Логотип
Күңелеңә җыйма

Туарга өлгермәгән улыбызны без ничек югалттык

Озак еллар күрмәгән-аралашмаган яшьлек дусларым яки танышларым белән очрашкач, гадәттә, хәл-әхвәл сорауга, сүз гаилә тормышына күчә.

Озак еллар күрмәгән-аралашмаган яшьлек дусларым яки танышларым белән очрашкач, гадәттә, хәл-әхвәл сорауга, сүз гаилә тормышына күчә. Миннән бик еш: «Балаларыгыз ничәү?» – дип сорыйлар. Мин: «Берәү», – дип, җавап кайтаргач: «Ничек инде берәү? Бер бала – юк бала лабаса, шулай калалармы? Ул-бу булса нишләрсез?» – дип, күңелдә булган шикне яңарталар.
Бер бала белән картаюның куркыныч икәнен мин үзем дә беләм. Тик шулай язган булгач, нишләмәк кирәк, башны ташка орып булмый. Барына риза булып яшәргә, тәкъдиргә яраклашырга гына кала.
Беренче балабыз туганда миңа – 28, хатыныма 25 яшь иде. Кызыбыз өчен куанып яшәп, авырлык белән башланган гаилә тормышыбызны җайга салырга тырышып йөреп, ел артыннан ел үтте. Бер генә бүлмәле булса да, бөтен уңайлыклары булган яңа фатирга күчеп, эш урыннарыбызны алмаштыру сәбәпле, икебезнең дә хезмәт хакларыбыз ярыйсы гына арткач, инде ниһаять, икенче бала алып кайтырга ниятләдек. Әмма, ни гөнаһ шомлыгы, хатыным йөккә узмый гына бит. Дарулар да эчеп карады, ниндидер пластинкага утырырга да йөрде. Бәкер шифаханәсенә дә барды. Берсенең дә файдасы тимәде.
Язмыштан узмыш юк дип, инде өметне өзеп, бердәнберебезне сөеп, назлап, аны олы тормыш юлына әзерләп яшәгән мәлдә, һич көтмәгәндә хатынымның көмәнле икәнлеге ачыкланды. Моны табиблар җәен кояш астында күп булуы, аналыкның сихәтләнерлек дәрәҗәдә җылы алуы белән аңлаттылар. Аларның сүзендә дөреслек булгандыр, дип уйлыйм. Чөнки шул елны гына бакча өчен җир кишәрлеге алган идек. Билгеле инде, хатыным җәй буе шунда казынды, суганын, помидорын, кыярын утыртты, тәрбияләде, үстерде.
Көн дә миннән сорый бу:
 Нишлибез, калдырабызмы, әллә юкмы? – ди.
 Безгә күпме яшәргә калганын әйт, шуннан соң мин сиңа нәрсә эшләргә кирәклеген әйтермен, – дип җавап бирәм.
Миңа ул чагында – 44, хатыныма 41 яшь иде. Уйланырлык та шул, бала туар. Ә без аны аякка бастырганчы, кеше иткәнче яшәрбезме? Сабый килеш ятим калса? Күп кыенлыклар күреп үссә, безгә рәнҗесә? Менә нәрсәләр безне куркыта иде.
Нинди карарга килергә белмичә көн артыннан көн, ай артыннан ай үтте. Инде баланы төшерергә яраган көннәр дә санаулы гына калып бара. Икебез дә аптырашта. Кызыбыз баланы табарга өнди. Энем яки сеңлем булуын телим, бер-беребезгә киңәшче, терәк, иптәш булырбыз, ди.
Мин, тәвәккәллек күрсәтеп, ике якның берсен өздереп әйтә алмагач, четерекле мәсьәләне хәл итүне үз өстенә алган хатыным, абортка керү өчен анализлар тапшыра, төрле белешмәләр җыя башлады. Бар да әзер булгач, мин аны бала табу йортына озатып куйдым. Ул анда елап калды. Аның алдында тыелып торсам да, урамга чыгуга үзем дә үксеп елап җибәрдем. Күңелемне каршылыклы уйлар биләп алды. Дөрес эшләдекме? Бәлки, баланы табарга кирәк булгандыр? Үз бәхетебездән үзебез баш тартмадыкмы?
Өйгә кайтып, нәрсә эшләргә белмичә, анда бәрелеп, монда сугылып йөри идем, ишектә кыңгырау шылтырады. Ачсам, ишек төбендә хатыным басып тора. Үзе сәер елмая. 
– Көтмәдеңме? – ди. 
– Юк, – дим, аптырап. 
Ниндидер бер анализы булмаган да, кире борып җибәргәннәр икән. Шул анализ мәшәкате белән йөргән арада, баланы төшерергә рөхсәт ителгән вакыт узып та китте. Инде хатынымны курку биләп алды: «Ничек йөреп бетерермен, үзем таба алырмынмы? Син ялгыз калмассыңмы...» Бу борчулы сүзләре белән йөрәгемне тырнады, күңелемә шом салды. Башымда төрле уйлар чуалды. Тагын киңәштек, тагын сөйләштек тә, нәрсә булса – шул, язганны күрербез, Аллага тапшырдык, дип, баланы табарга булдык. Ул февраль башларында туарга тиеш иде. Гаиләбез шул шатлыклы зур вакыйгага әзерләнә башлады. Туганы туачагын белгәч, кызыбыз күккә сикерде. Әнисе, малай булса, Марат дип исем кушарга теләге барлыгын әйтте. Кызым да, мин дә каршы килмәдек.
