Төште каенанамның каргышы...

Миңа 35 яшь. Моннан нәкъ җиде ел элек, каенанамның явызлыгына чыдый алмыйча, декабрьнең салкын бер көнендә яшь ярымлык баламны күтәреп, ирем йортыннан чыгып киттем. Ул, без ишектән чыкканда, идәнне себерке белән себереп, арттан: “Башыгыз бетсен, балаң машина астына тапталсын”, - дип карганып калды. Төште аның каргышы... Ләкин миңа да, балама да түгел, ә үз малаена, ягъни минем иремә. Бер ай хастаханәдә ятты. Яныннан китеп тормадым. Бик карадым. Аннан соң, атна саен авылга кайтып, аягындагы җәрәхәтен чистартып бәйли, мунча кертә идем. Шулай итеп дүрт ай буе ике арада йөрдем. Әле ярый, авыр чакларда хәлемә керердәй дусларым, күршеләрем булды. Баланы мин югында алар карап торды. Анда да каенана: “Минем малайга хатын кирәкми, нәрсәгә кайтадыр”, - дигән сүз ишеттерде. Миңа ул вакытта 29 яшь иде. Яшьлегем бар, кеше күзе төшмәслек тә түгелмен. “Ир хакы’’ дип йөрдем бит мин. Авырлык килгәндә, бер-береңә таяныч та булмагач, нәрсәгә дип гаилә корырга соң?
Мин ул йортка кире әйләнеп кайтмадым. Ләкин без араны өзмәдек. Ирем гел яныбызга килеп йөрде. Гомер уза инде, бәлки, кире ирем янына кайтырбыз дип, мин балага уздым. Анда да каенанам явыз телләреннән туктамады. Ирем белән яшәтмәвенең сәбәбен аңладым — малаен башка хатын белән янәшә күз алдына китерә алмый, көнләшә ул.
Икенче балама туу насыйп булмады. Шуннан бирле җанымның бер чите китек. Авыр, бик авыр миңа. Ә гомер уза... Үткән көннәр кире кайтмыйлар.
ГӨЛНУР
Мин ул йортка кире әйләнеп кайтмадым. Ләкин без араны өзмәдек. Ирем гел яныбызга килеп йөрде. Гомер уза инде, бәлки, кире ирем янына кайтырбыз дип, мин балага уздым. Анда да каенанам явыз телләреннән туктамады. Ирем белән яшәтмәвенең сәбәбен аңладым — малаен башка хатын белән янәшә күз алдына китерә алмый, көнләшә ул.
Икенче балама туу насыйп булмады. Шуннан бирле җанымның бер чите китек. Авыр, бик авыр миңа. Ә гомер уза... Үткән көннәр кире кайтмыйлар.
ГӨЛНУР
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
1 март 2021 - 08:42Без имениИх, ирең турында шундый матур истәлекләр калырлык итеп яшәсәң икән ул. Бер сулыш белән укыдым.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
28 февраль 2021 - 20:56Без имениО, да уземне белеп.. Эшли башлаганнан бирле ир ат арасында.. Нэкь шулай сездэгечэ...Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?
-
28 февраль 2021 - 14:23Без имениБез өйрәтмәсәк,кем өйрәтер улларыбызны.Шундый шәп хикәя.Үземне күрдем.Килен дә кеше баласы
-
28 февраль 2021 - 14:50Без имениШәптән башка ни язасың.Һәр язганың энҗе-мәрҗәннән җыелган.«Кешелекне дәвалыйсым килә»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.