Логотип
Күңелеңә җыйма

Туйдан качкан кияү

 (Булган хәл) 

           

                                                           (Булган хәл) 

 

Туй дигәннән... минем дә сезгә тормышта булган бер вакыйганы сөйләп узасым килә. 90 нчы елларда булган бу хәл. Марат белән Лилия  бер ел очрашып йөргәннәр. Лилия – авыл кызы, Марат –  шәһәрнеке.  Егет өйләнешергә тәкъдим иткәч, кыз шатланып риза булган.  Туйга ике яктан да олы кубып әзерләнә башлаганнар: туй күлмәгенең затлысы сайланган, алтын балдаклар алынган, кода-кодагыйларга, кайнеш-балдызларга, кодачаларга, килендәшләргә, баҗайларга, җиңги-җизниләргә бүләкләр хәстәрләнгән, бик күп кунаклар чакырылган.  Ул вакытта туйлар кафе-рестораннарда түгел, өйдә уздырыла иде.  Күпләр хәтерлидер әле, 90 нчы еллар башында  кибетләрдә товарлар аз сатыла, яхшы киемнәргә чиратны да алдан алып куялар иде. Шуннан чамаларга була инде никадәр мәшәкать туганын, никадәр чыгымнар чыкканын...    

  Туйга бер-ике көн алдан Лилияләргә Казаннан  бер тулай торакта яшәгән дус кызлары кайтып төшкән.  Яшьләр бит, фантазия шәп! Кәләшне ничек итеп «сатып» җибәрүне бер атна алдан  планлаштырганнар: төрле табышмаклар, җырлар-биюләр әзерләгәннәр. Хәтта  кәләш урынына вакытлыча утыртырга дип күрше егетне дә күндергәннәр. Ир буласы кияү егете – бай гаиләдән, кәләш өчен акчасын жәлләмәс  дип уйлаганнар, күрәсең. 

 Көтелгән көн килеп җиткән. Лилияне, кияүдән качырып, шифоньер  эченә кертеп яшергәннәр. Аның урынына ак челтәр бөркәнеп сакаллы Самат килеп утырган. Бүлмәне йозакка бикләп, ишек янына сакка ике  кыз баскан.  Идәнгә акбурдан аяк эзләре төшерелгән: баскан саен акча түлисе. Алай гына да түгел, ак кәгазьдә иннек эзләрен калдырырлык итеп  үбеп чыкканнар, кияүгә кәләшнең ирен эзләрен эзләп табасы, ялгышсаң акча түлисең. 

 Менә көтелгән туй көне килеп җиткән. Егет дус егетләре, кунаклар белән берничә машинага утырып, кыз алырга кайткан. Ләкин капка бикле, керәсең килсә –  табышмакка җавап тап, җырла, бие, акча түлә.  Егет һәм дуслары озак сатулашкан, кызлар сузган бүрек кәгазь акча белән тулган. 

Ләкин уеннан уймак чыгасын белсәләр икән... Бик озак барган сатулашу. Акчалар түләп, кияү кәләш яшерелгән бүлмәгә керә. Чаршау артында утырган сакаллы Саматны күргәч, кияүнең сабырлыгы сына, ачуыннан кычкырып  җибәрә. «Шуның хәтле мыскыл итәрлек булгач, кызыгызга үзегез өйләнегез !» – ди ул. Иптәшләре  дә туктатып кала алмый. Кияү ак «Волга» машинасына  кереп утыра да кузгалып та китәләр. Кызу китеп барган машина артыннан тузан болыты гына күтәрелеп кала,  җыелган кунаклар шок хәлендә авызларын ачып катып калалар. 

Кызу канлы Марат кәләше янына әйләнеп кайтмаган. Себергә эшкә үк китеп барган дип сөйләделәр... 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ????

    • аватар Без имени

      1

      0

      Кияу молодец??

      • аватар Без имени

        1

        0

        Эйбэт иткэн, шул хэтле кеше не аптыратмаслар

        • аватар Без имени

          1

          0

          Кэефне кутэрдегез)

          • аватар Без имени

            0

            0

            Кәләш балакай кызганыч. Хикәядә язылганча, ахирәте артыграк тырышкандыр шул. Кәләш тә үз бәхетен тапкандыр дип ышанасы килә.

            Хәзер укыйлар