Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм

Без гаиләдә өч бертуган кыз үстек. Олы бала булгач, әти-әни эшне дә миңа күбрәк өя иде. Кухняда ашарга пешерү, иртәнге 4 тә торып сыер саву, малларны көтүгә куу минем җилкәдә булды. Әти – урыннары оҗмахта булсын – бик коры кеше иде. Өстәл артында дәрес карауны да җитди нәрсәгә санамады. Минем өстәл янында утыруымны күргәч, әти: «Китап корты булып утырма, бар, тирес түк! Әхтәм кызы иртә таңнан бакчада кайнаша, син аксөяк булып утырасың!» – дип җикеренә башлый иде. Идән юып, утын ташып, дәресләрем дә каралмый кала. Иртә белән генә китапларымны букчама тутырып, мәктәпкә чабам. Дәрестә укытучылар «икеле» чәпиләр. Шуңа уку дип тә исем китмәде. Укытучылар да күңелне үсендерә белмәде. Такта янына күбрәк укытучы балалары җавап бирә иде. Минем дә хыялым бар иде – врач булу. Ләкин башы тирес түгүдән чыкмаган авыл баласына кайда инде врач булу! Мәктәптә бервакыт сочинение яздырдылар. «Мин врач булам» дип язган идем. Укытучы безнең язмаларны такта янында кычкырып укыды. Минекен укыганда бөтен класс кычкырып көлгән иде. Мин оятымнан кып-кызыл булдым, күземнән яшьләр тәгәрәде.
Гаиләдә әти миңа карата гына коры иде. Кечкенә сеңлем бик иркә булып үсте. Минем кебек бил бөкмәде. Әти-әни аны барысыннан да күбрәк ярата иде. Дәрес караганда да сүз әйтмәделәр. Мәктәпне тәмамлагач, Казан медицина институтына укырга керде, врач булды. Уртанчы сеңлем, бик иртә кияүгә чыгып, Чиләбе якларына китеп барды.
Мин мәктәптән соң авылда сыер саварга калдым. Шунда бер ел эшләгәч, тракторчы егеткә кияүгә чыктым. Картайган әти-әнине без тәрбияләдек. Гомер узды, тормыш үзгәрмәде. Кайткан кунакларның күңелен күрәм. Башымда яулык, өстемдә кара халат. Хәзер авылда колхоз да юк, сыер фермасы да. Инде миңа 50 яшь тулып килә, авылда әбиләр карыйм. Ике бала үстердек. Авылда эш булмагач, улым шәһәргә китеп барды. Автобус йөртә. Кызым медицина училищесын тәмамлап, район үзәгендә медсестра булып эшли. Минем хыялымны кызым тормышка ашырды.
Кайвакыт йоклый алмый ятканда, узган тормышымны уйлап, йөрәгем өзгәләнә. Төшләремдә үземне ак халаттан врач итеп күрәм. Ләкин Ходай Тәгалә миңа авыл тормышын гына насыйп иткән шул. Рәхмәт тыңлавыгыгзга. Эчемне бушатасым килде бары. Гаеп итмәгез.
Фәгыйлә ШАКИРОВА язып алды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала...
-
14 август 2022 - 12:38Без имениМенә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
-
13 август 2022 - 23:40Без имениИскиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемнеӘткәем
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.