Әллә октябрь ахыры, әллә ноябрь башы иде. Хатынымның абыйсы белән бакчага куна киттек. Анда өй җиткезеп ята идек. Хатыным якшәмбе көнне иртән безгә кайнар аш алып киләм, дип калды. Ял көнне һава бераз суытып җибәрде. Аяк астын катырды. Сулар боз белән капланды. Без йокыдан уянып эшкә керешергә өлгермәдек, сумка-пакетлар күтәреп ул килеп тә җитте. Йөзе бик борчулы иде. Минем нәрсә булды, дип соравыма, ул: «Ашыгып троллейбуска утырганда аягым таеп бозга егылдым, бераз су китте, балага зыян килмәде микән, дип куркам», – диде. Мин аны, ничек кирәк алай, тынычландырырга тырыштым, бар да әйбәт булыр, борчылма, дип, озатып җибәрдем. Ул әкрен генә атлап электр поезды тукталышына китеп барды.
Кич, мин өйгә кайтып кергәндә, хатыным караватта ятып тора иде. Мине күргәч тормакчы, ашарга әзерләмәкче, чәй куймакчы булды. Мин каршы килдем. Кичке ашны үзем әзерләдем. Хатыныма урынга гына бирдем. Йокларга яткач, ул:
 Эчемне тотып кара әле, баланың кыймылдаганын сизмим, – диде. 
Кечкенәбезнең хәрәкәтләнгәнен мин дә тоймадым. Бер-беребезне тынычландырырга тырышып, йокламыйча озак яттык.
Иртән мин уянганда хатыным инде уяу иде. Күзем ачылганны күрүгә:
 Әтисе, хәзер торсам, бар да ишелеп төшәр сыман, – диде. 
Мин нәрсә әйтергә дә белмичә, югалып калдым.
 Тормый да булмый. Эшкә барасы бар бит...
Бик сак кына караваттан төшеп, әкрен генә атлап коридорга чыгып китте. Күп тә үтмәде, аның ниндидер бер ачыну белән:
 Кил әле, – дигән тавышы ишетелде. Яман хәл, начар хәбәр барлыгын җаным-тәнем белән тоеп, сикереп тордым. Ашыгып коридорга чыктым. Бәдрәф ишеге ярым ачык. Хатыным аяк өстендә басып тора. Башын стенага сөягән.
– Кара әле, анда нәрсә? — диде ул башы белән ымлап. Баланың асылынып торган нәни тәпиләрен күргәч, эчемдә нидер өзелгәндәй булды. Башым әйләнә башлады. Күз алларым караңгыланып китте.. Егылып китмәс өчен стенага сөялдем. Башымны аныкы белән янәшә куйдым. Кулларымның берсен биленә, икенчесен иңенә салдым. Ул да мине кочаклаган сыман итте. Шул рәвешле күпме торганбыздыр – белмим. Беренче булып хатыным телгә килде. 
 Больницага барырга кирәк...
Баланың тәпиләрен эчкә керттек. Алар яңадан чыкмасыннар өчен дә җай таптык. Аннан кызыбызны уяттык. Аңа табибка гына күренергә барабыз, дидек. Киенеп урамга чыктык. Ә анда көн шундый матур. Безне үчекләгәндәй, һавада беренче кар бөртекләре бөтерелә. Алар керфекләргә кунып эри, болай да юеш күзләрне суландырып әчеттерә. Ярый әле сырхауханә өебездән 250-300 метр чамасында гына. Тиз барып җиттек. Юлда ул-бу булмады. Кизү торучы табиб хатынымны ияртеп шунда ук каядыр алып китте.
Мин кабул итү бүлмәсендә ялгызым калдым. Күпме вакыт үткәндер – әйтә алмыйм. Кулымда сәгатем юк. Аны тагып торырлык идемени соң?.. Коридорда безне каршылаган теге табиб күренде. Ул яныма килде дә, бернәрсә дә булмагандай, гадәти тыныч, безнең хәлгә битараф тавыш белән:
 Баланы аласызмы, әллә калдырасызмы? – диде.
 Мин калтыранган өзек-өзек тавыш белән:
– А-а-а-ла-а-м, – дидем.
Ә үземнең күзләремнән ирексездән яшь агып төште.
 Тынычланыгыз... Хатыныгыз өчен борчылырга сәбәп юк, – дип, табиб яңадан коридор буйлап китеп барды. Бераздан борылып килеп, ниндидер чүпрәккә төрелгән баланы минем кулыма тоттырды.
Мин баланы күтәреп өйгә кайттым. Өйгә кергәч, аны култыксалы урындыкка куйдым. Шкаф тартмасыннан чиста ак җәймә алып өстәлгә җәйдем. Баланы шул җәймә өстенә китереп салдым. Һәм аны төргән чүпрәкне ачтым. Йә Хода... Минем каршымда бөтен әгъзалары формалашкан, бары җаны булмаган ир балабыз ята иде...

Аңа карап бик озак басып тордым. Курчакныкыдай аяк-кулларын, урман чикләвеге зурлыгындагы борынын, күлмәк төймәсеннән кечерәк соры күзләрен берничә мәртәбә аерым-аерым күз алдыннан үткәрдем. Ул миңа менә-менә аяк-кулларын бутап тыпырчына башлар да кычкырып елап җибәрер сыман тоелды. Тик ул кыймылдамады да, еламады да. Бары мин үзем күңелем тулганчы еладым да еладым. Әгәр ул туган булса, тормышыбызга нинди зур үзгәреш керер иде. Аны без ничек көтәр, ничек каршы алыр идек... Әмма боларның берсе дә хәзер инде булмаячак...
Ярый әле кызыбыз бу вакытта институтта иде. Ярый әле вакытыннан элек үле туган энесен ул күрмәде...
Тик күпме еларга, күпме үкенергә була?! Аларның берсе дә хәзер инде ярдәм итмәячәк. Бала белән нәрсә эшләргә, аны кая куярга, дип уйлый башладым. Уйлана торгач, Яңа бистәдәге Татар зиратына алып барып, әнием кабере өстенә күмәргә дигән фикергә килдем. Баланы сырхауханәдән төреп биргән чүпрәктән алып, чиста ак җәймәгә урадым һәм эшкә йөри торган портфелемә салдым. Кечкенә көрәк тә тыктым, аннан трамвайга утырып зиратка киттем. 
Менә, әнием, синең янга оныгыңны алып килдем. Мин бакыйга күчкәнче ул синең белән булсын. Бер-берегезне яратыгыз...
Әнинең зәңгәргә буялган чардуганы эченә кердем дә туңган җирне казый башладым. Кулым арганчы казыдым да казыдым. Аннан аның төбен чиста, ак гөнаһсыз кар явып каплаганын көттем. Бисмилламны әйтеп, белгән догаларымны укып, улымны җир куенына иңдердем, әбисе белән очраштырдым.
Йомшак кар явуын дәвам итте. Ул яңа калыккан нәни кабер өстен каплаганчы чардуган янында басып тордым,..
Зираттан туп-туры сырхауханәгә кайттым. Минем янга хатыным үзе чыкты. Йөзе суырылып калган, күзләрендә аңлатып бирә алмаслык үкенеч катыш сагыш. Мине күргәч, алар юешләнделәр.
 Баланы кайда күмдең? – диде ул. 
Мине тыңлагач:
 Бик дөрес эшләгәнсең, – диде.
Без кулга-кул тотышып сүзсез бик озак утырдык...
Үткәндәге борчулы шул көннәрне без бүген дә бик еш искә төшерәбез. Әгәр улыбыз туган булса, аңа инде хәзер 28 яшь булыр иде диеп көенәбез. Нишләмәк кирәк, үткәнне кире кайтарып булмаган кебек, тормышны да яңадан башлап, анда ясалган хаталарны төзәтеп булмый. Ярый әле кызыбыз тормышка чыгып, ике онык бүләк итте. Дәү әниләре белән минем өчен тормышның иң олы мәгънәсе, иң зур сөенече – шулар хәзер.
Арслан абыегыз.
Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыр хәл.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ничек бер бала тапкан хатын бераз суым китте дип сумка асып бакчага бара, башка сыймый , "скорый" чакыртасы бит. Тагын , чыга башлаган баланы кире кертеп буламы? Бу нинди сафсата? Бераз уйлап язарга кирәк .

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тузга язмаган хәл, пакетларын ташлада скорый чакыр бит, хотя абортка барырга йөргәч кирәк бала булмаган, . Жәл.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Авыр хал, конечно, но бу акиятка охшаган.

          Хәзер укыйлар