Логотип
Күңелеңә җыйма

Улыма үзем кирәк!

 Наил һаман әни малае булып йөри. Эш Наилнең үзендә дә түгел, әнисе Нурия апада иде бугай. Ул аны һәрвакыт үзеннән ерак җибәрмәскә тырышты. Әнисенең бердәнбер куанычы, өмете, бәхете бит ул! 

Наил һаман әни малае булып йөри. Эш Наилнең үзендә дә түгел, әнисе Нурия апада иде бугай. Ул аны һәрвакыт үзеннән ерак җибәрмәскә тырышты. Әнисенең бердәнбер куанычы, өмете, бәхете бит ул! 

 Наилнең әтисе – отставкадагы полковник белән курортта танышканнар иде. Кыска гына курорт романы булды ул. Полковникның үз гаиләсе дә бар иде. Әмма ул «сулга» йөрүне ирлекнең бер көчле сыйфаты дип кабул итә иде булса кирәк, әллә ни күңел газаплары кичереп тормады. Нурия белән очрашуларга да җиңел карады, зур җаваплылык алырга кирәк дип тапмады.  Нурия дә бу ир-атның тормышында яклаучы булырга җыенмаганлыгын аңласа да, очрашуларга каршы түгел иде. 35 яшь тулып килә, мөмкинлекне кулдан ычкындырыр чак түгел! Үзенең бала көтүен белгәч тә, бик сөенде ул. Әлегә яшерен, әмма бик шатлыклы хәбәрен үзенеке генә итте, полковникка бу хәбәрне әйтеп тә тормады. Ул – аның гына баласы, башкаларның аңа хокукы булмаячак! 

Улы тугач, аңа Наил дип исем кушты. Бик яратты, саклады ул аны. Ялгыш егылмасын, берәр җирен авырттырмасын, борчылмасын, күңелсезләнмәсен, башкалардан ким булмасын... Наил менә шулай әнисе кочагында гына үсте. Чөнки әнисенә шулай рәхәт, аңа шулай кулай иде. Әмма беркөнне әни кеше улының инде чыннан да зур үскәнен аңлады. Кичке ашны ашап утырганда Наил тыйнак кына елмаеп: «Әни мин бер кыз белән очрашып йөрим, сине дә аның белән таныштырасым килә», – диде. Нурия апа килеште, әлбәттә, каршы килмәде... Тик ул төнне аның күзенә бөтенләй йокы кермәде. Йөрәге чәнчеде, башы авыртты, тыныч кына йоклап китәргә җан тынычлыгы таба алмады. Аның иң кадерле кисәген ирексезләп тартып алалардыр сыман тоелды анага. Авыр иде аңа, бик авыр...  

