Логотип
Күңелеңә җыйма

«Сугыш чукмары» 

Бик якын танышларыма беренче класста укучы улларын мәктәптән алырга кушканнар. Имеш, сугыша икән. Кышкы каникулдан соң танышым улын өйдә үзе укытырга мәҗбүр булды. 

Бик якын танышларыма беренче класста укучы улларын мәктәптән алырга кушканнар. Имеш, сугыша икән. Кышкы каникулдан соң танышым улын өйдә үзе укытырга мәҗбүр булды. 

Инде икенче класста хәл җайланыр, баланы иптәшләре белән бергә мәктәптә укытырмын, дисә, укытучы малайны үз классына кабул итүдән баш тарта. «Ул сугыша, мин аны җиңә алмыйм», – ди икән. Аннары, имеш, әнисе аны өйдә язарга, укырга, санарга гына өйрәткән, ә болар карточкалар белән эшлиләр, хәзер малай бу система белән эш итә белмәячәк. 

Сугыш чукмары дигәч тә, бала тәртипле, үрнәк гаиләдән. Берүзе генә үскән эгоист та түгел, күп балалы гаилә ул. Гаделсезлекне күтәрә алмый кызып китә торган гадәте бар анысы. Үзенә хаксыз сүз әйтсәләр, әйберләренә сораусыз тисәләр, йотып кала алмый. 

Тиз кызып китүенең сәбәпләрен беләсе килеп, әнисе табибларга мөрәҗәгать иткән иде. Башта табиблар үзләре дә көлде, янәсе, бу – аның холык үзенчәлеге. Тиз кызып китүче кешеләр була инде, аларның сәламәтлегендә проблемалар булганны аңлатмый бит әле ул. Шулай да әни кеше бирешмәде, баланы җентекләп тикшертте. Чынлап та, баш миендәге кан әйләнешен тәэмин итүче кан тамырларында җитешсезлек булуы ачыкланды. Баш миенә кан килә, ләкин тулысынча кире агып чыга алмый. Шул баланы ярсыта, аңа үз-үзен саклау өчен, ярты сәгать саен бер бушанып алырга: йөреп килергә, сикерергә, хәрәкәтләнергә кирәк. Шунсыз баш миенә авырлык килә. 

Кулында табиблар куйган диагнозы белән әнисе тагын мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. «Дәресне бүлдерми генә, сез аны бераз утыргач, йөреп керсен өчен коридорга чыгарып җибәрә алмассызмы?» Әлбәттә, җавап «юк» дигән булды. Чыгарып җибәрә алмыйбыз, коридорда ялгызы гына нишләп йөрмәс ул? Гәрчә, ул теләсә нишләп йөри торган тәртипсез малай түгел үзе. 

Укытучының «мин аны тыңлата алмыйм, аны укытырга көчем җитми» дигән сүзләре бик аптырашка калдырды әле мине. Ярар, унынчы, унберенче класста укыган зур егетләргә яшь укытучының бәлки «теше дә үтмәсен», ди. Бу бит әле җиде яшьлек, укытучының күзенә генә карап тора торган сабый. Педагог булып мәктәпкә килгәндә ни уйлаган соң бу ханым: «ефәк кебек укучылар гына булыр классымда. Бар да кулларын парта өстенә генә куеп утырырлар, бер-берсе белән рөхсәт сорап кына сөйләшерләр, ызгышмаслар да, чәкәләшмәсләр дә», дигәнме? Алай гына була аламы соң ул 36 бала арасында? Димәк, ул төрле баланың төрлечә була алуын күз алдына китермәгән? Хәзер үзенең көчсезлеген күрсәтә.

Үземнең дә балачак искә төште. Без дә сугыша идек. Мин әле кыз бала, алай да чәкәләшкән чаклар күп булды. Берсендә усал классташым иренемне ярып кайтарды. Чынлап та усал иде ул. Бер минем белән генә түгел, башка классташларга да шактый эләгә иде аннан. Аңа карап, укытучы апабыз бу малайны укытудан баш тартмады. Класс сәгатьләре үткәреп, дуслык турында гыйбрәтле кыйссалар сөйли, безне дус булырга өнди иде. Үсә барган саен, сугышулар сирәкләнде, без дус-тату класска әверелдек. 
Улым укыганда да сугышу кебек күңелсез хәлләр бер дә күзәтелмәде димим. Безнең малай да үзенә суксалар карап тормый, «сдача» бирә иде. 

Педагогдар берүк үпкәләмәсеннәр, мин белгән укытучылар арасында менә дигән, чын, талантлы, бала күңеленә ачкыч ярата белгәннәре күп. Тик арада баланы аңларга да теләмәгәннәре дә бар шул. Гаделсезлекне күреп йодрыгын төйнәгән балага бу мизгелдә болай да авыр бит. Ачуланып, иптәшләре алдында хурлап син аңа җиңеллек китерәсеңме? Бәлки, аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә, ни өчен кызып киткәнен сорарга, тынычландырыргадыр? 36 баланың барысын да тынычландырып бетерә алмыйсың, диярсез. Тик монда 36 бала да берьюлы сугышмаган бит әле, хәзерге вакытта конкрет шушы балага кыенрак. Педагог белеме алсам да, бер көн дә мәктәптә эшләп карамаган мин шулай уйлыйм. Мактап, кешенең хәленә кереп, үсендереп, әллә нинди тыңлаусыз балаларны да «тәртәгә кертеп» буладыр дип саныйм. Мактау бит ул кодрәтле көчкә ия. «Мин сине аңлыйм, сиңа хәзер кыен. Әйдә әле, тынычлан», – диген, «булдырасың бит», дип үсендер. Сугышкан өчен класста «штраф» системасы керт. Ләкин ничек инде мәктәпкә эшкә килгәнсең икән, беренче класс баласын «мин аны укыта алмыйм, балагызны мәктәптән алыгыз»,  дип, класстан укып чыгарасың? Аңламыйм. 

Хәзер танышым әлеге проблеманы ничек хәл итәргә дә белми аптырый әле. Баланың классташлары янында укыйсы килә, аларны бик сагына, «кайчан мәктәпкә барабыз инде», дип гел сораша икән. Ә укытучы, «мин сезне икенче класска кабул итә алмыйм, ул карточкалар белән эшли белми. Минем аңа аерым аңлатып торырга вакытым юк», дигән.
Кадерле укучылар, ә сез ничек уйлыйсыз: кем хаклы соң бу очракта? 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Педагог белеме алсам да, бер кон дэ мэктэптэ эшлэп карамаган мин шулай уйлыйм...Уйлау бер нэрсэ, Лилия ханым, э мэктэптэ эшлэу-икенче нэрсэ. Э нигэ эшлэп карамадыгыз сон? Менэ минем 35 ел педстажым бар, хэзер пенсиядэге укытучы. Эйе, балалар белэн эшлэдем, бик авыр укучыларым бар иде.учётта торган, берничек тэ игэ китереп булмый торган. Андыйлар да очрый балалар арасында. Койлэп тэ юк, мактап та юк. Остэвенэ эти-энисе килеп, ( жыелышларга йормэсэлэр дэ, укытучы белэн разборкага килергэ вакыт табалар иде) "мой ребёнок золотой"дип торса. Ярты сэламэтлегемне бетереп, пенсиягэ чыктым. Яшьлэрнен эшлисе килми хэзер мэктэптэ, 2-3 ай маташалар да интегеп, китеп баралар.Хезмэт хакы да узенне туйдырырга да житми. Мин дэ хэзерге акылым булса, педагог hонэрен сайламас идем. Э мэктэптэ эшлэгэн укытучыларга алла ярдэм бирсен дэ, сабырлык бирсен.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер

        Хәзер укыйлар