Логотип
Күңелеңә җыйма

Улым минем белән сөйләшми... 

– ...Миңа 61 яшь, ә улыма кичә генә әле 30 тулды. Икенче кат кияүдә мин

 

– ...Миңа 61 яшь, ә улыма кичә генә әле 30 тулды. Икенче кат кияүдә мин. Улым үги әтисе белән үсте. Улым өйләнгәнгә инде сигез ел булды. Кызларына тиздән 2 яшь тула. Янәшә яшибез, мин 84 нче йортта, алар, әнә, 82 нчедә. Шунысы кыен... аралашмыйбыз без... берәр еллап бардыр инде. Улымның миңа ни өчендер бик каты үпкәләгәнен күңелем белән сизеп торам. Әмма ни өчен аралашмый башлаганыбызны, нигә миңа хәтере калганны киленем аша кат-кат сорашып карасам да, сорауларыма җавап ишетә алганым булмады. Белмим... Ул үзе кечкенәдән, иптәшләренә караганда, көчсезрәк булды. Күп аралашмады. Ләкин без икәү һәрчак дус идек, кичләрен сөйләшеп утырырга яраттык. Улыма әти дә, әни дә булырга туры килде. Чөнки үги әтиебез бик йомшак холыклы безнең. Бервакыт сүз күтәреп әйткәч, малаем аның авызын тиз япты: «Син минем әти түгел, кысылма!»  Шул вакыйгадан соң дәшми ирем. Безнең арага кысылмаска тырыша. Ю-у-у-ук, мин үземне дә әллә ни идеаль әни димим, төрле чак булгандыр инде. Менә... инде улым белән сөйләшмәгәч, бигрәк кыен. Барысы да шул бер гозерем аркасында башланды. Компьютерымны җайлап бирергә сораган идем мин анардан. Беренче генә тапкыр түгел, нишләптер еш ватыла ул минем. Менә шул гозеремне әйткәч, улым торды да балаларын ияртеп чыгып китте. Шалтыратсам, салкын сөйләшә, дәшми торсам – аралар тагын да салкынаер сыман. Командировкага китсә, әйтми йөри, кайтканын да белми калам. Хәлемне белергә килсә дә, бик тиз чыгып китү ягын карый, телефонына көн дә шалтыратам... «Белмим, белмим... Булмаган проблемаларыңны бар итеп, малаеңны еш борчыйсың, шуңа сөйләшми башлады ул», – ди күршем. Ничек инде, үземнеке бит ул, күпне сорасам да... Үзем әниемне соңгы юлга озатканчы авырсынмый карадым, игелекле бала булырга тырыштым. Нишләп үзем картлыкта мондый көнгә калдым...Аңламыйм... 

Көзге парктагы утыргычка биш минут ял итеп алырга гына утырган идем. Минем янымда утырган зәңгәр яулыклы ханым менә шул тарихын сөйли дә сөйли. Торып китәргә дә уңайсыз, киңәш тә бирә алмыйм. Бу ханымныкы белән чагыштырганда, тормыш тәҗрибәм шактый аз әле минем. Улыгызга мөстәйкыль кеше итеп карагыз, артыгын кайгыртырга ул бит кечкенә бала түгел, дип әйтеп карыйсым килә дә инде... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэлки малаена энисенен ешрак компьютерда утыруы ошамагандыр. Энисенен игътибары кимегэн булса кирэк. Шуна тозэтуне кирэк санамаган дип уйлыйм.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Беләсезме, миңа киресенчә әнисенә улының игътибары җитми кебек тоелды. Улының игътибарын, күбрәк вакытын үзенә алыр өчен менә шундый төрле йомышлар уйлап табадыр бәлки. Алар бит моңа чаклы гел бергә булганнар. Улына хәзер икегә бүленергә кирәк. Әнисенә дә гаиләсенә дә...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Энисе узенен шалтыратулары белен,йедетеп бетергендер .Хер кенне шалтырату юкка барга,кирекместер.Ирлер,кыз бала тугел бит алар,икенче терлерек.Эбиене улына местекыллек бирерге кирек куптен. Аптыратмаска юкка барга.Эбиен узене башка бер шегель тапсын дип кинеш биресем киле

        Хәзер укыйлар