Логотип
Шәхес

Яланаяк кичәм Сөнне...

Роберт абый Миңнуллин белән шактый аралашырга туры килде. Бердән, якташлар: икебез дә Сөннән.

Роберт абый Миңнуллин белән шактый аралашырга туры килде. Бердән, якташлар: икебез дә Сөннән.

«Эльмира!

Син дә Сөн буйларыннан,

Мин дә Сөн буйларыннан.

Сөн буйлары һич кенә дә

Китми бит уйларымнан.

Синең дә шулаймы? 06.07.99» дип язып, «Уфа-Казан юллары» китабын бүләк иткән иде. Икенчедән, Роберт абый «Яшь ленинчы»-«Сабантуй»ның редакторы булып эшләгәндә, мин «Ялкын» журналы редакторы идем. Балалар матбугатында эшләү еллары да якынайтты шулай: еш күрешә, сөйләшә, киңәшләшә идек. Истәлекләр бик күп... Шуларның берсен, Роберт Миңнуллинның 2008 елда Актанышта узган юбилеен искә төшерәм. Шигъри Сабантуй булып узган иде ул. Шуннан кайткач, илһамланып язган идем... Игътибарыгызга шул язманы тәкъдим итәм.

Әгәр кулымнан килсә, әдәбият сөюче, шигырь яратучыларны мин Актанышка яраткан шагыйребез Роберт Миңнуллинның 60 еллык юбилеена багышланган шигъри Сабантуйга алып китәр идем.

Балаларга язган шигырьләре өчен Җәлил, Андерсен, Алиш бүләкләренә лаек булган, Г. Тукай премиясен алган, халык шагыйре дигән дәрәҗәле исемгә ирешкән Роберт Миңнуллин барыбызга да үз, якын шагыйрь абый ул. Без аны күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе буларак та, халык депутаты итеп тә беләбез. «Сабантуй» газетасында баш мөхәррир булып эшләгән чакларын да хәтерлибез... Әмма ул безнең өчен, беренче чиратта, әлбәттә, шагыйрь! Ипле-җайлы, бераз шаян, бераз төртмә телле, ихлас һәм гади... Әнә, үзе дә! Агыйдел буендагы яшел мәйданда ике куллап кунаклары белән күрешеп йөри. Ә кунаклар бихисап! Авылдашларын әйтеп тә тормыйм инде. Казаннан бер автобус язучы, шагыйрь дуслары кайткан. Уфадан каләмдәшләре килгән. Күрше Мөслим, Сарманнар да бар. Хәтта ерак Австралиядән Казанга кайтып төшкән милләттәшләребез бу гаҗәеп Сабантуйны, бу гүзәл якларны күрергә ашкынган. Мәйдан гөрли, мәйдан җырлый. Чү, тукта!.. Ә ни өчен Актаныш? Без бит аның Башкортстанда, Илеш районы Шәммәт авылында туганын беләбез. Хәер, Роберт абыйның шигырь юлларын китерсәм, үзегез дә аңларсыз.

 

Яланаяк кичәм Сөнне

Көтәләрдер Илештә.

Тик мин инде туган җирдә

Актанышта килеш тә...

 

Актаныш юллар чатында, Уфа–Казан юлында. Монда Агыйдел, монда Сөн. Шагыйрьнең Шәммәте дә әллә кайда түгел: Сөн аша гына чыгасы да...

Күңелдә Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар берсен-берсе алыштыра.

 

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

Сөн суында юган иң элек...

 

* * *

 

Ничек җырламасын бишек,

Сөн талларыннан үр дә!

Талбишектә үстем мин дә

Сизелмимени бер дә?!

 

Агыйдел буендагы хәтфә болында тайлар уйнаклый. Җигүле атларга утырып, шагыйрьләр мәйдан әйләнә. Шигъри Сабантуй әләмен күтәрергә... бәйрәмнең «гаеплесе» Роберт абый Миңнуллин чыга. Ямь-яшел таулар тезмәсе, якын-тирә авыллар Әҗәкүл, Ирмәш, Уразай, Куян, Актанышлар (бәлки, Шәммәт тә!), тынып, шигырь тыңлый. Һәр мизгел, һәр күренеш, матур сурәт булып, күңелдә рәсемгә төшә бара. Шагыйрьгә, олылап, яшь тай бүләк итәләр. Актанышның Почетлы гражданины исемен бирәләр. Җанны иркәләп, җырлары яңгырый.

 

Яратырга килдек без бу җиргә,

Яратмаган йөрәк яналмый...

Сәйлән кебек кечкенә кызлар, Роберт Миңнуллин китапларын тотып, шагыйрь абыйларына автограф алырга йөгерә...

 

Сәхнәдә Фән Вәлиәхмәтов:

 

Кайтсам әгәр авылыма,

Чыксам әгәр болыннарга,

Әрем исе, әрем тәме

Элек йөргән урыннарда...

 

Ул да якташ. Сөннең башланган урыны Шаран районыннан. Ә менә Илгиз Закиров күрше авыл егете генә! Ул Аештан. Берсе шигырь яза, икенчесе көй чыгара. Һәм шулай ничәмә-ничә уртак җыр туа! «Әнкәмнең догалары», «Җырлыйм туган якта», «Соңдыр шул, соңдыр», «Исән-сау бул, әни!»... Менә аларның тагын бер җыры:

 

Ничек ташлап китим,

Ничек ялгыз итим

Сөн буенда үскән талларны?..

 

Йөрәк җилкенеп китә. Айдар Галимов! Мәйдан дәррәү күтәреп ала:

 

Җырлыйм туган якта,

Җырлыйм Сезнең хакта

Каеннарым белән бергәләп...

 

Йә, әйтегез, шагыйрь өчен шуннан да зур бәхет булырмы?! Шигырьләрен яраталар. Укыйлар. Яттан беләләр. Үзләренеке итеп сөйлиләр һәм җырлыйлар.

Күктә ай калыкты, йолдызлар кабынды Агыйдел буенда Роберт Миңнуллин хөрмәтенә шигъри Сабантуй гөрләде.

...Икенче көнне инде кунакларны шагыйрьнең Шәммәте көтә иде. Актаныштан Аешка кул сузымы ара гына. Ә Аеш белән Шәммәтне Сөн генә бүлеп тора.

Ал чәчәкләр, ромашкалар өзә-өзә, әремле, үги ана яфраклы болыннан ялантәпи Сөнгә төшәбез. Балан, шомыртлар, таллар, өянкеләр... Аръякта Иш тавы. Шәммәт өйләре. Анда талбишекле туган нигез. Анда – шагыйрьнең әнкәсе Гөлҗәүһәр апа. Анда сеңел, энекәшләр. Көтәләр.

 

Тездән генә калган Сөннең суы

Якынайган инде таныш яр да...

 

Хыялымда Роберт абыйны малай чагына кайтарып, чалбар балакларын тезгә кадәр күтәртеп, Сөннең теге ягына чыгарам. Үзебезне дә аңа ияртәм. Юк шул! Яр буенда җигүле атлар көтә безне! Үлән түшәлгән арбага тезелешеп утырып, Сөнне кичеп, утырмага китәбез.

Роберт абый, эчтән бераз дулкынланып, елмая. Ни кичергәнен, ни уйлаганын болай да күреп торабыз. Һәм аның менә бу шигырен күңелдә яңартабыз.

 

Дусларымны алып кайттым, Әнкәй!

Күрсеннәр дип туган ягымны.

Безнең якны яратырлар алар:

Туган ягым якты, ягымлы.

Алар тышта әле. Кыенсынып

Торалардыр безгә керергә.

Чакыр әле өйгә! Кайтты алар

Туган җирне, сине күрергә.

 

...Офыкка ук тиеп торган басуларын, сылу каеннарын да күрдек, чишмәләреннән су да эчтек, түбәсеннән тагын тирә-юньдәге унҗиде авыл күренеп торырлык тау башына да мендек Шәммәтнең. Шигъри сәяхәт инде тәмам. Ә безнең китәсе килми..

 

* * *

Роберт абый рухына дога булып барсын бу истәлекләр.

 

 

Теги: Роберт Миңнуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ...??? Аллахы тэгалэне пэрдэсез курергэ насыйп булсын ярабби... Яшльлектэн кунелемдэ уелып калган « Яралы жан, жанлы яра.. Жанын булса, янмый кара...» Кунеллэрне мэнгегэ яралап китте Роберт эфэнде...???

    Хәзер укыйлар