Логотип
Күңелеңә җыйма

СЫЗЫК

Бер социолог танышым кызык кына җөмлә әйтеп куйды. «Әтисе-әнисе тигез булган гаиләдә үскән бала хәзер дворян баласы кебек кабул ителә». Ягьни ошбу бәхетле бала аксөякләр өммәтеннән булып чыга. Югыйсә һәр баланың аксөяк булырга хакы бар. Әти белән әнине ул бит үзе сайлап алмаган.


Мин укытучы. Быел менә беренчеләрне кабул итеп алдым. Табигый ки, һәр баланың гаилә хәлен барлап чыктым. Шөкер, бер балам гына ятим икән, әбисе янында үсә. Аңа игътибарлырак булырга туры килер. Ә болай ярым ятимнәр байтак. Әни белән генә үскәннәре күбрәк инде анысы. Хәзерге гаилә кануннары гуманлырак. Сыйныф журналында әти исеме язылырга тиеш графада бер бала турында да сызык тормый. Без үскәндә безнең сыйныфта андый сызыклы кыз бар иде. Якын дустым Гаянә иде ул. Юк, юк, бала-чага , ягъни сыйныфташлар андый нечкәлекләрдән хәбәрдар түгел иде. Аны берәү дә үртәп газапламады. Ул үзе дә әтисезлек кимлеген сизмәде бугай. Чөнки аларның өендә матур легенда яшәде. Имеш, Гаянәнең әнисе вербовка белән Урал якларына эшкә баргач, бер башкорт егетенә кияүгә чыккан булган. Бәбиләр вакыты җиткәч, Татарстанга, әнисе янына кайткан. Имеш, Гаянәнең кара кашлы, кылыч борынлы чибәр әтисе хатынын авылга үзе кайтарып куйган. Утын ярып, йорт тирәсен карап, эшләшеп – авыл кешеләренә күренеп йөргән. Аннары «туган якка кайтып киләм әле», дип киткән дә югалган. Аның алай китеп югалуын авырга алучы булмаган. Гаянәнең әнисе дә, әбисе дә аны гел дә гел рәхмәт белән генә телгә ала торганнар иде.
«Ярый әле, йөземне ак итеп китте». Әнисенең бу сүзләренең серен Гаянә үзе паспорт алганда гына аңлагандай булды. Зифа буйлы, кара кашлы чибәр кызга паспортын тапшырганда милиция капитаны, ничектер уңайсызланып китте. Алданрак паспорт алучыларның кулларын исемнәре янына әтисенең исемен дә кушып, кулларын кысып тапшырып килде-килде дә, инде Гаянәгә җиткәч, төртелеп калды. Аннары, гаепле кеше сыман, «шулай да була», дип куйды.
«Шулай да була»ны кыз паспортын ачып карагач кына аңлады. «Ярый әле йөземне ак итеп китте» дигән җөмләнең дә сере ачылгандай булды. Димәк, теге башкорт егете Гаянәгә әти түгел, фәкать авылдашлары алдында татар кызы оятлы булмасын өчен озата килгән миһербанлы бер адәм генә булган ул.
Үзе дә аптырый Гаянә – әнисенә бер сорау да бирми. Аларның өендә бер-берләренә сак карау, кадерләү хөкем сөрә иде. Гаиләләре дә башкаларныкыннан үзгәрәк: әби, апа, апаның улы, әнисе белән Гаянә. Бер- нинди үпкә-кинәгә урын булмый торган гаҗәеп тату гаилә – хатын-кызлар патшалыгы. Бөтенесе бер-берләре өчен үлеп торалар. Кайдадыр «югалып йөри» торган әтиләрдә бер кешенең дә гаме юк. Ниндидер сызык өчен әнисен борчып торсынмы Гаянә? Тик ул бит педучилищеда укып, башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга җыена. Аңа укучылары кем дип эндәшер? Авыл мәктәбендәге гадәт буенча, бәлки, «апа» гына диярләр. Ә җитәкчеләре, ә коллегалары кем дип мөрәҗәгать итәрләр икән? Юк, сызыктан ничек тә котылырга кирәк. Бер кыска гына исемгә урын да бар паспорттагы графада.
Нинди исем сайлыйсы соң, кем кызы буласы? Теге каһәр суккан сызык исемдәге бер хәрефнең сызыгы булып китсә, яхшы да бит. Хәсәнме? Юк бармый. Зәки... Бусы да уңай килмәс. Солтан ярамас микән? Күршедә генә Солтан абзый яши. Ул дип уйларлар. Авылда юк кеше кирәк. Шунда энекәшенә әбисенең «әдәп-низам» дип, үгет биреп утырганы колагына чалынды. Низам! Яхшы исем. Гаянә Низамовна! Матур яңгырый бит! Инде менә кара тушь табасы да, паспорттагы калган язулардан аерылмаслык итеп язып куясы. Фәния дусты кеше язуларына охшатып язарга һәвәс.
Икәүләшеп тәвәккәлләделәр. Теге сызык «Н» хәрефенең уртасына кереп кенә утырды. Кызларның «ялган документ» ясаганын соңыннан да, хәтта паспорт алыштырган чакларда да белүче булмады. Гаянә Низамовна абруйлы укытучы булып гомер юлын узды. Әгәр паспортымда һаман әле теге сызык торган булса, дип уйлап куйгалый ул кайчакта. Һәм... ярым ятим укучыларына карата сизгер, миһербанлы булырга тырыша. Әнисе бу дөньядан кичәр вакыты җиткәч, ниндидер бер сере, әйтәсе сүзе барлыгын белгерткәләп караган иде үзе. Әмма Гаянә һаман: «Әйтерсең әле...» дип кичектерә килде. Хәзер аның шул серне беләсе бик килә дә бит... Соң шул инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Ирлэр генэ балаларынын барлыгын-юклыгын да белми яшилэр.

    Хәзер укыйлар