Логотип
Күңелеңә җыйма

Әтәй

Әтәй әле дә күз алдымда: җилдә җилфердәгән буш җиңе атылган, яралы кош кебек чайкала... 


Сугыш турында сөйләргә ярат­мый иде ул. Горурланып орден-медальләр тагып йөргәнен дә хәтерләмим. Сандыкны актарганда әнкәй читкәрәк куеп торган бер-икесен, кызыксынып, әйләндереп караганым истә. «Куй, уенчык түгел ул сиңа!» Әнкәй аларны пөхтәләп төреп, сандыкның аулак почмагына салып куйган иде. Ан­­нан кадерле ядкарьләр юкка чыкты. Хәер, орден-медаль генәме, бер тамчы рәхәт күрми, зарланмый, офтанмый, тормыш арбасына җигелеп дөнья йөген тарткан газизләрем үзләре дә күптән юк бит инде. 
Әткәй, әтәй... Безнең якта төче­ләнеп, кыланып сөйләшүне өнәми­ләр, әти, әни димиләр. Телгә дә, колакка да ятышлырак тоелгангамы, әтәй дип гадәтләнгәнбез. Безнең әтәй үзенә бер төрле, берәүгә дә охшамаган гаҗәп кеше иде. Буй­га ул әлләни калку түгел, ур-тача гына, ә йөрәгендә алты-җиде кешегә җитәрлек гайрәт, ялкын, гаярьлек, көч-дәрт ята. Көн-төн эштә булыр ул: атлар саклап, болында яки ат абзары – конюшняда еш кына кунып та калгалый. 
Ә таңнан ат җигеп, кырга-басуга юнәлә, чәчүчеләргә ягулык, су ил­тә. Ул унсигез яшеннән сугышка киткән, Ленинград янында кулын калдырып кайткан... 

Фронтта кан түккән солдатка тынычта да дөнья көтү җиңел тү­-гел иде. Җиде кат тир агызып, кош балалары кебек авыз ачып ризык көтеп торган биш сабыен аякка бастыру, кеше итү өчен тырышты. Терлек-туар асрап, печән-салам юнәтеп, умарта кортлары үрчетеп, бакча үстереп, сыңар кулы белән сау адәм күтәрә алмастай йөк күтәреп, азапланып яшәде. Сазда үскән нарат кисеп, гүрничәдәй йорт салып керде. Утырып яки тыныч кына ятып торганын никтер хәтерләмим дә. Гүя йоклаганда да сугыш кырында йөри иде ул: кычкырып җибәрә, саташа. Язмышын җимергән, тәнен гарипләндергән коточкыч фаҗига-тетрәнү каядыр эчкә бик тирән яшеренгән, ләкин сугыш аның өчен һаман бетмәгән. Һәм бетмәс тә кебек иде. Сугыш гарип­ләндергән солдатның йөрәк түрендә гомер буе баткан кораб төбендәге шартламаган бомба кебек качып ятачак ул. Авыр, мәңгелек газап йөрәген һәрчак тырнап, би­мазалап торачак. Балалар дип яшәде, әмма холкы кызу-кырку иде. Сугыш фаҗигасе, гариплек кырыс-усал иткән аны. «Әнәгез күзен йомса, бу йортка кайтып та күренмәссез инде», – дигән иде берчак әрнеп. Чыннан да, әнкәйнең күзе бик иртә йомылды. Ревматизм буыннарны ялый, йөрәкне тешли, диләр. Окоп казыганда буыннарын куырган суык, йөрәген гомер буе сызлаулы итеп, салкын гүргә илтеп тыкты аны. Әтәй егерме ел ялгыз яшәде. Аралар ерак, авылга сирәк кайтылды. Ел буе, җәен, язын, көзен, кышын, һәр яңа туган көн саен сагынып безне көткән ул, ә кайтып керсәк... җилтерәп-кабаланып, буш җиңен җилфердәтеп, бакча артына төшеп китәр иде. Җиләк бакчасына кергән оныкларын орыша: «Кура­ларны сындырып бетергәнсез!» Усаллык­тан түгел, тәртипкә өйрәтергә те­ләүдән иде бу. Тик шуны үтемле итеп аңлатырга осталыгы, сабырлыгы җитми, кызып киткәли иде. Ялгыз яшәсә дә, өйдәге чисталык, тәртипкә исең китмәле: һәр нәрсәнең үз урыны бар. 

Бармагыбыз киселсә дә без аһ-уһ киләбез, ә ул сыңар кулы белән ур­ман кисте. Тик берчак, нарат ара­-сыннан чүпләп кисә торган каеныбыз агачка кунып, шуны аударалмый бик азаплангач, уналты яшьлек кызы – минем дә бу хәлдән чыгарга көч, акылым җитмәгәч: «Бәхетлеләр ятып кына калды», – дип, әрнеп, балтасын атып бәргән иде. Чын­лыкта, оптимист иде ул: бәрәңге дә әрчи, пычак сабын эченә терәп, очын агачка кадап куя да бәрәңгене шуның тирәли әйләндереп кенә йөртә. Үзеннән дә зуррак печән күбәсен күтәреп эскерткә атканын, киерелеп печән чапканын, кул пычкысы белән очы болытларга тиярдәй озын, мәһабәт кушкаенны кисеп аударганын, теше белән камыт бавын тартып, ыңгырчакны тезенә кысып ат җиккәнен күреп, кем шаккаткан да, кем тел шартлаткан, кем мактаган аны?! Азапланып тормыш йөген ничек сөйрәвен аңлаучы булдымы икән? Каян килде икән аңа шулкадәр задурлык, көч, гайрәт?! Белмим. Юк, беләм бугай. Ул бит яшәү хокукын яулап сугыш уты кичкән. Бәхет җиңел килмәсен белгән. 
Ә җирдә яшәү бәхет түгелмени?! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әйе,әткәйләр бик күп авырлыклар күргәннәр.Безнең әткәй дә сөйләми иде,кода тиешле бабай бер тапкыр,үлекләр өстеннән таптап үтеп китә идек,атакага барганда,дип кенә куйды.Без ул хәлләрне киноларда гына күрдек,аллага шөкер,сугышлар булмасын! Шундый хәлләрне күреп кайткач,аларның холкы яхшы булып кала алмаган инде.Сугыштан кайткач та,аларны илдә ачлык,ялангачлык,хәерчелек кәтеп торган.Мин аларны бераз хәтерлим әле.Әткәй 90 нчы елда үлеп китте,бер рәхәт күрмичә.Ягарга утынны да рөхсәтсез ала алмыйлар иде,аны ерак урманнан үзләре кисеп,ат белән ташыйлар иде,анысы икенче проблема.Малларны да артыгын асрарга рөхсәт юк,печәнне үзең чабып алу өчен дә,колхоз үзенә алганны көтәсең,калса,агач төпләрен кыркырга гына.Колхозда акча түләү юк,балаларны киендерергә кирәк.Үзләре үстергән малларны да хөкүмәткә бирешле,май,сөт ,ит үзләренә бик аз кала,ашлыкны да аз өләшәләр.Бервакыт бик яхшы колхоз председателе булып,халыкка ипи ашатты,авылны күтәрде.Шундый авырлыкларны җиңеп,балаларын кеше итеп бетергәч кенә,дөньялар әйбәтләнде дигәндә,үлеп тә киттеләр.Алай да зарланмадылар.Ул вакытта аларга хәзерге ветераннарга тиешле льготалар да булмады.Алардан соң авылга газ керде,утын да кирәкмәде.Әле урманга барсаң,печәннең иге-чиге юк,чабучы,мал асраучы гына сирәк.Эх,әткәйләрне кайтарып,каерып-каерып печән чаптырырга,дип куябыз.Дөньялар тыныч булсын иде!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шундый эчтэлекле хикэя!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рэхмэт сезгэ, Роза ханым, безнен эткэйлэр шундыйлар, хэрберсенен узенчэлеге бар иде. Мин сугышта булдым дип кычкырмадылар, тыйнак кына "ботен кеше сугышты инде..." минем эткэемнен сугыш турында сойлэве шунын белэн бетэ иде. Эх, укенэм дэ бит, нигэ аптыратып, тинтерэтеп сойлэтмэдем икэн!? 18 яшеннэн сугышка китеп, туше Тулы орден медальлэр белэ кайткан ветеран иде бит ул....

        Хәзер укыйлар