Логотип
Күңелеңә җыйма

Соңлап белгән хаклык

Мин иремнең өченче хатыны. Егерме ел яшәгәннән соң әти-әни бу хакта белделәр һәм үпкәләделәр... 


Без өйләнешкәндә иремә 40, миңа 26 яшь иде. Төнге клубта таныштык. Ул үзенә чакырды. Әмма мин каршы килдем. Бармадым. Икенче көнне үк очрашуга чакырды. Менә шулай аралашып киттек. «Ике тапкыр өйләнеп аерылганнан соң бөтен хатын-кызларга нәфрәтем чиктән ашкан иде. Алар бары бер төн өчен кирәк дип яшәгән чорда, син тормышыма якты бер нур булып килеп кердең. Минем белән төн уздырырга каршы төшүеңә шундый нык аптырадым. Акыллы кызлар калган икән әле дип сөендем. Сине озатып кайтып йокларга яткач, бу кызны беркайчанда җибәрмәячәкмен, дип уйладым», – ди, хәзер ирем ул вакытларны искә төшереп. 


 Әти-әниләремә булачак ирем ике тапкыр аерылган дип әйтергә курыктым. Әмма яше зур булгач, өйләнми яшәгән дип әйтергә дә базмадым. Беренче хатыннан күптән аерылган дип әйттем. Әлбәттә, мине аңа кияүгә бирәселәре килмәде. Әмма мин авырга уздым. «Кайтыгыз, никах укытабыз», – диде әти, бу хакта белгәч. 


 Койрыклы ир белән гаилә корып җибәрү җиңелләрдән булмады. Төрле вакытлар – төне буе елап чыккан чаклар да булды. Икенче хатыннан кечкенә кызы бар иде. Ул баласы өчен үлеп тора. Атна саен безгә алып килә. Кызы белән бергәләп уйныйлар, сөйләшәләр. Андый чакларда үземне чит, артык итеп тоя идем. Ул кыздан бик көнләштем, әмма сиздермәдем. Җитмәсә, элекке хатыны да шалтыратыштыра. Кызын әнисенә илткәндә дә күрешәләр. Яшьлекнең фантазиясе бай бит ул. Башка әллә нинди уйлар керә иде. Балабыз тугач, бу кадәр аралашмаслар әле дип уйладым. Әмма кызыбыз тугач та, беренче кызын безгә алып килүдән туктамады. Мин ул вакытта безнең кызга караганда, үзенең кызын ныграк ярата дип уйлап та елый идем. 


 Әмма яши-яши зирәкләнәсең икән. Кыз белән ата мөнәсәбәте безнең мөнәсәбәтләр белән кисешмәвен, баланың ата белән аралашырга тиешлеген яши-яши аңладым. Үзем дә ул кызны кабул иттем. Иремнең мине, балаларыбызны бик нык яратуын аңладым. Әмма бу фикергә килгәнче, әйтүемчә, бик күп тоз ашарга туры килде. 


3 ел элек гаиләбез тагын ишәйде. Иремнең беренче хатынының кызы әтисе белән аралаша башлады. Ирем, әлбәттә, моңа бик сөенде. Ә мин ирем өчен сөендем. Ул беренче хатынына өйләнгәндә студент кына була әле. Әмма ике елдан соң аерылышалар. Хатыны аңа үзенең фәнни җитәкчесе белән хыянәт итә. Ирем аларны тота. Шул ук көнне бөтен киемнәрен тәрәзәдән ыргытып, хатынын куып чыгара. Баласын үзенә алып калырга тели, әмма хатын бирми. Үчен дә ала: кызы белән очраштырмас өчен, башка шәһәргә үк күченеп китә. Уңышлы гына кияүгә чыга. Ирем кызы янын барып-барып карый, әмма әнисе аларны очраштырмый. Ә инде икенче хатынга өйләнгәч, ул очрашулар эзләүдән туктый. 


 Ул хатын яман шеш авыруыннан үлгәндә, кызына әтисе турында сөйли. «Мин дөрес эшләмәгәнмен. Телисең икән, әтиең белән аралашып яшә» – ди. Әнисе үлгәч кыз әтисен эзләп таба. Беренче тапкыр очрашканда өчебез дә бик дулкынландык. Иремә ике тамчы судай охшаш, елмаеп кына торган хатын фатирыбыз бусагасын атлап кергәндә төрле уйлар килде башыма. Әмма аралаша башлагач, аның бик тәрбияле икәнен аңладым. Без дуслаштык. Иремнең оныгы да бар икән. Ул кичне бик озак сөйләшеп тордык. Беркемдә дә үпкә хисе юк иде, бары тик очрашу өчен шатлану гына. 
Икенче атнаны кызы безне кунакка чакырды. Ирем оныгы белән танышты. Без шулай аралашып яши башладык. Балаларыбыз да апаларын кабул итте, хәтта сөенделәр дә. Бик тиз уртак тел таптылар. Ә ирем исә оныгы белән сәгатьләр буе уйнап утыра. Үз кызларыбыз инде зурлар. Үсмерләр әти-әни алдында утырып сөйдереп утырмый инде.


Бәйрәм саен бездә җыелабыз. Дүрт кыз да бер-берсе белән аралаша. Ирем балаларының аралашуына бик шатлана. «Ниһаять, күңелем тыныч», – ди ул. Дүрт кызы белән төшкән фотосын социаль челтәрләргә урнаштырырга теләде. «Бөтен дөньяга үземнең бәхетле икәнемне күрсәтәсем килә, рөхсәт итәсеңме?» – диде. Ничек мин каршы килим инде. Инде беркемнән курыкмый, кемгәдер нәрсәдер раслап яшәми торган торган яшьтә без. Кеше сүзе дә куркытмый, хәтта әти-әниләр дә. Мин ризалык бирүгә, ирем, сөенә-сөенә социаль челтәрләренә фотоны элде. 


Икенче көнне үк әти шалтыратты. Миннән аңлату сорады. Барысын да сөйләп бирдем. «Элек сезгә әйтергә курыктым, хәзер инде минем бәхетле хатын булып яшәгәнемне беләсез, борчылмассыз», – дидем. Әмма әти безгә үпкәләде. Иремне үзләрендә бөтенләй күрергә теләмәвен әйте. «Кияүгә ышанычым бетте», – диде ул. Әти дә, ирем дә көчле холыклы. Хакимлек итәргә яраталар. Болай да мөнәсәбәтләре артык җылы түгел иде. Бу хәл янган утка май гына булды. Әти белән араларыбыз салкынаюга бик борчылам. Шалтыратып сөйләшеп тә карадым. Әмма нәтиҗәсез. Әтине ирем белән киредән ничек дуслаштырырга инде? Без минем әти-әниләрдән бик ерак яшибез, еш кайтабыз дип әйтә алмыйм. Шуңа иремнең артык исе дә китми. Ә мин өзгәләнәм, әтине үпкәләтәсем килмәгән иде. 
                                                                                                                                                                                 Люция (исем үзгәртелде.)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар