Логотип
Күңелеңә җыйма

​Соңарган чәчәкләр

Автобусның урындыгына килеп утыргач, җиңел сулап куйдым. Өйгә кайтып җитәргә әле озак булса да, Казанда башкарасы эшләремне очлап чыгып, автобуска өлгерү барыбер зур сөенеч иде.
- Эчәсегез килмиме? — дип эндәште янәшә урындыкта утырган абый.
- Рәхмәт, уразага кергән идем шул, - дип җавап бирдем.
- Командировкамы?
- Каян белдегез?
- Иртән бергә килдек... Миңа кайтмасам да була иде, тик зарыгып көтүчем бар.
- Көтеп торучы кешең булу әйбәт ул. Хатыныгыздыр ин­де? — Болай сорау килешеп бетмәсә дә, юлдашымның алт­мыш өстендә булуы күренеп тора, шуңа күрә тартынмадым.
- Әйе, хатыным. — Ниндидер авыр тынлык урнашты. Бераздан юлдашым тагын телгә килде. — Күптәннән эчемдәгене тышка чыгарасы килеп йөри иде, иренмәсәң, тыңла әле мине, кызым.
- Ышансагыз, сөйләгез...
- Хатыным үлде минем, кызым... Соңгы сүзен ишетә алмадым. Кызыбыз да янында булмаган, ул ашыгыч ярдәм машинасы чакырткан арада әнисе җан биргән.
Үзем аны тыңлыйм, үзем уйлыйм, әһә, минәйтәм, бабайны икенче, яшь хатыны көтә икән.
- Йөрәге гел шаяргалап тора иде. Врачлар куркыныч нәрсә юк дип тынычландырып килделәр. Ә ул үлде дә китте менә. Әле пенсиягә чыккан гына иде, рәхәтен дә күрә алмады. Гөлләр ярата иде. Ике бүлмәле фатирыбызның бөтен җирендә гөл чүлмәкләре. Хәтта кухня өстәлендә дә гөл савыты торганга кайчак ачуым чыга да, идәнгә алып куям. Ә ул: “Йөрәгемне дәвалый алар, тимә. Торсыннар шунда”, — дия дә кире өстәлгә тезә. Иртән, гөлләре белән сөйләшә- сөйләшә, иң беренче эш итеп аларга су сибә, аннан гына ашарга әзерли. Шулай бервакыт шыпырт кына тыңлап торам, нәрсә турында сөйли икән ул аларга, дим. Ишеткәч, исем- акылым китте: "Мин үлгәч, сулырсыз микән инде? Бабаегызның сезгә гомергә артык исе китмәде. Ничә ел яшәп, сыңар чәчкә бүләк иткәне булмады. Үлгәч, каберемә гөлләр утыртырга васыять итеп калдырам әле менә, анысын үтәми булдыра алмас. Сез генә сулырсыз инде миннән башка”, — ди бу. Йә, Аллам, чәчәкләр бүләк итми дип, үпкәләп йөри икән бит. Кызык итәм әле үзен, розалар алып кайтам, дип уйладым. Тик өлгерә алмадым...
Ә гөлләр, чыннан да, сулдылар. Нишләтеп кенә карама­дым, файдасы тимәде. Кайберләрен кызымның фатирына илттем, анда да икенче көнне үк шиңеп төштеләр. Аптырагач, кире алып кайттым. Гөлләрне идәнгә тезеп куям да: “Нишләтим соң, апагызны бит кире кайтарып булмый инде. Сез дә үлсәгез, мин бөтенләй ялгызым калам”, - дим. Хатыным васыятен үз теле белән әйтә алмаса да, мин аны барыбер үтим: көн саен каберенә чәчәк илтәм. Кыш көне авыррак, билгеле, шулай да атнасына бер тапкыр булса да, барам янына. Сөйләшеп утырам. Гөлләре турында сөйлим.
Эх, яшьлегемне кире кайтара алсам, көн дә чәчәкләр бирер идем карчыгыма, җылы сүзләремне жәлләмәс идем.
Авыр тынлык урнашты. Мин нәрсә әйтә алам инде бу очракта?
- Пенсиягә чыктым, тик өйдә ялгызым тора алмыйм. Эштә калдым менә әлегә. Тик командировкалар гына йончыта, аннан карчыгым да көтә...
Автобус ял итү урынына туктады. Юлдашымның хикәясе шушы урында киселде. Хәер, ул инде тәмам да иде. Автобустан чыккач, ул минем пальто җиңеннән тартып: “Бәхетле бул, кызым”, - диде. Ә инде юлның икенче яртысын һәркем үз уйларына чумып, сүзсез генә уздырды.
Бу вакыйгадан соң шактый вакыт узса да, аның сөйләгәннәре гел минем күңел түрендә йөри. Урамда да мин гел шул таныш йөзне эзлим, ләкин очрата гына алмыйм.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    шулааай.русча эйткэндэ "Что имеем не храним-потерявши плачем"

    • аватар Без имени

      0

      0

      Куп нэрсэлэрне белеп бетермибез шул...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Нихэл итэбез инде, тормош дауам итэ. Сей тирегэ ут капмай инде, йэшэргэ кэрэк нисектэ. Бик матур язылган. Кемден башынан уткэн шулар ныгырак анлай, ходай сабырлык бирхен амин.

        Хәзер укыйлар