Тозак

«Парк белән күрше яшисең, атнасына бер-ике тапкыр урап чыксаң да, ярты авырлыгыңны ташларсың», – диләр миңа хезмәттәшләрем. Шулай дигән булалар. Белми алар, анда нинди тозак барлыгын! «Ярый, – мин әйтәм, – килегез, алып чыгам паркка, бергәләп ябыгырбыз».
Җыена торгач, тәки җыенып беттек. Чираттагы ял көннәренең берсендә, иртәнге сәгать тугызда бүлектәге алты хатын-кыз, как штык, парк каршында очраштык. Капкадан кереп бетмәдек, бүлек җитәкчебезнең күзе милли ризыклар сатыла торган кибеттәге өчпочмакларга төште. Җитәкчедән калышып булмый инде – барыбыз да өчпочмаклар белән сыйландык. Борыннарны кытыклап, авыздан сулар китереп торган тәмле ис бассейнга кертмәде, яныннан гына узып киттек. Коену костюмнарын алганыбызны да онытып, яшь тайлар кебек, кафега таба җилдердек. Ярыйсы гына анда да сыйланып чыктык. Шуннан аллея кырыена куелган эскәмияләргә утырып, роликлы тимераякта шуучыларны, велосипед, скейтбордта йөрүчеләрне күзәттек. «Шахмат клубы» мәйданчыгына да сугылырга онытмадык – читтән генә уйнаучыларга бәя биреп, шактый гына басып тордык. Бераздан барыбызның да үтереп чәй эчәсе килә башлады. Чәй эчәсе килгән кешегә, Ходайга шөкер, паркта бөтен шартлар да булдырылган! Берсеннән-берсе тәмле пирожныйлар белән чәйләнергә теләгәнебезне тоеп торгандай, паркның гүзәл почмагында урнашкан кафе безне кочагын җәеп каршы алды. Анда да вакытны бушка уздырмадык – тәрәзәдән ир-егетләрнең чирәмлектә туп типкәннәрен рәхәтләнеп күзәттек. Бераздан хезмәттәшебез Айсылу: «Бәй, ярты көн үтеп тә киткән бит, кайтышыйк, кичкелеккә ашарга да әзерлисе бар ич», – дип, барыбызны да урыныбыздан кузгатты. Тамак тук, өс бөтен дигәндәй, каршы килүче булмады.
Йә, киңәш итеп ни әйтер идегез, ничек бу паркта ябыгырга була?
фото: https://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.