...Өстәлдә кыздырылган тавык, телемләп пешерелгән бәрәңге, җиләк-җимеш, балык, яшелчә. Альбина Наилгә сыеныбрак утырган. Ояла бугай. Аның каравы, Нурия апа бернидән дә тартынып тормады. «Әти-әниең кем? Кая эшлиләр? Наилне шәһәрдәге фатиры өчен генә сайламадыңмы?» кебек сорауларны тезеп кенә торды. Альбина каушады, буталып бетте, аннары күзләрендәге яшьләрне сөртә-сөртә ванна бүлмәсенә китте. Наил әнисенә бик ачулы иде. Кызны озатып кайткач та: «Бу сораулар нигә кирәк иде? Әни син нәрсә эшләдең?» – диде. Нурия апаның җавабы әзер иде инде. «Туры килми ул сиңа. Фатир өчен генә кызыга, авылдан шәһәргә килгән кызларга шул гына кирәк!» – диде. Наил Альбинаны якларга тырышып караса да, әнисенең фикерен үзгәртә алмады. Башта берничә көн күңеленнән генә әнисенә ачуланып йөрсә дә, соңрак, әни белми әйтмәс, дигән фикергә килде. Кыскасы, Альбина белән озак очрашмадылар алар, ташлаштылар. Аннан Наил тормышында Иркә, Айгөл, Ирина барлыкка килде. Ләкин бәрәңге һәм кыздырылган тавыклы кичке аштан соң, Наилнең мәхәббәт тарихлары тиз генә йомгакланып куя барды. Әни кеше, әлбәттә, моңа шат иде. Кичләрен улы белән бергәләп китап укып, кино карап уздыру күбрәк ошый иде аңа. Наиле өйдә булганда гына күңеле тыныч шул аның, улының эштән туры өйгә кайтканын ярата иде ул.  Ә беркөнне кичке ашка Наил Оркыя исемле кыз белән кайтты. Усал сораулар, уңайсыз хәлгә куярга тырышулар ничектер җайсыз килеп чыкты бу кичтә. Оркыя бигрәк зирәк кыз, барысына да уңай итеп җавап бирә барды. Аннан, Нурия апаның ай-ваена карамый гына өстәлләр җыярга, табак-савыты юарга да булышты. Башка вакытларда да төрле күчтәнәчләр, сәламнәр җиткереп торды ул егетнең әнисенә. Кызның әнисе белән уртак тел табарга тырышып йөрүе егеткә бик ошый иде. Ул Оркыяга тагын да яратыбрак карый башлады. Ә Нурия апа нишләргә дә белмәде. Наиленең бу бөдрә чәчле кызга өйләнәм, дип кайтып әйтүеннән курыкты. Тыштан белгертмәсә дә, эче ут иде ананың. Ә яшьләрнең үз дөньясы, бер-берсенә үлеп гашыйк иде алар.  

Берсендә Наил белән Оркыя театрга барырга җендылар. Премьера буласы көн иде ул. Билетларны бер ай алдан алып куйдылар. Яшьләрең бар тормышыннан хәбәрдар булган Нурия апаның гына спектакль башланырга ике сәгать кала, йөрәге чәнчи башлады. Урынга ук барып ятты, хәлем авыр, дип, улыннан ашыгыч ярдәм чакырттырды. Билгеле инде, Наилгә өйдә әнисе янында калырга туры килде. Оркыядан гафу үтенде. Кыз башта күңелсезләнеп алса да, аннан үзе Наилне юатырга кереште, әниеңә игътибарлырак бул, дип кисәтергә дә онытмады. Ә үзе спектакльгә әтисе белән барасын әйтте. Кызның әтисе дә спектакльләргә йөрергә ярата икән. 

Яшьләрнең бу сөйләшүен ишеткән Нурия апаның хәле бераздан яхшыра төште. Элеккечә улы белән утырып сөтле чәй эчте алар, аннан бергәләп яраткан тапшыруларын карарга утырдылар. Кинәт ишектә кыңгырау шалтырады. Кунаклар чакырмаганнар иде бит, кем булыр? 

– Наилем, бу без! – дигән тавыш ишетелде ишекнең теге ягыннан. 

Наил ишекне ачты.  

– Спектакльнең беренче бүлеге беткәч тә, әниеңнең хәлен белергә килергә уйладык. Сез авыр хәлдә булганда, безгә тыныч кына тамаша карап утыру, ничектер, уңайсыз булды, – диде елмаеп ишекнең бу ягында торган Оркыя. – Нурия апа нихәл? Врачлар ни ди? 

– Узыгыз, әнинең хәле уңайга таба, – диде Наил. Ул бу кичтә Оркыяны күрүенә шундый шат иде.  

– Гафу итегез, таныштырырга да онытып торам. Бу – минем әтием! – диде кыз, үзе артыннан кергән әтисенә ымлап.  

Оркыя белән кергән кеше ап-ак чәчле полковник иде. Улы артыннан ишек төбенә килгән Нурия апа анытиз таныды. Күзләрен йомып тирән итеп сулыш алганда күз алдыннан Иркә, Айгөл, Ириналар узды... Инде аның хәле чыннан да авыраеп бара иде...  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар