Логотип
Күңелеңә җыйма

«Сине дә яратам, аны да», – ди...

Мин бу хатны язар алдыннан йөз түгел, мең кабат уйлаганмындыр. Күпләрнең аны укыгач, үземә «җүләр хатын» дип әйтәсен, кул гына селтәп китеп барасын да беләм. Әмма сезне гел хатын-кызлар гына укый дип беләм, арада акыллысы, миңа киңәш бирердәе булмый калмас дип өметләнәм.

Мин бу хатны язар алдыннан йөз түгел, мең кабат уйлаганмындыр. Күпләрнең аны укыгач, үземә «җүләр хатын» дип әйтәсен, кул гына селтәп китеп барасын да чамалыйм. Әмма сезне гел хатын-кызлар гына укый дип беләм, арада акыллысы, миңа киңәш бирердәе булмый калмас дип өметләнәм. Дөнья бит, бәлки, кайчандыр минем хәлдә калган кешеләр дә бардыр. Алар бу ситуациядән ничек чыкты, үзләрен ничек тотты икән?
Булачак ирем белән танышканда ул үзенең биш ел буе йөргән кызы белән яңа аерылышкан гына иде. Биш ел очрашып йөргәч! Күз алдына гына китерегез! Камилнең (иремнең исемен үзгәртеп язам) иң авыр вакыты иде бу. Үзе теләп аерылышса бер хәл – арага өченче берәү кергән. Теге егетнең машинасы да, квартирасы да бар иде инде – кызы шуңа кызыккан бугай. Югыйсә кинәт барысын да өзеп, аның янына китеп бармас иде. 
«Камил дә шундук башка кеше тапкан, синең белән танышкан» дип уйлый күрмәгез. Без ул чакта очраклы гына автобуста бергә утырып килдек, урыннар янәшә туры килде. Ә аңа кемгәдер күңелен бушатырга кирәк иде бугай. Мин, күрәсең, бик әйбәт тыңлаучы булып чыктым. Башкалар кебек «оныт аны, кызлар бетмәгән – яңаны табарсың» дип тә әйтмәдем. Юл буе аның сөйләгәннәрен бер сүз әйтми тыңлап кына бардым. Егетләрнең кызлар белән аерылышкан өчен шуның кадәр кайгырганын беренче тапкыр күрүем иде. Аларда моның кадәр хисләр була дип белми идем. 
Казанга килеп җиткәч, Камил менә шулай тыңлавым өчен рәхмәт әйтте һәм нигәдер телефон номерымны сорап алды. Ә мин нигәдер берсүзсез шунда ук бирдем. Дөресрәге, кайчан да булса ул миңа шалтыратыр дип уйламадым да – аның миңа кызларга караган кебек карамаганын гына аңладым бит инде. Теге кызны һаман да яратуы күренеп тора иде бит. Әгәр кире кайтса, аның хыянәтен кичерергә әзер икәнен ул үзе дә яшермәде. 
Нәкъ бер айдан шалтыратты ул миңа. Башта кем икәнен аңламый да тордым, аннан исемә төште инде. «Лилия кияүгә чыга», – диде ул. «Сиңа кем белән булса да сөйләшергә кирәкме, очрашыйкмы?» – дип сорадым. Әйе, дип җавап бирде. 
Бүлмәдәш кызларым мине ул чакта свиданиегә йөри дип уйлагандыр инде, ә мин, җүләр, айлар буе һәр көнне аның Лилиясе турында сөйләгәнен тыңлап йөрдем. Бары бер тапкыр гына: «Камил, ул бит сине, димәк, яратмаган, яратса, сине ташлап башка берәү янына китмәс иде», – дип әйтеп карадым. Ул миңа чын-чынлап үпкәләде. Хәтта икенче көнне күрешмәдек тә. Бөтен нәрсәдә Лилиянең яңа егетен гаепләде –  ул гына кызның башын әйләндергән, ул гына начар... Ә Лилия! Аның сөйләве буенча, ул алтын иде: чибәр дә, акыллы да, булдыклы да, ярата да белә... 
Лилиянең кияүгә чыгу хәбәре чынлап та дөрес булып чыкты. Бик тиз тоттылар алар, өч ай дигәндә туй да ясадылар. Аларның ЗАГСтан чыкканын карарга Камил белән икәү бардык. Читтән генә, ерактан гына карап тордык. Камил шул көнне беренче тапкыр минем кулымны тотты. Үзе аны сизгән булса инде...
Аннары ничектер Лилия турындагы сүзләр азайды. Мин аны оныта, тынычлана бугай дип уйладым. Күбрәк миңа игътибар итә башлады. Ә мин моны күптән көтә идем инде... Хәзер, әлбәттә, барысын да аңлыйм: ул миңа Лилиясенә үч итеп кенә өйләнгән ул чакта, «минем дә бар да әйбәт, мин дә төшеп калган түгел» дип күрсәтәсе килгән. 
Лилиянең беренче баласы туган көннәрдә тәкъдим ясады ул миңа. Араларының бөтенләйгә өзелүен, аның инде беркайчан да кире үзенеке булмаячагын Лилия бала тапкач кына аңлады бугай ул. Инде минем белән очрашып йөрсә дә, аңарчы әле өмете өзелеп бетмәгәнен чамалый идем бит. Боларның барысын  белә торып та, тәкъдименә шунда ук ризалаштым. Ярата идем шул инде аны... Имеш, кушылгач, мин аңа барысын да оныттырам! 
Бөтен хатын-кызның да иң зур ялгышуы – шушы инде. Оныттырам дип алданабыз. 
Лилия турындагы хәбәрләр әледән-әле безгә килеп ирешә торды. Дөресрәге, Камил алып кайта иде аларны. Уртак танышлары күп бит: берсе алай дигән, берсе – болай... Мин боларга бик озак түздем. Барысын да үзе аңлар, аның хакында миңа сөйләүдән туктар дип көттем. Лилия икенче кызын табуы турындагы хәбәрне әйткән көнне чыдамадым, елый-елый сорадым: «Башка аның турында миңа бер сүз әйтмә, минем дә йөрәгем бар бит!» – дидем. Үзем менә-менә бала табарга торган көннәр иде ул – шул да тәэсир иткәндер. Ул бик озак, аптырап, гаҗәпләнеп миңа карап торды: ак та димәде, кара да димәде. Әмма шуннан соң Лилия турында өйдә бер сүз дә булмады. Мин дә тынычландым. 
Тик иртәрәк тынычланган булып чыктым. 
Яңа ел алдыннан улыбызга биш яшь тулды. Үзенә күрә кечкенә генә бер юбилей бит инде. Икебезнең дә әти-әниләр, туганнар килде. Кунакларны озаткач, бөтен савыт-сабаны урнаштырып йокларга яткач, Камилгә әллә кайчан күңелдә йөргән сүземне әйтергә булдым. «Әтисе, синең белән безгә бер кыз алып кайтырга вакыт бит инде. Шөкер, улыбыз үсеп килә, аңа да туган кирәк. Ипотекабыз түләнә, өйдә бөтен кирәк нәрсәбез бар, машина алдың, эшең әйбәт», – дим.  Әйе, вакыт, дигәнен көтәм бит инде. Ә ул, беләсезме, нәрсә диде?! «Лилия иреннән аерылган», – ди. Өнсез калдым! Берара сүз әйтә алмый тордым. Аннары гына: «Соң шуннан?!» – дидем. 
Ирем урыныннан ук торып утырды, утны кабызды. «Мин сине дә яратам, аны да. Әйдә, аның белән дә никах укытыйм, шулай яшәүче кешеләр бар бит», – ди. Бу хакта күптән әйтергә җыенып йөргән, тик җай гына тапмаган, күрәсең. Ә мин монда шундый җайны үзем тудырганмын... 
Болар инде берничә ай очрашалар икән. Икесенең дә хисләре сүнмәгән, Лилия һаман да аны ярата икән. Ирем сөйли миңа моны боларның барысын, газиз баламның атасы... Ничек йөрәгем түзде икән ул минутларда, хәзер дә аптырыйм. Хәтта елый да алмадым. Миңа шок булды бугай. «Миңа кыз табам дип аптырыйсы юк, Лилиянең ике кызы бар, димәк, безнең инде кызларыбыз бар», – дип әйтергә теләвен дә көчкә аңладым. 
Шуннан бирле инде менә дүрт ай мин ут эчендә. Яшәмим дә кебек... «Телисең икән, аның янына чыгып китә аласың», – дип тә карадым, ул аңа да риза түгел. «Юк, мин сине дә, улымны да яратам, сезне ташлый алмыйм», – ди. Аннары шунда ук «Лилияне дә, аның кызларын да яратам» дип өсти. Үзенең Яңа ел алдыннан әйткән тәкъдимен кабул итә алмавымны берничек аңламый. Чын күңелдән гаҗәпләнә хәтта. Безне Лилия белән очраштырырга, дуслаштырырга тели. Беркөнне улыма апаларың дип сөйләгәнен ишетеп калдым, бүлмәгә мин кергәч туктап калды. Боларның барысы миңа куркыныч төш кебек тоела кайчакта. Тизрәк уянасым, барысын онытасым килә... 
Нишләргә, ничек чыгарга бу хәлләрдән хәзер, белмим. Аерыл да кит, диючеләр булыр инде. Анысын да уйлыйм. Тик араларны өзү дә бик җиңел түгел бит. Беренчедән, чыгып китеп кая барасың, торырга урын кирәк бит. Ике бүлмәле фатирны бүлеп аңа нәрсә аласың хәзер? Әле бит ипотекабыз да түләнеп бетмәгән. Улымның әтисез үсүен күз алдыма китерсәм дә күземә шунда ук яшь тула. Шундый ярата ул әтисен! Миңа караганда аны күбрәк яратадыр дип уйлыйм – ир балага барыбер ата кирәк инде аңа. Ә Камил начар әти түгел ул.
Үземне дә әлегә Камилдән башка күз алдыма китерә алмыйм. Яратам бит, нишлим... Беләм, барысы да тагын шушылай дәвам итсә,  яратуым нәфрәткә дә әйләнергә мөмкин анысы. Бу да мине бик куркыта. Шул ук вакытта аның ике гаиләгә яшәвен дә күз алдына китереп булмый. Кичә генә Лилиягә кагылган куллары белән үземне иркәләвенә, аңа әйткән матур сүзләрне миңа пышылдавына ияләшеп булыр дип уйламыйм. Йөрәк урынында таш булса түзәр идең дә бәлки... Аңлавымча, Лилия Камил әйткән вариантка риза, икенче хатын булып яшәргә әзер. Хәер, кайсыбыз икенче, кайсыбыз беренчедер әле  монда...
Беләм инде, мин барысын да үзем хәл итәргә тиеш. Ниндидер карар кабул итәргә. Әмма аңа кадәр башкаларның киңәшләрен бик тыңлыйсым килә. Зинһар, хәлемне аңлап, хәлемә керергә тырышып бирегез әле ул киңәшләрне. Мин сезгә алар өчен алдан ук рәхмәтле. 
Гөлназ, Казан (исемнәрне үзгәртеп язганымны аңлагансыздыр инде).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Миңа да бер егет узен ташлап киткән кыз турында сөйләде-сөйләле дә, миңа тәк’дим ясады. А как же любовь, дип җавп бирдем мин. Я к тебе неплохо отношусь, ди. Мне так не надо, дидем. Бераздан ул шул кыз белэн яңадан кавышты, туйларында тамада булдым ( дус кызымның абыйсы иде). Аерылышканнар, 60 яшендә берузе яшәп ята, ди. Ә мин уз кешемне очраттым. Аллага шөкер! Ә бу очракта мин тузә алмас идем. Я мин, я ул , дип тә тормас идем. Чыгып кит, дип куар идем. Алиментка бирер идем. Ипотека купме калгандыр бит. Шуннан чыгып эш итэр идем.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тормыш бик катлаулы шул, донья булгач, була инде аерылышу кавышулар, сезнен очрак беренче хэм сонгысы тугел. Ике гаилэ белэн яшэгэн ирлэр бик куп. Минем танышларым арасында бер гаилэ бар,ир ике хатын белэн Яши,бер Кон берсендэ,бер Кон икенчесендэ, кунакларга ике хатында бергэ бара, дус Яши лэр. Ирегез бит сезне алдап яшэмэгэн, чын доресен сойлэгэн, монда плюслар кубрэк хэм ирегез файдасына, узегез дэ топтэн уйлыйсыз, ирегезнен варианты начар тугел, э сез ул Лилияне кондэш итеп курмэгез,танышып карагыз башта, бэлки бик яхшы кешедер, хатадан хали тугел берэудэ. Ялгыз бала устеру бик авыр, узегезне жертва статусына куймагыз, бар да яхшы булыр, сабыр булыгыз, кискен адымга бармагыз, Кеше ни эйтер диеп уйламагыз, лишь бы сезгэ яхшы булсын, баланы этисенэ каршы котыртмагыз, Яра салмагыз бала кунеленэ. Лилия дэ, сездэ туасы жаннар- балалар хакына кавышкансыздыр ирлэрегез белэн Ходайдан килгэн бер сынау бу сезгэ, ш

      • аватар Без имени

        0

        0

        Лилия бер кат АН-ы ташлаган бит инде, неужели ШУ-ны анламый бу ир. Эйбэт вариант килеп чыкса тагы шул адымны кабатламас дип булмый. Даже кызларын да ташлап котэргэ может. Конечно риза булма, син бит куп пожертвовала АН-ын ( ир) очен. Пусть решает я син, я Лилия. Китэ икэн китсен, илдэ чыпчык улми. Э Лилиягэ ир кирэк покага, ул Шуна риза булган. ИКЕ КЕШЕНЕ ЯРАТЫП БУЛМЫЙ УЛ!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Гомер бер генә тапкыр бирелә. Үлмәс борын тәмуг утында яну бит мондый тормыш! Ходай Тәгалә ярдәменнән ташламас, әгәр дә көч табып бу мәхлуктән котылсагыз!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ай-яй , кеше хэлен кеше белми,....,ул хэзер чыгып китсэ дэ, купме дер вакыттан сон Лилиягэ кирэк булмаячак, Бер ташлап киткэч тэ хаман анын артыннан йори, ир тугел чуперэк, узенэ ничек жайлы, шулай ит. Но,..., Но ирнен тагы Бер хатыны бар икэнен беэ торып дальше яшэу , яшэу тугел, тамуг

            Хәзер укыйлар