Логотип
Күңелеңә җыйма

​Ялтыравыклы ботинкалар

Зәкия Хафиз кызы Туишева 1919 елның 29 декабрендә Самара өлкәсе Челновершин районы Заһит (Загиткино) авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. 1924—1925 елларда әтиләре Норлат районына күчкән. 
Зәкия туташ мәктәпне тәмамлагач, Казанга барып, башта ФЗөда, аннан, 1938 елны театр сәнгате училищесында укып, артистлык белеме ала. Укуын тәмамлагач, аны академия театрына билгелиләр, тик сөенеп сәхнәгә чыгу насыйп булмый — шәфкать туташлары әзерли  торган курсларны тәмамлап, 1942 елда үзе теләп фронтка китә һәм башта алгы сызыкта, ягъни полк санчастенда, аннан, 1944 елның башыннан медсанбатта хирургия взводында шәфкать туташы вазифасын башкара. Сугыш беткәнчегә чаклы фронтта була. «Кызыл Йолдыз» һәм II дәрәҗә Бөек 
Ватан сугышы орденнары һәм «За боевые заслуги», «За победу над Германией», «За освобождение Праги» медальләре белән бүләкләнә.Демобилизациядән соң Казанның күчмә театрында (хәзер ул К. Тинчурин исемен йөртә), Мамадыш театрында, ә инде 1951 елда әлмәт театрына килеп, 1966 елга чаклы — актриса, 1967 елдан лаеклы ялга киткәнче, ягъни 1975 елга кадәр театрның режиссеры булып эшли. 


Режиссер хезмәтенә керешкәнче, алты ай дәвамында Мәскәүнең Гоголь һәм Маяковский исемендәге театрларында дәресләр алып белемен күтәрә.
1977 елдан 1989 елга чаклы, театр сәнгатен сөюче үзешчәннәр дөньясында кайнап, шул вакыт эчендә дистәләгән спектакльләр куя. җәмәгатьчелек аларны ихластан хуплый, коллективка «Халык театры» дигән мактаулы исем бирелә.  ә 1990 елны Зәкия Туишева әлмәт театрының баш режиссеры итеп билгеләнә, 1995 елга чаклы театрда уңышлы һәм игелекле эш алып бара.

«Татарстанның халык артисты» һәм «әлмәт шәһәре һәм районының почетлы гражданы» дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Ялга чыккач истәлекләр язу белән шөгыльләнә.


 
(Бер туташ хатирәсе)

«Томанный килгән!» Сихри көчкә ия шушы ике бөртек сүз авылның барлык ыбыр-чыбырларын җилкендерә, тамактан калдыра. Авылга тавышсыз кино — «томанный» килү шатлыгына бакыр биш тиен табу хәсрәте дә өстәлә. Аны әти яки әнидән сорарга кирәк. Кәефләре кырылмаган чагын каравыллыйсың. әгәр тырышуларың бушка китмәсә, биш тиенеңне учыңа йомарлап, җиде кат күккә күтәрелгәндәй буласың. 

Бусы — бер бәйрәм, ә икенчесе базарга бару була иде. Моның өчен бер тиен дә кирәк түгел: андагы хәйран-тамашаны көне буе карап йөрсәң дә, сине куучы юк. Дөрес, базар көнен «томанный» белән чагыштырып булмый, шулай да кызык, барыбер бәйрәм кебек. Төрле авыллардан киенгән-ясанган  апа-абыйлар базарга агыла. Киртәләргә бәйләп куйган маллар тирәсендә  сатучылар, шап-шоп кул сугулар, мактау-яманлаулар өзлексез яңгырап тора. Озын-озын эскәмияләр өстенә ниләр генә тезелми… Тотуга уалып китә торган муенсалар, төрле рәсемнәр төшереп ясалган калай брошкалар, йөзек-беләзекләр, алкалар, таш сыбызгы, быргылар, кубызлар, түгәрәкләп катырган сагызлар. Шунда ук өеп-өеп куелган чабаталар — бар да сатыла.

Базар көне гармунсыз үтми. Гармунчылар икәү, өчәү, кай арада дүртәү дә булалар, сүз куешыптыр инде, бер үк көйне бергә уйныйлар. Әй җыела халык алар тирәсенә! Әби-апалар, яулык почмагы белән авызларын каплап, бер читтәрәк сокланып тыңлап торалар, ә бабайлар, абый кешеләр, гармунчыларны түгәрәкләп сырып алалар да, уенчыларның уенына шаккатып, тел шартлаталар, ара-тирә: «Һай, рәхмәт төшкерләре!», — дип куялар. Ә малай-шалай әлеге түгәрәкнең эченә үк кереп, зурлар аягы астына — җиргә тезелеп утыралар, кызлар исә әниләре янында. Гөрли базар! Саталар, алалар — мәйханә киләләр. Иртүк чәй эчкәч тә май, йомырка, йон сатарга баручы әниләре артыннан яки аларның итәкләренә ябышып тырт-тырт бала-чага базар күрергә чаба.

Менә шундый базар көннәренең берсендә күршеләре Зәмзәмия апасына ияреп килгән Галимә базар кибетендә һуштан язарлык ботинкалар күрде. Күрде дә авызын ачып шаккатып калды. Өр-яңалар, чем-каралар, ялтырап торалар… Өстәге киштәгә тезелгәннәр. Саргылт олтаннарына җиз кадаклар кадакланган. Шундый матурлар. Тегүче Минҗиһан апасының кызы Нәсимәнең дә шундый ботинкалары бар. Ул шуларны киеп, тыкрык буйлап мактанып әрле-бирле йөргәндә, Галимә эченнән генә: «Әй, минем дә шундый ботинкаларым булса икән!..» — дип кызыга, Нәсимәнең эзенә ялгышмыйча басарга тырыша, янәсе, эзенә басып йөрсәң, ботинкалы буласың…

Базарда алар бер киштә — сатып ал да киеп кит… Галимә тораташ сыман катып торуыннан кинәт айнып китте дә, Зәмзәмия апасын да онытып, үзе генә, елга аша, туп-туры өйләренә элдерде. Ишектән керә-керүгә өне-тыны бетеп:
— Әни, базар кибетендә Нәсимәнеке кебек ботинка саталар! Җиде генә тәңкә тора! Әнекәем, алыйк инде, ал инде, әнкәй! — дип, мөлдерәгән күзләрен әнисенә төбәп, тынып калды. Әнисе Бәдерниса апа, яулыгы өстеннән тагын бер яулык белән башын кысып бәйләгән дә, тирән уйга чумып, нидер ямап утыра иде. Галимәнең кинәт кенә йөгереп керүеннән сискәнеп китте. Бердәнбер баласының гозерен аңлады, ләкин сүз табалмый аптырап калды. Күпмедер вакыттан сабырлык белән генә сүз башлады:
— Булыр, бәбкәем, бар да булыр, тик хәзергә әз генә түзәргә туры килә шул. Менә, Алла боерса, ныклап савыгырмын да күп эшләрмен — бозау алырбыз. Ул бик тиз үсеп җитәр, сыер булыр. Һәр көнне бер чиләктән артык сөт бирер, каймагыннан май атлап, синең белән атна саен базарга сатарга чыгарбыз. Акчабыз булыр, мәктәпкә кергәндә аягыңда өр-яңа ботинкалар ялтырап торыр, өстеңдә — яңа күлмәк… Хәзергә сабыр итик, балам, яме! әтиең исән булса, хәзер алыр иде дә бит, бернишләп тә булмый — бигрәк иртә, яшьләй дөнья куйды шул…
Баласын юатты, иркәләде, тынычландырды. Галимә бераз тынычланса да, ялтыравыклы, җиз кадаклы ботинкалар күз алдыннан китмәде. Йоклаганда төшенә кереп аптыраттылар.

Кояшлы көннәрдә Галимә лапас түбәсенә үрмәләп менә дә еракка сузылган олы юлга карап утырырга ярата иде. Менә бүген шунда утырганда, миен үрсәләндереп, кинәт кенә башына бер уй килде: әгәр дә мәгәр, базардан кайтучы берәрсе ялгыш кына акча төшереп калдырса, ул җиде тәңкә булса… Бүтәне — артыгы — бер тиен дә кирәкми, төп-төгәл җиде сум гына! Ул хәтта лапас түбәсендә икәнен онытып, җәһәт кенә торып басты. Басуы булды, түбәне чак-чак кына каплап торган иске салам умырылып үзе белән Галимәне дә лапас эченә өстерәде. Ярый әле лапасның чормасы  — үткән елдан калган печән, себеркеләр, көлтә кисәкләре  өстенә туры килде.

Шаккатыргыч уйлар башын әйләндергәндә егылып төшү рәхәт түгел түгелен, шулай да имгәнмәгәч, курку бик тиз үтеп китте. Ул хәтта сузылып ятып чыркылдап көлеп тә җибәрде һәм аны бары төгәл җиде тәңкә табу уе яңадан биләп алды. Эх, булмас шул! Ә нигә булмасын ди? Әнә теге көнне күл буеннан дүрт бакыр акча тапкан иде бит, икесе берәр тиенлек, берсе өч, берсе биш тиен иде… Ул бит әле олы юлда түгел, күл буенда гына иде. Чорма бас­кычыннан очып төшкәндәй төште дә бакча артыннан гына олы юлга чапты. Тугызимән чокырына кадәр йөгерде. Ләкин, ни кызганыч, юлаучылар бер тиен акча да төшереп калдырмаганнар иде. Бәлки, иртәгә кем дә булса төшереп калдырыр… Бүтән барырга кирәкми. Авыл да ерак калган кебек, әзрәк шүрләтә дә…

Ашагач, базар кибетенә китте Галимә. Ботинкалар элеккечә киштәдә тезелеп торалар. Ул көненә ике тапкыр: иртән һәм кичен ботинкаларны барлап чыга торган булды, үтеп киткән атлы, җәяүлеләр артыннан ияреп барып «бәхет» акчасын эзләп арыгач, читән буена утырып, үткән-сүткәнне ярыктан күзәтә. Ә акча төшеп калмый гына бит!

Өченче көнне иртән кибеткә чыкса… Ике генә пар ботинка калган. Һай ул көн!.. Тырышып та акча эзләде соң Галимә ул көнне. Олы юл урманга кереп киткән урынга чаклы барды, тик юк шул, юк! Галимәнең тамактан калып, өзелеп-өзелеп ботинка киясе килгәнен белмиләр микәнни? Өмете тәмам өзелеп, авылга таба борылганда гына урман ягыннан ат тоягы тавышлары ишетелде, әйе шул, әнә пош­кырды да. Галимәнең йөрәге атылып чыгарга җитешеп тибә башлады, ул тиз генә юл буендагы куаклар артына посты. Әнә тарантаска җигелгән алмачуар ат салмак кына юыртып килә. Йокымсырап, кыегаебрак утырган атлы узып киткәч, Галимә тирә-ягына каранды да юлдан күзен алмый, ат артыннан йөгерә башлады. Озак йөгерде. Арыгач, тарантас артына ябышып барды, аннан хәле бетеп, кулларын ычкындырды да, юл тузанына егылып, йөзе белән капланып елады. Тарантас хуҗасы аны күрмәде. Ыңгырашып барып төшүен дә ишетмәде.

Кичкә таба кибеткә барса, киштә бөтенләй бушап калган. Ботинкалар беткән…
Галимә еламады, нишләптер хәле генә бетте.

Ул өйгә кайтып җиткәндә көтү кайткан, дус-ишләре урам тутырып, чырый-чырый килеп, уйнап йөриләр иде, Галимәнең аларга кушылырга теләге дә, хәле дә юк иде шул.

Әнисе аны ишектән үк:
— Көннәр буена кайларда йөрисең син, балакаем? Күрче, пычранып беткәнсең! Ни булды сиңа бу көннәрдә, бала? үзеңне этләр талавы бар лабаса! — дип, аптырап каршы алды.

Галимә җавап бирмәде. Кичке аштан соң йокларга яттылар. Бәдерниса апа бердәнберенең күңелен аңлый — бала һаман  шул  ботинкаларны  оныта  алмый.  «Бәбкәем ми­нем», — дия-дия, Галимәне куенына сыендырды, ә бала, шуны гына көткәндәй, сулкылдап елап җибәрде. Озак елады ул. Аннан сулкылдавы сирәгәя барып, ниһаять, бөтенләй туктады, йокыга талды. Бәдерниса апа кызчыгын кочаклаган көйгә йоклый алмый күз яшьләрен коеп ятканда Галимә инде татлы төшләр дөньясына чумган иде. Имеш, төшендә олы юлда очраткан алмачуар ат Галимәнеке икән: ул тарантаста, аягында  юка оек белән ялтыравыклы ботинкалар. Өстенә ак итәк һәм ак пиджак, аның астыннан нәзек кенә кызыл ефәк кофта кигән, пиджагының сул ягындагы, күкрәк турысындагы кечкенә кесәсеннән ап-ак челтәрле кулъяулыкның очы гына чыгып, күренеп тора, имеш… Чәче киселгән, яннан кәкре марҗа тарагы белән кыстырып куелган — бөтен кыяфәте, килбәте белән районнан килеп йөри торган иптәш Борһановага охшаган да куйган. Бәлки, әле аңардан да өстенрәктер, имеш, Галимә бик тә укымышлы икән…

Менә укымышлы Галимә алмачуарның адымы тактына әкрен генә нидер көйләп бара, имеш, үзе искиткеч мәһабәт кыяфәттә икән. Менә ул кыштырдау ишетеп, борылып караса, теге яланаяклы Галимәнең тарантас артыннан килгәнен күреп, атын туктата да:
— Балакай, кая барасың? Берәр әйбереңне югалттыңмы әллә? — дип сорый, имеш. Кечкенә Галимә бу ягымлы сүзләрдән эреп елый башлый, кайгысын бәйнә-бәйнә сөйли, имеш. Шуннан әлеге укымышлы Галимә бу кечкенәне үз янына тарантаска утыртып алып китә. Туп-туры базар кибете янына килеп туктыйлар. Ә ботинкалар юк, беткән. Укымышлы Галимә бик үтенеп сорагач, кибетче тоттырды дигәндә генә… Кинәт сискәнеп уянып урыныннан торып утырды Галимә. Төш кенә икән! Инде таң атып килә — яңа көн туа!
Галимә әлеге төшне ашыкмыйча, һәрбер күренешне яңадан күргәндәй, күз алдыннан уздырды. Саклык белән генә әнисен уятырга кереште. Бәдерниса апа йоклап кына киткән иде.

— Әнием, мин үсеп, укымышлы кеше булгач, тарантаска утырып барганда, ботинкалар киясе килгән әтисез берәр кыз тапсын иде дип, җиде тәңкә акча төшереп калдырырмын әле, яме, — диде.
Еламыйча, бик җитди төстә әйтте ул бу сүзләрне әнисенә.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар