Логотип
Мәхәббәт

Ул мине чынлап та яратамы икән соң?

Һәрбер хатын-кызның күңел түрендә яши торган сорау инде бу: “Ул мине чынлап та яратамы икән соң?”

Һәрбер хатын-кызның күңел түрендә яши торган сорау инде бу: “Ул мине чынлап та яратамы икән соң?”

Моны белер өчен, кадерле хатын-кызлар, сезгә бер тест тәкъдим итәбез. Тестка кадәр берничә кагыйдәне искә төшерик.

1.​ Хатын-кызның үз-үзенә ышанмавы ир-атның мәхәббәтен үтерергә сәләтле. Бу турыда ир-атлар үзләре менә ниләр әйтә:

“Үтерә инде: мин аңа яратам, дим, ә ул ышанмый...”

“Ул бик еш миннән “Син мине яратасыңмы?” дип сорый. “Әйе”, дим, ә үзе ышанмый. Җен ачуым чыга! Яратмасам, шундый хатын янында торыр идемме?”

“Аның күңелен күрер өчен берәр нәрсә эшли башласам, ул шикләнә башлый...”

Хатын-кызның үз-үзенә ышанмавы, ир-аттан эмоциональ бәйлелеге, һәрвакыт мәхәббәтен исбатлавын таләп итүе ир-атның мин-минлегенә тия, аның да үзенә ышанычын какшата, яратуын үтерә.

2.​ Үз-үзегезне яратмый торып, яратылу мөмкин түгел.

Күп кенә хатын-кызлар үз-үзләренә бәяне һәм бәхетен ир-атларның аларны ярату-яртамавы белән бәйләп карый. Бу ир-атны, гомумән, теләсә кайсы кешене арыта, туйдыра, ялкыта. Әгәр сез үзегез үзегезгә ошамыйсыз икән, тагын кемгә ошарга мөмкинсез соң?

3.​ Ир-атлар һәм хатын-кызлар икесе ике калыптан.

Күп кенә хатын-кызлар ир-аттан көзгеле мәхәббәт көтә, ягъни үзләре ничек яратса, ир дә шундый ук гамәлләр кылырга тиеш дип уйлый. Ә ир-атларга беренче чиратта ихтирам кирәк, хатын-кыз аның хисләренә ышанмаса, алар моны ихтирам итмәү, дип кабул итә.

4.​ “Мәхәббәт” сүзен һәркем үзенчә аңлый.

Ир-атлар ның күбесе - җир кешесе. Ләкин әле бу аларның яратуы ихлас түгел дигәнне аңлатмый.

Хатын-кызлар романтика, соклану, мәңгелек тугрылык көтә, ә ир-атларга ихтрам кирәк, тагын әле алар үзләрен ничек бар, шулай кабул иткәнне һәм хатын-кыз хакына кылган гамәлләрен кадерләгәнне ярата.

Билгеле, көннәрдән бер көнне теләсә кайсы хатын-кыз үзенең манипулятор тозагында икәнен абайлап алырга мөмкин: аны яхшырак вариант килеп чыкканчы, янәшәдә секс, акча, тәмле аш булып торсын өчен файдаланалар гына. Мондый хәлдә калмас өчен манипулятор белән чын мәхәббәткә сәләтле булган әйбәт егетне аера белергә кирәк.

Димәк, шушы 7 сорауга җавап биреп карагыз әле:

(сорау астында яхшылап уйлап җавап бирү өчен сорауны аңларга ярдәм итүче аңлатмалар.)

1.​ Ул: “Мин сине яратам!” – дип әйтәме?

- Билгеле, бу соңгы хакыйкать түгел.

- Әгәр ир-ат беренче яки икенче очрашуда ук “мин сине яратам” дип әйтә икән, бу начар фал. Ул йә манипулятор, яисә үзенә “әни” эзли.

- ЕШ әйтәме, хәтта, гомумән, бу сүзләрне әйтәме әле – мөһим түгел.

- Бу сүз урынына “Алтыным”, “Син искиткеч” кебек сүзләр дә булырга мөмкин. Атнага бер тапкыр әйтелсә, әйбәт инде.

Шулай итеп, әгәр ул шушындыйрак сүзләр әйтә икән, 1 балл, юк икән – 0.

2.​ Сез аның тормышындагы өстенлекләрнең берсеме? (Нәкъ менә берсе... Әгәр ир-ат хатын-кыз дөньясы белән генә яши икән, монда нәрсәдер дөрес түгел)

- Ир-атның гамәлләре сүзләренә караганда күбрәк сөйли. Шалтыратамы, сезнең белән вакыт уздырамы, берәр җиргә чакырамы?..

- Сез аның өстенлекләре арасында беренче өчлектә булырга тиеш. Башкалары аның эше, бизнесы, хоббие, дуслары яки беренче гаиләсендә калган балалары булырга мөмкин.

-Өстенлекләрнең әһәмияте ягыннан тәртибе үзгәрергә мөмкин, кайсыдыр бер чорда эш аның өчен мөһимрәк тә була ала. Яки башкасы.

- Әгәр ул вакыт-вакыт сезнең өчен нәрсәдер эшли, мәсәлән, кичке аш әзерли, машинагызны ремонтка илтеп куя, бер сәбәпсезгә кечкенә генә бүләкләр биреп куя, сезнең белән булу өчен вакыт калдыра икән, димәк, сез аның өстенлекләре арасында. Сезнең өчен дигәндә, үзе яратмаган эшләрне эшләргә дә риза, мәсәлән, концертка яки опера тыңларга бара, бик өнәп бетермәсә дә, сезнең хакка берәрсенә кунакка бара...

- аның боларны ДАИМИ эшләве мәҗбүри түгел, әгәр ир-ат ярата икән, ул мондый эшләрне СИРӘК кенә булса да эшли.

-ниндидер зур гамәлләр: машина бүләк итү яки сәяхәткә бару турында сүз бармый. Нәкъ менә мондый гамәлләр манипуляция билгесе яки ир-атның үз-үзенә ышанып җитмәвеннән булырга мөмкин.

Димәк, әгәр ул вакыт-вакыт сезнең өчен нәрсәдер эшли икән, димәк 1 балл, юк икән – 0.

3.​ Сезнең турыда ул дусларына сөйлиме яки сезнең белән кеше арасына чыгамы?

- сез аның гаиләсе һәм дуслары белән танышмы?

- әгәр ул сезне яшерә икән, димәк, ул нәрсәдер яшерә яки ояла дигән сүз.

- әгәр ир-ат хатын-кызны ярата икән, гадәттә, аны бөтен дөньяга күрсәтәсе килә.

- без гашыйк булу турында түгел, ә ярату турында сөйләшәбез. Шуңа күрә дә ир-ат сезне дуслары яки туганнары белән таныштырырга ашыкмаска мөмкин, аңа карар кабул итәргә вакыт кирәк.

Димәк, әгәр сез аның дуслары яки гаиләсе белән таныш, вакыт-вакыт бергәләп кеше арасына чыгасыз икән, 1 балл, юк икән – 0.

4.​ Якынлык вакытында ул сезнең турыда уйлыймы?

- Үзе турында гына уйлыймы, әллә сезнең турыда кайгыртамы?

- Бу вакытта ул сезнең белән сөйләшәме, күзләре ачыкмы? Юк икән, димәк, ул кемдер берәү турында уйлавы ихтимал яки инде үзе турында гына кайгырта.

Әгәр сезнең турыда кайгырта икән, димәк, 1 балл, юк икән – 0.

5.​ Ул сезне хөрмәт итәме, сезнең шәхси үсешегез турында кайгыртамы?

- Сеезнең фикергә колак саламы, мөһим карарлар кабул иткәндә, сезнең белән киңәшәме? Сез аның өчен матур уенчык кына түгелме?

- Сезнең өчен мөһим булган әйберләрдә теләктәшлек белдерәме? Сезнең эшегез, дусларыгыз, хоббиегыз белән кызыксынамы (көнләшү ярату түгел)?

Әйе – 1 балл, юк – 0.

6.​ Аның сезгә булган мөгамәләсе дусларыгызга ошыймы?

- Ромео белән Джульетта гына бөтен дөньяга каршы иде, тормышта болай сирәк була.

- Гормоннар тәэсирендә без сукыр булабыз, читтән яхшырак күренә.

Дусларыгыздан, якыннарыгыздан бу турыда сорагыз (бер генә кеше фикере булмасын)

Әйе – 1 балл, юк – 0.

7.​ Ул сезгә сокланып, теләп карыймы?

- билгеле инде, минут саен түгел һәм СЕЗГӘ генә дә түгел (без бит чынбарлыктагы ир-ат турында сөйләшәбез)

- сезне күзәтәме?

- ир-атлар өчен визуаль стимуллар мөһим, әгәр ул сезгә игътибар итми икән, димәк, сез аңа физик яктан кызык түгел.

Әйе – 1 балл, юк – 0.

Саныйбыз:

7 балл – ул сезне хыялындагы хатын-кыз, дип саный һәм төрле яклап моның шулай икәнен исбатлый.

5-6 балл – ул сезне ярата. Вак-төякләргә игътибар итмәгез, ихтимал, ул хисләрен күрсәтә белмидер.

3-4 балл – әйе, юк дип әйтеп булмый.

1-2 балл – качыгыз, ул яки манипулятор, яки сезнең кеше түгел.

фото: http://pixabay.com

Теги: Мәхәббәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар