Ялгыз дус кызларны бусагадан да уздырырга ярамый!

Бер укучыгызның «Ирем дус кызым белән йөри бугай» дигән хатын укыгач, бөтен язмышым күз алдымнан үтте. Тагын барысы да искә төште. Миңа шундый таныш, үз башымнан узган хәл бу.
Гөлия белән без дә бер класста укыдык. (Исемен дә үзгәртмичә язам, таныса да исем китми.) Бу хатын язганча, беренче класттан башлап мәктәпне тәмамлаганчы без дә бер парта артында утырдык. Әти-әниләр гаилә дуслары иделәр, бөтен бәйрәмнәрне бергә уздырдык. Гөлия белән еш кына бер-беребездә куна кала идек. Тышкы кыяфәт белән дә без бер-беребезгә бик охшаган, шуңа күрә еш кына: «Сез туганнар түгелме?» – дип сорыйлар иде. Әмма мин аны гел үземнән чибәррәк дип саный идем. Без бергә булганда, егетләр миңа түгел, күбрәк аңа игътибар итәләр иде. Хәзер аңлыйм инде, эш чибәрлектә генә булмаган, ул егетләрне ничек үзенә каратасын белгән. Моны белеп, махсус эшләгәнме, юкмы, анысын әйтә алмыйм.
Мәктәпне тәмамлагач, мин югары уку йортына укырга кердем, ә ул: «Укудан туйдым, миңа тизрәк булсын, шәфкать туташына гына укыйм», – диде. Тик безнең юллар барыбер аерылмады. Атнага бер булса да очраша идек. Бер-беребезнең дусларын да белешә идек.
Ирек белән без стройотрядта таныштык. Әгәр ул вакыт Гөлия безнең белән булса, ул Ирекне барыбер үзенә каратыр, миңа бирмәс иде. Моны хәзер уйлыйм. Чөнки көзен аларны таныштыруга ул миңа: «Шундый шәп егетне эләктергәнсең, мин дә мондый егеттән баш тартмас идем», – диде. Димәк, ул Иреккә шул вакыт ул күз төшергән булган. Ә мин, җүләр, боларның берсенә дә игътибар итмәгәнмен.
Ирек белән без шул елны Яңа ел бәйрәмендә инде өйләнештек. Гөлия туйда, әлбәттә, бар иде. Бер тәнәфескә чыккач, минем фатаны ябынып, Ирек белән фотога да төште әле ул. «Без икәү ничек күренәбез икән?» – дигән булып. Бөтенебез аны мәзәккә санап, көлдек тә көлдек.
Дус булгач, ул безгә, әлбәттә, гел кунакка килеп йөри иде. Куна калган чаклары да байтак булды. Ирем алдында аның бик кыска халаттан йөрүе күңелемә ошап бетми иде, әлбәттә. Һәрвакыт үзенекен алып килеп киеп йөри иде. Ачылып та китә, халат аслары да матур гына күренеп куя... Ә эчке киемгә ул беркайчан да акча жәлләмәде – гел иң яхшысын, матурын, челтәрлесен алды. «Ирек алдында мондый кыскадан йөрмә инде», – дип әйтә алмадым шул...
Ә без ул чакта йорт төзибез, һәр тиенебез исәптә. Кая ул миңа аныкы кебек матур эчке киемнәр алу? Яшермим, халатына да бик кызыга идем, «Ирек янында шулай йөрергә иде», – дип. Ир-атның матурлыкка кызыгуын барыбыз да белә анысы.
Мин бик озак балага уза алмадым. Алты ел көттем! Ул чакта ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Анысы башка тарих әле аның. Читкә китеп, анысын сөйләмим. Ниһаять, әни буласымны белдем! Шулай туры килде, бу хакта Иректән дә алда Гөлиягә әйттем. Шатлыгыңны якын дус кызың белән уртаклашу табигый бит инде. Ул да бу яңалыкка сөенде. Һәрхәлдә миңа шулай тоелды. «Сиңа булышам», – дип, безгә дә ешрак килә башлады. Беренче айларны бик авыр кичердем шул: аш-суга бөтенләй якын килә алмадым. Бер исне дә күтәрмәдем. Атнага әллә ничә тапкыр килеп Гөлия ашарга пешереп китә. Ике атнага сохранениега салып тордылар – ул чакта да Гөлия безгә барып иремә ашарга пешереп йөрде. Мин аңа бик рәхмәтле идем. Ирек үзе хәтта йомырка да кызыдыра белми. Күңелемнән шуңа күрә Гөлиягә бик рәхмәтле идем. Ирем ач түгел бит, янәсе!
Мин үзем бөтенләй эчмим. Ә Гөлия кызыл вино ачып, шуны аз-аз гына эчеп, озак итеп кич утырырга ярата иде. Бәби көткәндә минем өчен ул тема билгеле инде бөтенләй ябылды. Өстәвенә, кичкә бөтенләй арасың – тизрәк урынга барып авасы килә.
Авырым җиде айлык иде ул чакта. Без инде ике катлы яңа өебезгә күченгән идек. Мин ул көнне тәрәзәләр юдым, бик ардым. Гөлиянең алдан әйтмичә генә килеп керүенә куандым да әле. «Кичкә ашка берәр нәрсә пешер инде, зинһар», – дим. Ул: «Ирек ярата», – дип балыкка тотынды. Үзе белән тагын вино да алып килгән. «Бер пациент калдырды, бик яхшыга охшаган, Ирек белән тәмләп карарбыз», – ди.
Ашагач-эчкәч, бераз сөйләшеп утырдык та: «Ята торам әле, ардым», – дип йокы бүлмәбезгә кереп киттем. Гөлия белән Ирек табын янында калдылар. «Безнең әле ярты шешә башламаган, иреңне югалтма», – дип көлде Гөлия. «Ярар», – дип тыныч кына кереп яттым. Соңгы вакыт болай икәү утырып калулары беренче тапкыр гына түгел иде инде. Бер дә шикләнмәдем шул.
Уянганда төнге сәгать бер иде. Телефонымны алып карадым, шуңа яхшы хәтерлим. Ирекнең урыны буш. Бөтенләй ятмаган да, юрганы мин куйганча – җәелмәгән. Әкерен генә торып чыктым. «Һаман утыралармы икәнни?» – дим. Кухняда ут сүнгән. Өй тып-тын. Башта аптырап калдым. Аннан өске каттан тавыш килгәндәй булды – кемдер тыелып кына көлә. Кем булсын, Гөлия инде! Аңың бездә үз бүлмәсе бар иде – килгән саен шунда куна. Әкерен генә басып өскә мендем. Хәтта бүлмә ишеген дә япмаганнар! Утны да сүндермәгәннәр! Иң кызган чаклары иде – минем карап торганны сизүче булмады.
Бүлдермәдем...
Мин ул төнне керфеккә-керфек какмадым. Төне буе: «Нишләргә? Алга таба ничек яшәргә?» – дигән сорауга җавап эзләдем. Иртән иремне эшкә озатырга тормадым, хәлем юк, дидем. Ишетеп яттым, алар Гөлия белән икәү чыгып киттеләр. Аннан тордым да, мин дә әйберләремне җыйдым. Иреккә озын гына хат язып өстәлгә куйдым да, мин дә бөтенләйгә дип йортыбыздан чыгып киттем. Кинодагы кебек. «Мине эзләмә», – дидем. Ул эзләмәде дә. Теләмәгәндер, теләсә, табар иде.
Улымны ялгыз үстерәм. Әтисенең аны бер тапкыр да күргәне юк! Алиментка биргән идем, анысын түли. Ничек үз баласына бер күз төшерергә теләми, аңламыйм.
Гөлия белән алар, әлбәттә, бергә булмадылар. Шул көннән соң Гөлиянең дә минем белән аралашканы юк – Ирек минем белгәнне әйткәндер. Мин үзем аның белән аңлашмадым. Кирәк дип санамадым. Гомер буе әйтәсе сүзләрне күңелдә йөреткәнче бер очрашып битенә бәреп әйтәсе булган да бит... Бу хәлдән соң безнең әти-әниләр дә аралашмыйлар. Гөлиянең кияүгә чыкканын, ике бала үстергәнен беләм. Ире җитәкче урында эшли, бик иркен яшиләр, Гөлиянең сүзеннән чыкмый диләр. Андыйлар ирне кулда тота белә инде.
Мин бу очракта үземне күбрәк гаепле саныйм. Үз кулларым белән иремне аңа бирдем. Бусагадан да уздырасы булмаган да бит...
Менә бу хатны язучы хатын да минем ялгышны кабатлап маташа. Дус кызының иренә күз төшерүе ярылып ята, ә ул һаман да «бугай» ди. Бусагаңнан үткәрмә син аны, кызганма. Киңәшемне тыңла. Синең үзеңне берәү дә кызганырга җыенмый әнә.
Зөһрә булам мин. Казан.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
20 май 2022 - 17:55Без имениОч Кон гомерен калса да, сонгы коненне никахта уткэр,сойлэмэ серлэренне, балалар тарафыннан хормэт юк, они эгоисты, жил янгыр тидерми устергэнсез бит инде, Каждая женщина рожает детей для себя, пусть сами и воспитывают . Бэхеттэ шатлыкта муллыкта яшэргэ язсын🤲🤲🤲🤲🤲Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
20 май 2022 - 19:41Без имениМинемчэ, тэрбядэн дэ тора мондый хэллэр. Кайбер кеше, эллэ нинди атказанган булса да, гаилэсенэ, баласына тиешле ихтибар бирми, бу купчелек шунын нэтижэсе дип тэ уйлыйм...«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
-
20 май 2022 - 19:55Без имениЭгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.