Тәрәзәләр сере

Без тормышта мәхәббәткә артыграк әһәмият бирәбез микән әллә? Югыйсә бит яшәүнең мәхәббәттән башка да кануннары бар.
Разия, елаудан туеп тынычланып калган оныгын читлек караватына салды да, берара җыр көйләп, тирбәткәләп утырды. Сабый тиз йоклап китте. Еш кына шулай, әти-әнисе баланың көен таба алмаганда, аны дәү әнисенә тапшыралар да үзләре йокларга яталар. Разия ханым бала багуны читенсенми. Киресенчә, куенына сеңгән, куен җылысыннан изрәгән нарасыйның мыш-мыш сулыш алуыннан үзе генә белгән бер татлы рәхәтлек кичерә ул. Бәби дә шундый ук рәхәтлеккә тала, күрәмсең. Дәү әнидән сирпелгән җылы дулкыннар аны да тынычландыра. Гомер бакый шулай – бәби белән әби бик тиз уртак тел таба. Әбиләргә оныксыз картаерга язмасын.Разия, бала караваты яныннан торып, тәрәзә янына килде. Төнге күктә болытлар белән качышлы уйнаган Айга озак-озак карап торды. Айга шулай озаклап карап торырга ярата ул. Ай – аның гомерлек сердәше. Беркем белән уртаклашмаган серләрен ул гына белә. Разияның йөрәгендә серләр күп. Хатын-кыз үзе генә белә торган серләр алар. Төнге сәфәргә чыккан Айны озак кына күзәткәннән соң, Разияның күзләре таныш тәрәзәне эзләп тапты. Башка йортлар ышыгында кысылып калган бу тәрәзә аның тормышындагы иң якты учак. Учак! Чөнки ул тәрәзәдә төне буе ут сүнми. Разияның йөрәгендәге кебек. «Менә, җаным, оныгың да йоклап китте, ә син һаман йокламагансың. Йоклый алмыйсыңмы? Башың сызлый торгандыр инде».
Кеше алдында ялгыш исемен әйтеп җибәрүдән куркып, ул аңа гомер буе гаять итагатьле итеп, «абый» дип кенә эндәште. Әйе, бергә эшләделәр. Эштә күрешеп торгач, аерым яшәүләре авыр булмады. Разияның да ире бар, тик менә балалары гына юк иде. «Абые» белән яшерен мәхәббәте аңа ике малай бүләк итте. «Абые» моңа тыныч карады. Балалар дип егылып китмәде. Ир булган кеше дә малайларының кемгәдер охшаган булуын күрмәде. Югыйсә малайлар үз әтиләреннән «өзелеп төшкән» кебек иделәр. Хезмәттәшләренең бу ханымга хөрмәтләре зур иде, шуңа күрә аның баласызлык проблемасын үзенчә хәл итүен гаепкә алучы булмады. Кеше гаиләсен бозмады лабаса Разия, үз гаиләсен дә саклап калды, фәкать тын гына ярата бирде, тәртипле, акыллы балалар үстерде. Ә күңелдә, мәңге чынга ашмас хыял булып, берәр вакыт бергә булу уе-теләге яшәде. «Абые» да ярата лабаса аны. Кайвакыт балаларга дип, бүләкләр дә алгалый.
Шулай гомер узып бара. Инде хәзер икесе дә пенсиядә. «Абыеның» гомер буе башы сызлады. Контузия касәфәте. Әфган мәхшәрен кичкән кеше иде ул. Аның башы сызлаган төннәрдә тәрәзәдәге ут төне буе яна. Шул уттан Разияның башында да сызлау кабына. Төнне шулай ике йортта сызланып кичәләр. Аерым яшәсәләр дә, бергә!
Берзаман «абыеның» җәмәгате үлеп китте. Бергәлеккә юл ачылды кебек. Инде егетләр дә башлы-күзле. Оныклар үсә. Их, кыйпылчыкларны бер- бөтенгә туплыйсы иде ул! Разия, тәрәзәгә килеп, теге икенче тәрәзәгә шуларны сөйли. Тагын бер сөйләр әйберсе бар әле аның: «абыеның» баш сызлавын тәки үзенә алды бит ул. Төн йокламый сызланып чыккан чаклары ешайды.
«Абый» булган кеше генә «җаный» булырга ашыкмады. Инде үзе дә тол калган Разия аның ишек шакыганын көтеп йөргән көннәрдә «абый» өйләнеп куйды. Гомер буе яратудан, сызланудан йөдәгән, көтеп арыган йөрәк сыната башлады. Дөресрәге, Разия үзе сынды. Аннары бит ханымның бәхетле сәгате сукканын өметләнеп көтүчеләр тагын да булган. Алар инде хәзер хәлгә кереп сораштырырга да кыенсынмыйлар. Бу хакта сөйләшү серне яшереп йөргәндәгедән кыенрак икән.
Тик гомере буе дәвам иткән мәхәббәт тарихының ахыры ямьле тәмамланмады. Разияның баш миендә яман шеш таптылар. «Абый» кеше, сызлануларын Разияга тапшырганнан соң да бераз яшәде әле.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Яратып яшәмәдем ...Ул көнне мин үлдем... Җаным үлде. Миңа инде барыбер иде: кем белән яшим, кайда яшим... Күз алдымда гел Фаил генә торды.
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
Соңгы комментарийлар
-
15 гыйнвар 2021 - 19:32Без имениУл егет белэн бэхетле була алмас.Ярый егете уз башы белэн яшэсэ,э монда энисе сузеннэн чыкмавы куренеп тора«Кемнең торты тәмлерәк: минекеме, булачак киленнекеме?»
-
15 гыйнвар 2021 - 19:51Без имениай аллам.шулай ярымы сон.сенлем.нык бул.кэефенне тэшерме.«Кемнең торты тәмлерәк: минекеме, булачак киленнекеме?»
-
15 гыйнвар 2021 - 19:52Без имениАлия Ленар белэн бэхетле булмас дип уйлыйм.,Ярый Ленарнын уз акылы,фикере булса.Энисе сузеннэн чыкмаучыга ошаган бит«Кемнең торты тәмлерәк: минекеме, булачак киленнекеме?»
-
15 гыйнвар 2021 - 20:28Без имениИнде моңа кадәр түзгәч, өстеңә гонаһ алма, Аллаһ барын да күрә, белә, сабырлыгыңның савабын әхирәттә насыйп итсен, Ин шәә Ллаһ! Бу доньяга без сынаулар үтәргә килгәнбез, Аллаһка гыйбадәт кылу өчен,... Ислам динен өйрәнеп, намазга басып, җаныңа тынычлык табырга язсын сезгә! Амин!Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
15 гыйнвар 2021 - 21:27Без имениБолай мыскыл ителеп яшэгэнче,бер генэ мэртэбэ хыянэт итсэ узенэ тынычрак була минемчэ.мин уземнэн чыгып язам.беркем дэ белмэслек булсын только.бигерэк тэ улын.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.