Логотип
Күңелеңә җыйма

Укучы хаты

Тыйнаклыгы белән дан тоткан зәңгәр күзле, ачык йөзле бу хатын белән мин ерак 90 нчы еллардан бирле таныш инде. 

Үзе туып-үскән Карабаенда гомер кичереп, ире Ислам белән игелекле балалар үстереп, алар шатлыгына сөенеп яши Рокыя апа Гайнетдинова. Кызганыч, Ислам гына оныклары үскәнен күрә алмады, пар канатлары иртә сынды шул. 

Кызлары Рания безгә – Апас мәдәният йортына эшкә килгәч таныштым мин бу гаилә белән. Рокыя апаны да беренче тапкыр шул чакта күрдем. Ап-ак яулыгын килештереп бәйләгән, крем төсендәге костюм-итәк кигән бер ханым җил-җил атлап ишектән килеп керде дә, балкып сәлам бирде. Чыгып киткәндә «яшен ташы» дип уйлап калдым артыннан. Әлеге ханымның мөлаемлыгына сокланыумны хезмәттәшем Раниягә дә белдердем. «Синең аны күргәнең юк идемени? Әнием бит ул минем. Әле монда да бер генә килмәс», – диде ул. 

Раниянең абыйсы Айрат та мәдәният хезмәткәре, безнең белән эшли. Рокыя апа балаларының эше, хезмәттәшләре белән гел кызыксынып тора икән. Апаска килсә, беррәттән авыл халкының да гозерен башкарып кайта. 

Бер килүендә ул миңа йон оекбашлар алып килгән иде. «Туфлидән утырып, аякларың туңмасын. Мә, ки әле шуларны!» – ди. Эш урыныбыз таләп иткәндерме инде, без кыш көне дә бина эчендә туфли кия идек. «Менә минем яшькә җиткәч, белерсез әле аяк сызлауның нәрсә икәнен», – дип, тәки өйрәтте ул безне йон оекбашлар киеп йөрергә. Ул бәйләгән оекбашларның ниндилеген белсәгез иде! Үзе асраган сарык йонын шулкадәр нечкә итеп эрләп, шундый матур, тигез итеп бәйләгән. Әнием мине дә бәйләм эшенә өйрәтеп үстерде үзе, заманына күрә «гофре», «паркет» итәкләргә кадәр бәйләп кидек. Әмма бездә оекбашны Рокыя апа кебек бәйләмиләр иде. Матур гына түгел, гаҗәп чыдам да иде алар. Яңадан баш саба-саба, мин аларны бик озак кидем. Кигән саен, күңелемнән Рокыя апага рәхмәт укыдым. 

Зәйнәп ЯРУЛЛИНА. 
Апас районы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар