Логотип
Күңелеңә җыйма

Тормышымны үзгәрткән борылыш

Диагнозыңны белгәч кенә, туктап калып, як-ягыңа карасың икән ул. Минем белән дә шулай булды. Сезгә хатын-кызлар үз тарихларын күп яза. Мин дә язып карыйм әле. Без, ирләрнең дә җаны бар ул...


«Син тимердән ясалган», – диләр иде миңа. Үземне белгәннән бирле тамагымның да шешкәне юк. Һәм менә 63 яшемә җиткәч, операция ясатырга кирәк диделәр. Ул хакта уйланмаган да булыр идем. Кунакка килгән табиб сеңлем икебез генә калгач: «Дамир, син бик еш бәдрәфкә керәсең. Күрен әле табибка», – диде. Кайсы ир үзен чирле итеп күрсәтәсе килсен. Мин кул гына селтәдем. Әмма шул көннән башлап сеңлем шалтыратып, табибка бару турында искә төшерә башлады. Ахырда уролог белән сөйләшеп: «Менә шушы сәгатькә кил!» – дип шалтыратты. Табибта минем нечкә җирдә шеш барлыгы ачыкланды. «Әлегә төгәл генә диагноз куеп булмый. Операция ясап, шеш тукымасын алып, өстәмә тикшеренүләр үткәрергә кирәк», – диде. Эндәшми утыруымны күреп: «Курыкмагыз, үлем карары чыгару түгел бу», – диде. Ә минем өчен бу шул карар инде! Операция сүзен ишетүгә «каз тәннәре» чыкты. Әгәр наркоздан уянмасам, әгәр миндә ямаш шеш булса... Диагноз куюның икенче көнендә үк үлмәгәннәрен ишетеп беләм. Димәк, эшләремне тәртипкә салырга вакыт бар әле. 


Табибта булган сөйләшүне хатыныма да, сеңлемә дә әйтмәдем. «Бар да яхшы», – дип әйтү белән чикләндем. Белсәләр, хәзер хастаханәгә салачакларына шигем юк иде. Кайтуга кәгазь белән ручка алып өстәл артына утырдым. Уем: хат язып калдыру. Әмма сүзне нәрсәдән башларга белми озак утырдым. Аш бүлмәсендә кайнашкан хатыным, берничә тапкыр ишектән килеп карады. Ә минем эчемдә ачуым кайный башлаган иде. Кеше шулай гомере буе, тырмаша-тырмаша, яши, акча җыя, нидер төзи һәм пенсиягә дә чыга алмый үлеп китәмени инде?! Йорт төзергә, балаларны аякка бастырырга, тормышларын башлап җибәргәндә ярдәм итәргә кирәк дип, ял да итмичә эшләдек тә эшләдек. Безнең бит хәтта диңгез күргән юк икән! Ручкамны куеп, урынымнан тордым, карарым нык иде. 
Икенче көнне эштән соң турагентлыкка киттем. Бераз булса да, җыйган акчабыз бар иде. Кассадан алдым да, диңгезгә юллама сатып алырга булдым. Мин үлгәч, хатыныма сагынып сөйләрлек тәэсирләр калдырыйм әле. Хатыным үпкәләп каршы алды. 


–    Эштән күптән кайтсам да, ашамый сине көтеп утырганымны беләсең бит? – диде ул. Ә мин бер сүз әйтмичә өстәлгә юлламаны куйдым. 
–    Безгә дә кеше төсле ял кирәк. Сезон вакыты булмаса да, диңгез кояшын күреп кайтык, – дидем. 
Хатыным гаҗәпкә алды. Элегрәк ул диңгез турында сүз тишсә,  һәрвакыт каршы чыга идем. «Безнең бакчабыз да диңгезне алыштыра, йөрмик әле», – дип аның хыялларына киртә куя идем. 


Беренче тапкыр самолетка утырдык. Ак болытлар арасыннан очканда иллюминатордан күзне ала алмадык. Йә, Ходай, дөньяның мондый матурлыгы да булган икән бит! Хатыным елмаюдан туктамый. Ә минем эчем дә – ут. Ул бит ялгызы калачак. Ник бу гомер шулай тиз уза икән ул?! Хатыным белән әле генә танышкан идек бит югыйсә. Күрше авыл клубына баргач, беренче тапкыр күрдем мин аны. Канатлы зәңгәрсу күлмәк кигән иде. Ул кичне үк озата бардым үзен.
–    Без танышкан чактагы зәңгәр су күлмәгең исәнме әле синең, – дип сораганымны сизми дә калдым. 
–     Ә син шул күлмәкне хәтерлисеңме? – дип, соравыма сорау белән җавап бирде ул, аптыраган кыяфәт белән.
–    Әлбәттә. Анда  синнән матуррак башка кыз юк иде.
–    Ул вакытлардан соң күпме күлмәкләр кидем инде...
–    Ә минем өчен хәзер дә син иң матуры, яратам сине...
Чын күңелдән әйтелгән сүзләр иде ул. Хатыным моны сизде, аның бит алмалары алсуланып китте.
–    Нәрсә, самолет фаҗигагә очраса, әйтеп калыйм дисеңме әллә? – дип көлде ул, яшь кызлар кебек оялып кына. 
–    Синең алда гөнаһым юк, гомерем буе сине генә яратып яшәдем.
–    Беләм. Әмма син бу хакта бик сирәк искә аласың.
–    Дөнья мәшәкатьләре баса торгандыр. Өй, балалар, эш. Моңа кадәр дөнья кудык. Менә, ниһаять, икәү генә диңгезгә барабыз. Балаларга бүләкләр алып кайтырбыз. Истәлек булып калсын...


Сезон булмагач, кунакханәдә кеше аз иде. Без рәхәтләнеп ял иттек. Диңгез яр буенда озаклап йөрдек. Кояш батышын карап сокландык. Шундый матурлыкны күрми үлеп китәсе булганмын дигән уй күңелемнән китмәде. Әмма хатыныма берни сиздертмәдем. Аның кәефен бозасым килмәде. Бу сәяхәт аның күңелендә җылы бер хатирә булып калырга тиеш. Аның хәзер бик бәхетле булуына куандым. Үземне аның янында яшьрәк итеп тоя да башладым. Хәтта кайбер сәгатьләрдә соңгы көннәрем якынлашуын онытып җибәрдем. 
Диңгездән без яшәреп кайттык кебек. Бездәге үзгәрешләрне балалар да сизде. «Сезгә диңгезгә ешрак барырга кирәк», – диде алар серле генә елмаеп. Балалар белән ул көнне  озаклап сөйләшеп утырдык. Үземнән соң лаеклы дәвамчылар калуына горурландым. Беренче тапкыр бу хакта уйладым! 


Икенче көнне безгә сеңлем килеп керде. 
–    Сиңа өстәмә тикшеренүләр үтәргә кирәк, ә син диңгез буенда йөрисең. Нәрсә дигән сүз соң бу?» – диде керә-керешкә. 
Белгән! «Иртәгә үк хастаханәгә ятасың», – диде ул сүз әйтергә дә урын калдырмыйча. Миннән аермалы буларак табиб сеңлем, бу тикшеренүләрдә фаҗига күрмәгән. «Барысы да яхшы булачак. Синең яшеңдәге ирләрне тикшерү гадәти күренеш», – диде. 
Әмма минем куркуым узмады. Төнлә утырып гаиләмә хат язып калдырдым. Башкарып бетермәгән эшләр исемлеген дә яздым. Кияүләр дәвам итәр. Йокларга яткач, хатынымны нык итеп кочакладым. Чәчендә диңгез исе бетмәгән иде әле аның. Иң авыры: хатыныңны ялгыз калдыру икән...


Операциядән соң, озак көттерми тикшеренү нәтиҗәләре килде. Миндә яман шеш түгел! Әмма тормышымдагы бу борылыш бик үзгәртте. Менә хәзер мин яшим. Күкрәк тутырып сулыш алып яшим. Дөньяның, хатынымның, балаларымның, оныкларымның тәмен белеп яшим!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    бик. матур. хикея. ошады. ахыры да. яхшы. тэмамланды. рэхмэт

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нигәдер авторын куймыйлар.

      Хәзер укыйлар