Логотип
Күңелеңә җыйма

«Тынычлыкта калдыр!»

 Балаңның баласы – балдан татлы. Ул инде җаныңнан өзелеп төшкән генә түгел, ул – җаныңның үзе... 

Тузан бөртеге дә кунарга өлгермәгән ап-ак яулыгын көненә өчәр алыштырган дәү әнием соңгы вакытларда төшемә бигрәк еш керә. Йә ул яулыгын башына чөеп бәйләгән дә мич янында коймак пешерә. Йә ашыга-кабалана төенчек төйни. «Кая китәсең? Китмә», – дип кычкырам. Ә ул ишетми, кызу-кызу киенә дә чыгып китеп, күздән югала. 

Уянып китәм дә, тагын һәм тагын аны искә төшерәм. Бернигә юрамыйм. Сагынганга керәдер дим. Мәңгелеккә күченгәненә дистәләгән еллар узып китсә дә, аны уйламаган бер көнем юк. Кадерледән-кадерле булган ул безгә.  

...Таягына таянып, көч-хәл белән каршымда басып торган 83 яшьлек әби дә өйнең яме, кояшы булырдай үзе. Ул, якын туганын күргәндәй, мине түргә – өстәл янына чакыра. «Чәй эчеп алыйк», – дигән була. Ләкин, әйткәнен шундук онытып, каршыма килеп утыра да, сөйләшергә, эчендәгесен бушатырга кеше табылуына канәгать калыпмы, әйтәсен әйтеп бетергән сыман, «Менә шундый хәлләр», – дип куя.  

– Күршеләрегез борчыла, – дим, нигә килүемне исенә төшереп. «Әбине оныгы Өлкәннәр йортына озатырга җыена», диләр.  

Бу сүзләрне ишетүгә, ул сыгылып төшә. «Ишеткәннәрдәме? Сөйләп йөрмәдем дә шикелле. Алайса, кыз әйткәндер...» 

«Кыз» дигәне – аның оныгы. «Үземнең кызым 44 яшендә китеп барды. Яман чир таптылар, – дип сөйли карчык. – Соңгы сулышында да минем турында уйлады. «Тәртипсезләнсә, куып чыгар, пропискадан төшер», – дип әйтеп калдырды. Ә мин кызгандым, баламның баласы бит. Нинди генә әшәкелекләр кылса да, кичерәм. Кыз бала, бер акылга килер әле, дим. 

Оныгына – 25 яшь. Ул беркайда эшләми, наркотиклар белән эләгеп, төрмәдә дә утырып чыккан. «Төрмәдән дә гыйбрәт алып кайтмады», – ди әби, чарасызлыктан ни эшләргә белмичә. Аның белән яшәмәс өчен әллә кайларга китәргә әзер инде мин хәзер». 

Без сөйләшкән арада каты итеп ишекне кага башлыйлар.  

– Әнә кайтты, – ди әби калтырана башлап. – Тынычлык бетте. 

Ул кузгала башлауга, ишекне үзем барып ачам. Мине күрүгә, яшь хатын: «Нәрсә, һаман зарланамы? Сиңа тигән кеше юк. Ят шул почмагыңда сөйләшми генә», – дип, шундук һөҗүмгә күчә. Ул мине социаль хезмәт кешесе дип белә, ахрысы, сүз кыстырырга да ирек бирмичә, кычкыра ук башлый. 

– Сезне дә әйтер идем инде, – ди ул миңа мыскыллы караш ташлап, – аның әйтүенә карап, килеп утыргансыз. Нәрсә сөйләмәс ул, аңа ышансаң... 

Узган атна гына психбольницадан бригада чакыртты. «Алып китәбез, әйдә, җыен», – диләр. Сәламәтлегемне тикшереп караганнан соң: «Әбиең белән матур яшә», – дип, үзен оялтып чыгып киттеләр. Миннән ничек котылырга белми. Үләрмен, күп калмагандыр... 

– Үтерерсең сине. Үзең теләсә кемне үтерәсең әле син... 

Чак кына тавыш күтәреп сөйләшкәнгә дә дертләп китә торган әби, 

оныгының ярсый-ярсый сөйләгәнен аңлап та бетерми шикелле. Ике сүзнең берендә: «Нәрсә ди ул?» – дип сорап куя. 

Бер уйлаганда, әбигә күп тә кирәкми үзе. «Пенсиям җитә, ашарыма бар», – дип тезеп китә ул сораштыра башласаң. Нәрсә җитмиме? 

- Тынычлык җитми, – дип кабатлый әби, – кыз бик борчый. Авырлыкларны җиңә-җиңә, кайгы дәрьясын кат-кат кичә-кичә, тырмашып-көчәнеп гомер кичеп яткан, унтугызда фронтка китеп, дошман белән йөзгә-йөз очрашкан сугыш ветеранының баласының баласына бер генә гозере, бер генә үтенече бар: «Тынычлыкта калдыр!» – дип ялвара ул... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар