​Төшләремә кердең, классташ

Минем әтием белән әнием бер сыйныфта белем алганнар. Ул чагында... Ул чагында, әлбәттә, икесенең берсенә «кайчан да булса бергә тормыш корып, балалар үстерербез» дигән уй кереп тә карамаган.

Очрашулар көтеп, гомер бара үтеп –
Мәшәкатьләр килә бер тоташ.
Чая иде телең, нечкә иде билең –
Төшләремә кердең, классташ.


Мәктәпләрдә күптән түгел соңгы кыңгыраулар яңгырагангамы икән, соңгы араларда телгә гел шул җыр сүзләре килә. Сыйныфташларымны да көннән-көн күбрәк юксынам. Бергә укыган дәресләр, бергә йөргән походлар, экскурсияләр, беренче карашка гына кырыс тоелган укытучылар әйләнә дә искә төшә. Эх, укыйсы иде хәзер мәктәптә, кайтарасы иде шул елларны! Ә бәлки, мин шулай балачагымны юксынамдыр?! Дөресрәге, туганнарыма әйләнеп беткән, мине үземнән дә яхшырак белгән һәм аңлаган классташларны сагынам...

Бала мәктәптә белем генә алмый, ул анда тормыш мәктәбенең башлангычын да үтә, кеше белән аралашырга, мөнәсәбәтләр корырга өйрәнә, шәхес буларак формалаша. Ә кемдер исә... мәңгелек ярын да нәкъ менә мәктәптә таба. Ун ел буе бергә укыган классташлар арасында тормыш юлын бергә үтүчеләр дә шактый. 

– Класста без күп идек, кырыктан артык бала, бәлки, шуңа дадыр әтиегезне «замечать» тә итмәдем. Мәктәпне тәмамлап җиде ел үткәч кенә, ул мине беренче тапкыр озата кайтты. Мин инде техникумны тәмамлап, Чаллы шәһәрендә эшли башлаган идем. Тик әле анда да без бернинди дә вәгъдәләр бирешмәдек. Ул миңа соңрак шәһәргә хат язды. Мин исә, яхшы түгел, дип кенә җавап җибәрдем. 

Ул заманда күңелдәге хисләрне белгертергә, «яратам» дигән сүзләрне әйтергә дә ояла идек бит. Әтиең дә «төче» сүзләргә саран булды, әмма барыбер үзенә ышандыра алды, – дип искә ала әни үзләренең яшьлек елларын. Язмыш, күрәсең. Авыл тормышын алып бара алмам дип, шәһәргә «качып» киткәч тә, торырга урыны, эшләргә эше булгач та әни, шулай итеп, авылга кире әйләнеп кайта. 

Әти белән әнидән кала, алар чыгарылышында шундый ук тагын алты пар бар әле. Туксанлап бала өчен, бер яктан карасаң, бу күп тә түгел сыман. Икенче яктан караганда, барыбер кызык бит.
 Бер-берен аңлау сыйныфташларга җиңелрәктер. Хәер, барысы да мәхәббәткә, аның көченә бәйле!

...Фәридә апа белән Дамир абый Нуретдиновлар әти-әнием белән бер класста укыганнар. Алар арасында мәхәббәт инде тугызынчы сыйныфта ук кабына. Дамир абыйның моңлы тавышы хисчән, нечкә күңелле Фәридә апаны үзенә гашыйк итә. 
Ә Дамир абый сөйгәненең озын кара толымнарына гашыйк була. Ул заманда чәч кистерү модада булмый әле, димәк, эш толымнарда гына түгел. Фәридә апаның шундый чибәр егетне үзенә карату сере башкададыр.

Мәктәп сукмагыннан тыш, аларны сәнгатькә, әдәбиятка булган мәхәббәт тә якынайта. Дамир абый матур җырлый, спектакльләрдә дә катнаша. Фәридә апа да театр түгәрәгенә бик яратып йөри. Төп рольләрдә гел бергә уйный торган була алар. Аннан Дамир абый армиягә китә, Фәридә апа вәгъдәләр биреп озатып кала. Җиде ел очрашып йөргәннән соң, алар өйләнешәләр. 
Шаярып кына «записка»лар алышу тора-бара мәхәббәткә әверелә.

Егерме ике ел бергә яшәү дәверендә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары да үзләре кебек сәхнәгә гашыйк җаннар: җырлыйлар да, бииләр дә – барысын да булдыралар. «Безнең иң зур байлыгыбыз – балалар», – ди Фәридә апа белән Дамир абый. 

...Рәмилә апа белән Илхат абый Имамиевларны да мәктәп кавыштыра. Шаярып кына «записка»лар алышу тора-бара мәхәббәткә әверелә. «Илхат бик оялчан иде, биергә дә үзем чакыра идем», – дип шаярта Рәмилә апа. Илхат абыйдан: «Ник нәкъ менә Рәмилә апаны сайладыгыз?» – дип кат-кат сорап карасам да, никтер төгәл генә җавап ала алмадым. Чая, баскан җирдә ут уйната торган Рәмилә апа Илхат абыйны үзе «эләктергән»дер инде дидем.

Гаилә башлыгы уен-көлкегә бик хирыс. Илхат абый, мәзәк сөйләп, теләсә нинди җитди кешене дә көлдерә ала. «Авыл Советына өйләнешергә гариза бирергә бардык, ә анда акча да түлисе икән. Мин моны белмәгән идем, ярар, мин әйтәм, бүген үзебез белән акча юк, иртәгә килербез, дим. Рәмилә ул вакыта балалар бакчасында эшли иде, ә бакча авыл Советы белән янәшә генә. Шуның кадәр кияүгә чыгасы килгән булгандыр инде, акча миндә бар, диде дә, Рәмилә минут эчендә эшеннән акчаны йөгереп алып та чыкты, гариза да бирдек», – дип шаяртып искә алды Илхат абый.

Хатын-кыз, ир-атка караганда күпкә хисчәнрәк зат. Ирләр акыл белән уйлап, баш белән эш итә, ә без, хатын-кызлар, күбрәк йөрәкне тыңлыйбыз. Һәр вакыйганы энәсеннән җебенә кадәр күңел аша үткәрергә күнеккәнбез. Рәмилә апа да тормыш иптәшенең «батырлыкларын» күңеленә яхшы сеңдереп калган. «Ул заманда чын чәчәкне артистларга гына бирәләр иде. Мин дә аның өчен артист кебек булганмындыр инде. Белмим, авылда чын канәфер чәчәген каян тапкандыр, әмма шул чәчәк­ләрне тотып килгәне бүген дә истә», – ди Рәмилә апа. Ә берсендә Илхат абый сөйгәнен туңдырма белән сыйларга уйлый. Ул заманда авылга туңдырма кайдан килсен инде?! Ә мәхәббәт юлны барыбер таба! Нурлат районына командировкага барган җиреннән Илхат абый туңдырма сатып ала. Кайтканда, эремәсен өчен, туңдырманы пакетка салып, машина тәрәзәсеннән урам якка асып, юл буе шуны тотып кайта! Шулай инде, яраткан кешеңнең йөрәген яулау өчен ни генә эшләмисең.

...Классташлар арасында корылган никахлар, мөгаен, ныклырак буладыр. Гомерлек яр итеп сайлыйсы парыңны син бит инде бер яки ике ел гына түгел, ким дигәндә ун ел беләсең! Бер-берен аңлау сыйныфташларга шуңа да җиңелрәктер. Хәер, ялгышам, барысы да мәхәббәткә, аның көченә бәйле! Бу илаһи хис үтә алмаган киртәләр җир йөзендә юк ул! 


Психолог фикере

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гөр-гөр килеп яшәү «Бар әле...» дигән эш барлыгын беләсезме? Без белми идек, Актаныш районы Пучы авылында аңлаттылар.
    3130
    5
    121
  • Сихерләнгән йөзек Лилиананы бүлмә уртасындагы урындыкка утыртты Һаҗәр апа. Үзе, уң кулын кызның башына куеп, дога укый башлады. Биш минут чамасы үтте бугай. Шул вакытта кеше ышанмаслык хәл булды...
    10636
    5
    102
  • Җизнәм Көнозын елап ятам, миндә берәрсенең эше булсачы! Чынында еламыйм да инде хәзер, туйдым, күз яшьләре дә чыкмый, көчәнсәм дә.
    10175
    5
    67
  • «Бүтән әнием юк...» – Әнием Картлар йортында минем...
    8747
    11
    61
  • Дуслыкның чиге бармы? Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
    5444
    0
    57
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 ноябрь 2021 - 08:49
    Без имени
    Элбэттэ, мондый очракта хатын-кыз бик авыр хэлгэ юлыга. Кунакларны хезмәтләндерү хатын-кызга тошэ, эзерлэу, юу, якты йөз курсэту. Ботен кеше дә алай булдырылмый. Монда аңлашу юлын эзләргә кирэк. Болай хисләренә ирек биргәндә, узенне алама кеше итеп курсэтергэ момкинсен. Мондый очракта ир кеше дә башын эшлэтергэ тиеш. Кэусэр
    Иремнең туганнары...
  • 24 ноябрь 2021 - 17:17
    Без имени
    Безнен авылга мед училишаны бетереп яшь фельдшер килде каядыр бер 60 елларда.Без элдя балаларгына идек Узе урыс идеТося апа дия идек. Гомере буе эшляде ,кон или тон дими иде.Безнен авылда иргядя чыкты ике баласыда булды. Бик матур тормош иттеляр.Тося апа бик яхшыкеше..Бик куплярне улемнян коткарды эчудян калдырды.Эле инде анарга каядыр 86 яшендя ул.Тагын сауляклы бяхетле аллахы умер бирсену узеня.Без аны эледя яратабыз и хормят итябез.А
    Кайтаваз
  • 24 ноябрь 2021 - 13:13
    Без имени
    🙏👍
    Кышкы былбыллар. № 2.
  • 24 ноябрь 2021 - 12:42
    Без имени
    Баланы ирга алыштырган хатыннарны бер кайчан да анламаячакмын. Ничек итеп уз баланны шул хатле мескен итарга була? Ани кеше баланы ботен жил-давылдан сакларга.якларга тиеш. А ул узен гена уйлый. А Разия исемле кеше узе укытучы булып эшлаган. А узе шундый усал.кешелексез кеше. Ул мина калса лаеклы тугел укытучы исемен йеретерга. Ничек ул балаларга акыл бирган? Исем кита
    Канатсыз кош баласы
  • 24 ноябрь 2021 - 18:07
    Без имени
    Нэсимэ апа бик акыллы яхшы кунелле иде. Урыны жэннэттэ булсын.
    Син янымда булган чакта гына...
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан