да бер калыпка салмагыз әле. Егетләрнең кузләре шундый җилбәзәк кызларга төшә дә, аннан соң барлык кызларны гаепли башлыйлар. Шәhәрдән кайткан кызны озатмаса, авылда уңган, акыллы кызлар беткәндер. Озаткан егеткә сантый дип әйтерлек кыз бик төпле тугел икәне билгеле инде. Дөрес, кызларның да сайлау хокукы бар. Тик акыллы кыз моны мөмкин кадәр упкәләтмичәрәк эшли
0
0