“Әти” дип телем ачылды

Алар дискотекада таныштылар. Радик анда үзенекеләр белән чыгыш ясады. Җырчы ул. Гитарада да уйный. Университетта, мәктәптә бергә укыган егетләр арасыннан җырга, музыкага әвәслеге һәм сәләте булганнарны туплады да, үз “төркем”ен оештырды.
.. .Ольга бу җырчы егетнең бәрхет тавышына, бер карауда әсир итә торган зәңгәр күзләренә бик тиз гашыйк булды. Кич саен шушы дискоегет каршында бөтерелде, игътибарын җәлеп итү өчен шашып-шашып биеде.
...Оляның бик тә яшь, сабыйлыгы кычкырып торган уналты яшьлек кыз булуын, күз төшәрлек әлләни чибәр дә түгеллеген Радик иртән кунакханә бүлмәсенең душ юлында күзгә-күз очрашкач кына абайлады. Башына салкын су коя-коя: “Нишләдең син?” — дип, үз-үзен битәрләде...
Тормышындагы әлеге үкенечле минутлар әкренләп хәтердән югала барды. Әмма... беркөнне чираттагы концертны тәмамлап, уен коралларын җыештырып, залдан чыгып барганда, Радик каршына көтмәгәндә Ольга килеп басты. “Мин бит синнән бала көтәм”, — диде. Күзләрендә яшь.
— Нәрсә?!
Ышанмады Радик. “Бу миңа ныклап торып ябышырга исәпли, ахрысы”, — дип уйлады. Кесәсеннән ике биш йөзлек чыгарып, кызга сузды: “Теләсәң, бик яхшы доктор белән таныштырам”, — диде. Әмма кыз чаярак булып чыкты. “Мин аны табарга уйладым”, — диде дә күздән югалды.
Ольганың малай тапканын белгәч, Радик аңа акчалата ярдәм күрсәтергә бик теләп алынды. Тик хикмәт акчада гына булса икән? Бала әтисез үсә бит! Кызганычка каршы, Радик бу хакта ишетергә дә теләмәде. Бала тәмен татырга өлгереп җитмәгән яшь ананы бу хәл чыгырыннан чыгарды. “Нигә әле берүзем генә нужа күреп яшәргә тиеш мин?” — дип уйлады ул. Әйберләрен җыйнады да, аптырап калган әнисенә бер сүз әйтми, өйдән чыгып китте.
Ишекне Радик үзе ачты. “Зинһар өчен әзгә генә булса да баланы син карап тор әле”, — диде Ольга. Радик авыз ачып, сүз әйтергә өлгергәнче, тупырдап торган нарасыйны аның кулына тоттырды да, теге вакыттагы кебек, күз алдыннан юк булды...
Менә сиңа мә?! Инде нишләргә? Балалар йортына!
Директор — өлкән яшьтәге ханым — башта баланың дөньяга килү һәм Радик кулына эләгү тарихын сораштырды. “Син үзеңне шушы бала урынына куеп кара әле”, — диде аннары. Бу сүзләр Радикның йөрәгенә энә белән кадагандай тәэсир итте. Ятимлек ачысын бик иртә татырга туры килде шул аңа. Итәгенә утырып иркәләнер чагында — ун яшендә үк югалтты ул әнисен.
Машинада мес-мес килеп йоклап яткан нарасыйга Радик беренче тапкыр җылы күз карашын ташлады. “Балалар йортына бирә аламмы соң... аламмы соң?” — дип, баласының башын сыйпап, авыр көрсенде.
Гөнаһ шомлыгына каршы, бала авырып китте. Радик “Ашыгыч ярдәм” чакыртты. Хастаханәгә җыенырга куштылар. Баланың тын юлларына бик нык салкын тигән иде.
Хастаханәдә дә улының температурасы озак төшмәде. Тын җитмәүдән күзләрен зур итеп ачкан баласы янында: “Үлмәсә генә ярар иде”, — дип, хисапсыз көн-төннәрен үткәрде Радик. Күрәсең, чын-чынлап ата булу тойгысы уянды аңарда. Шушы минутта баласын югалтса, үзе белән нәрсә буласын тәгаен генә күз алдына да китерә алмас иде бугай, мөгаен.
Аллаһ рәхмәте белән, бала сәламәтләнде. Өйдә... Өйдә зур күңелсезлекләр көткән икән шул аларны. Бусага төбендә зачет һәм имтиханнарга килмәгән өчен Радикның университеттан куылуы турында белешмә тотып, ачудан иреннәре кысылган әтисе каршы алды.
Өйдән чыгып китми чара калмады. Шул көннән башлап Радик белән кечкенә Игорь шәһәр читендәге бистәдә искерәк бер йортта яши башладылар. Бала мәшәкате белән кайнашып, әти кеше эше барлыгын да онытты. Кайда яшәгәнлеген белсәләр дә, дусларыннан хәл-әхвәл сорап килүчеләр күренмәде. Акчасызлык интектерде. Тиз арада кыенлыктан чыгу чарасын күрергә кирәк иде. Нишләсен, машинасын сатмый булдыра алмады. Тик бу акча да озакка җитмәде. Шуннан соң, авыр булса да, эшкә урнашырга карар кылды. Һәм шул көннәрдә аңа әтисенең авыр хәлдә хастаханәдә яту хәбәрен ирештерделәр.
Ата белән ул кочаклашып күрештеләр. “Үзем исән чакта фирманы синең исемгә күчерәсем килә”, — диде әтисе...
Озакламый Радик, университетка кире кайтаруларын сорап, гариза язды. Читтән торып укуын дәвам итәргә иде исәбе.
Ә Игорь? Игорь ай үсәсен көн үсте. Кеше баласы читтән карап торганда гына тиз үскәндәй булып күренәдер инде
ул. Һәрхәлдә, күршебез буларак, безгә шулай булып тоелды.
Ышанасызмы-юкмы, Игорьга 11 яшь тулганда, ак "Волга”га утырып, Ольга кайтып төште. “Ун ел буена “син” дип яшәдем. Бөтен байлыгымны сиңа бүләк итәм”, — дип, күз яшьләрен түгә-түгә, Игорьны үзе белән чит илгә китәргә өндәде.
Әтисе белән бергәләп төзегән матур һәм бәхетле дөньяны җимерергә теләге юклыгын аңлатып:
— “Әти” диеп телем ачылды минем, — диде Игорь аңа җавап итеп.
Язмыш, сынавына күрә, бүләген дә бирә, күрәсең...
Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
Казан.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.