Логотип
Күңелеңә җыйма

Тургаем, сагындым!..

«Җыр тарихы» сәхифәсендә – Фаил Шәфигуллинның иң популяр җырларыннан берсе булган «Яшьлегем тугае» тарихы. Композиторы – моңа кадәр халык яратып кабул иткән бик күп матур көйләр авторы Зиннур Гыйбадуллин.

Фаил Шәфигуллинның иң популяр җырларыннан берсе булды «Яшьлегем тугае». Композиторы – моңа кадәр халык яратып кабул иткән бик күп матур көйләр авторы Зиннур Гыйбадуллин.

1980 нче елларда алар: Фаил Шәфигуллин, Зөлфәт, Зиннур Гыйбадуллин, кайвакытта тагын берничә әдәбият-сәнгать әһелен алып, байтак кына районнарга, өлкәләргә очрашуларга йөрделәр. Үзләре белән бергә, бер-берсе турында шактый күп мәзәкләр дә ияртеп кайталар иде. Күп вакыт ул мәзәкләр Зиннур Гыйбадуллинның гаҗәп дәрәҗәдә беркатлы, һәрнәрсәгә бик тиз ышанучан, ифрат та нечкә күңелен чагылдырып, шуның аркасында үзеннән-үзе кызык хәлләргә дучар булган композитор турында була торган иде. Мәсәлән, Зөлфәт, төн уртасында чыгып китеп, шыгыр-шыгыр өй кыегында йөри икән дә, Зиннур Гыйбадуллин, башына килгән көен баяны телләрендә «биетергә» куркып, шагыйрьнең төшкәнен көтеп ята ди. Иртәнгә инде гениальный көйнең пары күпкә кимегән була, имеш... Фаилнең Зиннур абый белән дуслыгы шул вакытта башланды. «Яшьлегем тугае»ннан соң «Язгы су гөрләде», «Кырда чәчәкләр күп диләр» җырлары туды. «Кайнана» моноопереттасына да көй язылды. Әмма арада иң бәхетлесе, иң озын гомерлесе барыбер «Яшьлегем тугае» булып калды. (Тарих өчен әйтим, ул вакытта Зиннур Гыйбадуллин Зөлфәт сүзләренә дә берничә җыр язды. «Талисман», «Атлар чаба», «Каеннар көтә» шундыйлардан иде.)

Бервакыт күршебез Зирәк Йосыпов, тагын берничә кеше Бауман урамыннан барабыз шулай. Кинәт кенә колакка таныш моң килеп керде. 

– Бәй, бу бит «Яшьлегем тугае»! – ди Зирәк.
– Әйе шул, Фаилнең җыры, – дим.
– Әйдә барыйк әле, кемнәр җырлый икән?

Киттек. Чернышевский чатындагы күпер асты кебек урында – бер төркем студентлар. Арадан берсе, кулларын дирижер кебек төрле якка тибрәлдереп, төркемгә дәрт биреп тора...
Менә шулай итеп, «Яшьлегем тугае» сәхнәдә дә, табын ашларында да, күңелле компанияләрдә дә – өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә яраткан җырына әверелде. Җырны беренче булып башкаручы Нәфисә Василова аңа мәңгелек гомер, үлмәс фатиха биргән диярсең. Нәфисәдән соң кемнәр генә күтәреп алмады да, нинди генә талантлы җырчылар башкармады аны. «Яшьлегем тугае» хәзер дә бик күпләрнең репертуарында.

 Фаил Шәфигуллин каләмдәшләре Әхсән Баян, Гәрәй Рәхим белән. 1980 нче еллар.


Мәрхүм Зиннур Гыйбадуллин үзенең 1988 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан җырлар китабын, шушы җыр исеме белән «Яшьлегем тугае» дип атаган. Фаил Шәфигуллинның 2014 елда нәшер ителгән яңа шигырьләр китабын без дә «Яшьлегем тугае» дип исемләдек. Менә шулай итеп җыр шагыйрьнең дә, композиторның да визит карточкасына әйләнде. «Яшьлегем тугае» дип әйтүгә үк, аның бер канаты булып Фаил Шәфигуллин, икенче канаты булып Зиннур Гыйбадуллин күз алдына килә. Колакта Нәфисә Василова, Хәйдәр Бигичев, Мирсәет Сөнгатуллин, Миңгол Галиев, Зөһрә Сәхәбиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Газинур Фарукшиннарның көчле дә, моңлы да тавышлары яңгырый башлый:

Ничәнче мәртәбә
Нурланып яз килде, 
Тургайлар канатын кагынды.
– Күзләрең сагышлы, –
Дип әйтте бер тургай...

Чү! Кем турында сүз бара? Кемнең күзләре сагышлы? Автор ни өчен боеккан, борлыккан күзләргә, сагынуның читенлегенә басым ясый? Безнең, ягъни гаиләсенең, мөлдерәмә тулы хәсрәт газабы белән каласын алдан сизгәнме? Әллә сабый вакытыннан ук ачы югалтуны, үксезлекне татыган тормыш тәҗрибәсе чагылышымы бу? Бик иртә тол калган әнисенең күңел халәтен күреп үскәнгә шундый юллар язылганмы? Сугыш афәте калдырган бихисап күп ялгызларның, ятимнәрнең моңсу да, ямансу да язмышы балачактан ук таныш булганга күзләре сагышлымы? Ничек кенә фаразласак та, шагыйрьнең талант тоемы күпләр өчен уртак булган сагыну сагышын – кешенең иң нечкә кылларын тибрәтеп, күңеленә тиясен белеп-аңлап тотып алган.
– Нишлим соң, тургаем, сагындым!..

1982 ел. Фаил Шәфигуллин инде зур, талантлы язучы булып өлгергән билгеле шәхес. 5 октябрь төнендә билгесез кешеләр тарафыннан кыйналып, алган җәрәхәтләреннән аңына килә алмыйча, 7 октябрь төнендә мәңгегә күзләрен йома. Фаилнең үзенең дә фаҗигале язмышын белгәнгә күрә, әлеге җыр яңгыраганда, якыннарының гына түгел, башка бик күпләрнең дә күзләренә яшь тула.

Өздереп сайрады, 
Сайрады бер тургай,
Читендер сагыну хәлләре...

«Сагыну хәлләре» – читен генә түгел, бик авыр да халәт шул. Кайтыр җирдә булса, сагына-сагына түзәргә бик риза булыр идең дә, әмма кайтмасын белеп сагыну – бу инде гомерлек газап, гомерлек чир!
Әлеге җырның халык күңеленә уелып, сеңеп калуын күр син! Фаил Шәфигуллин турындагы истәлек-мәкаләләрнең бик күбесе шушы җырның сүзләре белән башланып китә, аерым юллары эпиграф итеп алына. Әйе, сүзләре дә, көе дә искиткеч халыкчан шул бу җырның. Кырык ел элек халык ничек яратып кабул иткән булса, хәзер дә популярлыгын югалтмый ул.

Яшьлегем тугае
Ничәнче мәртәбә
Нурланып яз килде, 
Тургайлар канатын кагынды.
– Күзләрең сагышлы, –
Дип әйтте бер тургай,
Нишлим соң, тургаем, сагындым!

Ничәнче мәртәбә
Тургайлар килделәр,
Тугайлар яшәрде, ямьләнде.
Өздереп сайрады, 
Сайрады бер тургай,
Читендер сагыну хәлләре.

Өздереп сайрама, 
Хәлемне сорама – 
Ул үзе аңлар бер, тургаем.
Минем күк сагынып,
Кайтыр ул, тургаем: 
Онытмас яшьлеге тугаен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар