Безне кече-кечедән, «сезгә таш белән атсалар, сез аңа аш белән җавап кайтарыгыз», дип өйрәттеләр. Динебез дә хуплый моны. Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә дә бар ул. Ләкин һәрвакыт бу киңәшне тотып булмый, һәм кайчагында аны тотарга хәтта кирәкми дә.
Сезгә кемдер бик зур начарлык эшләде, ә сез аңа тиешенчә җавап кайтара алмадыгыз. Хәзер әнә күңелегездә ул кешегә карата рәнҗү, ачу яши. Үзегезгә дә ачуыгыз килә, чөнки үзегезне көчсез кеше итеп хис итәсез һәм бу сезне эчтән генә җимерә. Шундый хис танышмы сезгә?
Ачуны озак сакламаска, гафу итәргә кушалар. Ләкин кайчагында бу киңәш булышмый, вакыт үтсә дә, ачу басылмый. Ә ачу озакка барса, бик начар. Ачуны басарга кирәк. Ләкин ничек? Әгәр сине рәнҗеткәннәрен һич тә гафу итә алмасаң? Әгәр ул гафу итә алырдай булмаса? Бу очракта нишләргә?
Ачу басуның бер бик шәп чарасы бар. Аның өчен яхшылык эшләргә кирәк. Борынгылар әйтмешли, сиңа таш атсалар, аш атарга. Ләкин юк! Сезгә начарлык эшләгән, ачуыгызны китергән, рәнҗеткән кешегә түгел. Монысы бик авыр. Һәм моны эшләргә хәтта ярамый да.
Сезгә начарлык эшләүче, күңелегезне яралаучы, җаныгызга төкерүче кеше бу яхшылыгыгызны ясак дип кабул итәчәк. Ул алга таба да сезгә начарлык эшләвен дәвам итәчәк. Ник шулай булмасын? Алмагачтан алма үзе өзелеп төшми икән, аны яхшылап селкетергә кирәк. Сезгә начарлык эшләгән кеше яхшылыгыгызны нәкъ шушы принцип белән бәяләячәк һәм сездән яхшылык күрәсе килгән саен шушы ысулны кулланачак. Ул сезгә начарлык эшли, ачуыгызны китерә һәм... сездән яхшылык, ярдәм, киңәш, кайчагында, бәлки, хәтта акча да ала...
Яхшылыкны сез мохтаҗ кешегә, чынлап та хәзер сезнең ярдәм кирәк булган кешегә эшләгез. Кем хәзер газаплана, кемгә бер җылы сүз, юату кирәк, кем авырый, кем хәсрәт кичерә – шуңа яхшылык эшләгез. Бәлки, аңа бераз акча җибәрергәдер... Бәлки, тәмле торт алып барып, бәйрәм ясарга, күңелен күтәрергә, яхшы сүз белән юатыргадыр... Бәлки, аңа берәр кирәкле әйберсен сатып алып бирергәдер... Яхшылык эшләүнең ысуллары күп бит аның. Хәзер моның өчен хәтта өйдән дә чыгарга кирәкми.
Ышаныгыз, шушыннан соң сезгә җиңел булачак. Теге начарлык турында онытмасагыз да, ачуыгыз басылачак. Начарлыкка каршы тиешенчә җавап кайтара алмавыгыз өчен үз-үзегезне «ашаудан» туктарсыз. Уйларыгыз яктырачак. Үз-үзегезгә ышанычыгыз кайтачак. Үзегезгә бәягез артачак. Бу дөньяда юкка гына яшәмәвегезне төшенәчәксез, кирәклегегезне тоячаксыз...
Ачу килсә, кычкырырга кирәк, тәлинкә ватарга, нәрсәнедер ертырга, диләр... Юк, кирәкми! Болай эшләү ачуны басмый, ул ачуны басарга көч җитмәвен генә күрсәтә. Борчылудан тукта, дип киңәш бирү дә дөрес түгел. Начарлыкка ачу килү, гарьләнү – организмдагы биохимия процессы, без биохимияне контрольдә тота алмыйбыз.
Ачуыгыз килсә, булдыра алганча яхшылык эшләгез. Бу чынлап та булыша. Бу көч бирә. Бу үз бәяңне күтәрә. Бу канәгатьлек бирә. Гаделсезлек белән очрашканда яхшылык эшләүдән дә яхшырак дәва юк йөрәккә. Бердән, ул ачуны оныттыра, уйларны башка юнәлешкә бора. Үч алырга дигән көчне яхшы эшкә сарыф иттерә. Икенчедән, үзегезгә дә яхшылык булып кайта. Әйтәләр бит: «Үз яхшылыгың үзеңә яхшылык булып кайтсын», диләр. Буш сүзләр генә түгел бу. Ул чынлап та кайта. Без кылган һәр гамәлнең үз энергиясе бар. Ул туплана, арта бара. Бу энергиянең хуҗасы – сез, ул сезгә кайта. Ачу исә көчне ала, уйны томалый. Ачуланган чакта дөрес карарлар кабул итеп булмый.
Әгәр сезне кемдер бик рәнҗетсә, нахакка ачуыгызны китерсә, йөрәгегез ачудан янса, җаныгыз көйсә, моннан ничек котылырга белмәсәгез – яхшылык эшләгез! Яхшылык һәрвакыт булыша. Яхшылык белән яманлык бер була алмый. Яманлык ничек кенә зур, ә яхшылык ничек кенә кечкенә булса да, барыбер яхшылык җиңә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк