Логотип
Күңелеңә җыйма

Ташка каткан ана йөрәге

 Алтын көзнең кояшлы бер көне иде ул. Бөтен дөньяның табигать матурлыгына иркәләнеп яшәгән вакыты. Сары яфрактан түшәлгән йомшак келәм, янып торучы аяз күк, ерактан ук ымсындырган кып-кызыл миләш... Бар нәрсә күзне иркәли. Минем күңелдә әлеге матурлыкка төренгән чор күңелсез хәтирә белән дә уелып калачак. 

Алтын көзнең кояшлы бер көне иде ул. Бөтен дөньяның табигать матурлыгына иркәләнеп яшәгән вакыты. Сары яфрактан түшәлгән йомшак келәм, янып торучы аяз күк, ерактан ук ымсындырган кып-кызыл миләш... Бар нәрсә күзне иркәли. Сабый төсле шушы сихрилеккә сөенәсең, могҗиза күргән сыман истәлеккә фотога төшереп калдырырга ашыгасың. Минем күңелдә әлеге матурлыкка төренгән чор күңелсез хатирә белән дә уелып калачак. 

Бусагадан атлап керүгә кызымның кәефе юклыгын сиздем. Аның миннән яшерен серләре юклыгын беләм, үзе сөйләр әле дип үз эшемне дәвам иттем. Озак көтәргә туры килмәде. Аш өстәле янына утыруга:
–  Әни, әйт әле, әниләр үз балаларын яратмаска, бөтен җаны-тәне белән сөймәскә мөмкинме? – дип сорап куйды.

Бер мәлгә югалып калдым. Мондый ук борылыш көтмәгән идем.
– Ник алай дисең, кызым? – дим. Ул иртән күргәнен сөйли башлады. 
Күршедәге йортның беренче катында теш дәвалау клиникасы бар. Кызым шуннан үтеп барганда  дүрт-биш яшьлек сабыйның кычкырып елаганына игътибар итә. Баланы теш табибына алып барганда гадәти хәл инде. Һәр әти-әнинең юмалау буенча үз рецепты. Ничек кенә үгетләмисең дә, ничек кенә кызыктырмыйсың. Ахыр чиктә барыбер җиңәсең. Тормыш шулай корылган инде. Бу юлы кызымның күргәне уены-чыны белән барган тарткалашуны түгел, ә чын сугыш кырын хәтерләткән. Ана белән бала көрәше. Кемнең җиңәчәге көн кебек ачык. Тик нинди көчләр бәрабәренә?

 – Мин нәрсә, бер мең тәңкә акчаны суга салырга тиешме әллә синең аркада? – чәче-башы тузган ана бөтен урамга  шулай дип кычкырган. Кызым барган җиреннән туктап калып, әлеге хәлне күзәтә  башлаган. 
– Булды, туйдым! Инде өченче тапкыр килүебез. Син аңгыра мәллә?! Теш сызлый икән, аны дәваларга кирәк! – дип кычкыруын дәвам иткән ана. Биш яшьләр чамасындагы бала әнисенең кычкыруыннан куркып, ишек артына кереп поскан, калтыранып басып тора икән. Шушы урында туктарга да мөмкин дә бит. Әмма ана туктарга уйламаган да. «Авыр артиллерия»гә күчкән. 

– Барма минем артымнан, кал шунда! Мин сине өйгә алып кайтмыйм. Шушы больница төбендә калдырам, – ди дә әни кеше, кулларын болгый-болгый баскычтан төшеп китә башлый. Биш яшьлек сабый ниләр кичергәндер бу мизгелдә, минем йөрәгем жу итеп китте. Хәтта мин дә бу сүзләрне бик авыр кабул итәр идем. Ә монда сабый! Һәм аңа бу сүзләрне ят бер апа түгел, ә иң кадерле, иң якын – бар ышанычы булган әнисе әйтә!  Бала бу сүзләрне ишетүгә  ишек артыннан ут кебек атылып чыккан да, әнисе артыннан йөгергән. Кечкенә кулларын сузып: «Әни, калдырма мине!» – ди икән.  Хатын шуны көткәндәй, кинәт  кенә туктый да, йөгереп килеп җиткән сабыеның аркасыннан төртеп, этеп җибәрә. Бала чак кына егылмый. «Миңа мондый бала кирәкми! Мин башканы табам. Бөтен нервларымны бетердең елауларың белән! Ник сүз тыңламыйсың? Атаң шундый кире, син шундый! Туйдым барыгыздан!» – дип ярсыган хатын. 

Кызымның әйтүе буенча, «әни» кеше кычкыра-кычкыра юлын дәвам иткән. Мескен бала күз яшьләренә буылып, абына-сөртенә артыннан барган. Бу «җәзалау» әле тагын күпмегә сузылгандыр, билгесез. Ә менә кызым сөйләгән бу хәл күңелгә нык уелып калды. Әнисе рәнҗеткән сабыйны күкрәккә кочасы, аны иркәләп, назлап, үбеп тынычландырасым килде. «Җимешем, елама! Дөньяда төрле хәлләр була. Шулай кыерсыталар да, үпкәләтәләр дә. Син бирешмә! Чап, кычкыр, бөтен көчеңә кычкыр! Әниең иртәме-соңмы барыбер ишетәчәк! Ул үзенең хатасын аңлаячак!» – дип әйтәсе килде.    

Бу хәлне яшь тулы күзләре белән сөйләгән кызыма, ананың кыланышын ничек итеп аңлатырга белми йөдәдем. Чөнки үзем дә аңламый идем. Әмма... Ничек инде әни кеше үз нарасыен яратмасын?! Алай була алмый! Табигатькә, Ходайга  каршы  килү бит бу! Ул, бәлки, үзен яратмыйдыр. Уңмаган тормышын, булдыксыз ирен, акчасыз эшен, яраксыз дусларын, килделе-киттеле туганнарын... Ул бит аларга бу хакта кычкырып әйтә алмый. Ә ачуын чыгарасы килә. Кемгә ябышсын? Җавап кайтара алмый торган көчсез сабыйга, билгеле. Сәбәбе дә чыгып тора бит – бала теш табибына керергә теләми, курка! Ананың күзен бөтен дөньяга ачуы томалаган, янәшәдәгеләргә  карата нәфрәт хисе нарасыена булган мәхәббәтен җиңеп чыккан. Ул гаебен таныячак, әлбәттә! Ләкин соң булмас микән?! Гел сугылган һәм кыйналган бала йөрәге дә тора бара ташка әйләнергә мөмкин бит... Шулаймы?

                                                                                   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    фикерлэргэ килгэндэ торлечэ уйларга момкин, эгэрдэ бала эйбэтлэп эйткэннедэ, юмалап эйткэннедэ тынламаса, нишлэргэ сон ул энигэ, улда бит врачка барган саен эшеннэн сорап китэ, балаларда хэзер бик астыртын дип эйтимме, аларча гына булсын,

    • аватар Без имени

      0

      0

      Килешэм.Эштэн сорап ике сэгать ортодонтка чират котеп утырдык...инде кергэч...авызын ачып та курсэтмэде 5яшьлек кызым... врач кеше койлэп тэ карады, ачуланып та карады...юк! "Мамочка, разберитесь со своим ребенком,у меня там очередь! "- дигэч, узем и койлэдем и койлэдем, юк! ирене юк булганчы кыскан да ачмый!ачуымнан кайнап чыктым, эле бит врач бер инструментсыз , тешлэрен санап чыгарга гына жыена...балаларда да характер ай-яй-яй хэзер, ачу килгэн чакта язмадагы кебек кыланырга да бик момкин(((

      • аватар Без имени

        0

        0

        Алдагы комментарийлар бн мин дә кмлешәм. Матур куренеш тугел инде узе, шулай да "җәзалау" дип язып чыгарлык тугел.

        Хәзер укыйлар