Вакыт үтү белән кайгылар кимеми

2004 елның 19 августы гаиләбезгә җан өшеткеч кара кайгы алып килде: унҗиде яшьлек бәгырь җимешебез — улыбыз Рәмиснең чәчәк кебек гомере өзелде. Йөрәкләребезне бөтен гомеребезгә җитәрлек кайгы сөреме басты, тормыш яме шул алма кебек газизебез белән мәңгелеккә китте, сүнде. Ул бала барыбызның да иң яратканы, иң кадерлесе, иң акыллысы, иң өметлесе, иң-иңе иде.
Күтәреп булмаслык авыр кайгы өстебезгә ишелгән ул көннәрдә без ничек исән калдык икән?! Мөгаен, шәфкатьле, мәрхәмәтле кешеләр: туганнарыбыз, күршеләр, авылдашлар, райондашлар коткаргандыр. Барысына да чиксез рәхмәтлебез!
Вакыт үтү белән кайгылар кимеми, йөрәк яралары тирәнәя, хәсрәт җанны тагын да көйдерә, ачылана гына бара. Бөтен җиһанга кычкырасы килә: “Ни өчен?!” Йөрәгем киселеп-киселеп өзгәләнә, җаным көйри-көйри яна: ни өчен?! Мин газиземне соңгы кабат күрә дә алмадым бит! Иркәли-назлый да, матур битләреннән сыпырып үбә дә алмадым. Авырткан җирләреннән сыйпасам, хәле җиңеләеп киткән булыр иде сабыемның! Артык иркә, артык назлы гөлем иде бит ул минем. Нинди бизмәннәр күтәрә алыр икән бу өзгәләнүләремне?
Һәр кич саен белгәннәремне укып, Ходайдан һәрбарчабызга исәнлек, озын гомер, бәхет-тәүфыйк сорый идем бит, ишетмәде микәнни?
Ишеткәндер, бу бала сиңа артык зур бәхет, дигәндер. Ул балакаемның бер генә килмәгән җире, бер генә булдырмаган эше юк иде шул. Өч ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде. Бер эшне дә аермады газизкәем: идәнен, керен дә юды, өйне дә җыйды, камыр пешерсәм дә янымда булды, балта эшенә дә кулы ятып тора, тимер эшен дә яхшы белә, хәтта җиләккә дә йөри иде. Эштән кайтканда, мин яраткан ромашка, кыңгырау чәчәкләрен, җиләкнең иң эреләрен, кып-кызылларын гына сайлап җыеп кайта да: “Әни, сиңа!” — дип куандыра иде. Ул баланың безне куандырмаган көне булмады. Битемнән үбеп, саубуллашып чыгып китә, битемнән үбеп, тыныч йокы теләп йокларга ята иде. Хәйран гына догалар өйрәнде, гает намазларына мәчеткә йөрде. Ќиргә яшәр өчен килгән иде ул. Аның җан яктылыгы, изге хисләре бөтен кешегә җитәрлек иде. Минем ни әйтәсемне ярты сүздән аңлады. Хәзер дә төшләремә кереп юата, куандыра, гел янымда кебек тоям үзен. Күңелем әллә кайлардан аны эзли.
Кайгы килгән көннәрдә дүрт-биш ай буе бер генә минутка да янымнан кеше өзелмәде. Кызым, балакаем, җитәкләп кенә йөртте, башымнан сыйпап йоклатты. Ә мин көн дә улкаемны көттем: утны сүндермим, урынын җәеп куям, киемнәрен элгечтә тотам...
Озын кышларда, йөрәк януымны басарга теләп, ярты төнгә кадәр урамда йөри идем. Уйлана-уйлана баш мием шартлар дәрәҗәгә җитә, киез итек эчендә аякларым туңып, берни тоймаска әйләнә. Ә мин үзем инде күптән өшеп беткәнмен кебек. “Улым, улым”, — дип сулкылдаучы йөрәк кенә мин. Әнә шулай саташып, газапланып йөргән көннәрдә күңелемә шигъри юллар килде. Күз яшьләреннән генә торган бәет иде бу.
Унҗиде яшь...
Чәчәк кебек чагың.
Матур йөзең, зифа
буй-сының...
Елый-елый сиңа
бәет язам,
Йөрәк әмеренә буйсынып.
Газиз балам, йөрәк парәм
минем,
Рәмис улым, сиңа мин
дәшәм.
Карашыңнан нурлар
тама иде
“Әти!”, “Әни!” диеп
эндәшсәң.
Бишкә генә укый идең,
балам,
Үрнәк иде һәрчак
тәртибең.
Үзәкләрне өзеп
җырлый идең,
Бии идең сәхнә тутырып.
Спортта да гел
алдынгы идең — Катнашмаган чараң
калмаган.
Сабантуйлар гөрләп
тора иде
“Рәмис җиңде!” дигән
аваздан.
Мактау кәгазьләрең,
бүләкләрең
Өелеп калды, балам,
өстәлдә.
Син яшәргә җиргә
килгән идең,
Дөньяга шатлык өстәргә.
Гади генә бала түгел
идең —
Юанычым, өмтем,
киләчәк...
Газиз балам, нигә киттең
соң син,
Нигә шулай булган
күрәчәк?

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
28 июнь 2022 - 11:47Без имениУзегез йомшак булгансыз. Чыгып китяргя иде. Нык телясягез врач булыр идегез. Урында утырып , хыяллар белян яшяргя унайлырак булган курясен сезгя. Атиегез гаепле тугел ,а узегез . А хазер барсы да гаепле сезнен очен. Алай булмай шул. Узегез ялгышкансыз. Шуны анлагыз хям яшягез алга карап. Артка карап, барсында гаепляп тугел.Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
24 июнь 2022 - 20:10Без имениАзаматны ышандырып йорисе тугел иде! Йомшак ирлэр дэ ничектер бэхетле яши бит эле. Кайбер гаилэдэ хатын-кыз эйдэп бара, торле гаилэ бар. Ин мохиме, ир куп эчмэсен, акча тапсын.Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.