Логотип
Күңелеңә җыйма

​Син кемнең сыңары?

Газиз ХӘМИДУЛЛИН 
 «Егет сайлап өйләнәме, әллә кыз үзенә ирне үзе сайлап аламы?» – дигән сүз чыкканда, мин гел уйланып калам. Ә бит уйланасы да юк. Кемнең пары кем булачагы без туганчы ук күкләрдә – тәкъдир тактасына язылып куелган. Ягъни, бер яманга – бер яхшы, бер матурга – бер ямьсез... 

 Мин барып кергәндә энем, сукырана-сукырана, улынын колакларын төзәтеп тора иде. 

– Ничә әйттем хатынга: «Балаларның баш киемнәрен әйбәтләп карап кигерт, югыйсә колаклары бөкләнеп тырпаеп кала», – дип. Барыбер мине ишетми! Кеше янында малайны чишендерергә дә оялам... 

Ул улының киемнәрен күтәреп, бүлмәләренә кереп китте. 
Почмак якта оекбаш бәйләп утырган әни әллә аңа, әллә миңа, әллә үзалдына әйтеп куйды:  

– Күзләрең сукыр түгел – кемгә өйләнгәнеңне белгәнсеңдер... Берегезгә дә ирексезләп китереп такмадым хатыннарыгызны. 

Ни сабыр әни дә чыгырыннан чыккач, сәбәп монда тырпаеп калган колакта гына түгел бугай...   

Әнинең бу сүзләре уйларымны моннан кырык еллар элек булып узган туй көннәремә, өйләнеп йөргән вакытларыма алып кайтты. 

 ...Ике елдан артык яратып-сөеп йөргән кызым бер көнне:  

– Газизчик, син миңа кайчан өйләнәсең инде? Әти белән әни берәрсенә биреп җибәрмәсеннәр тагын! – дип, күңелемә ут салды. 

– Ничек биреп җибәрсеннәр. ди  – сөйләмә булмаганны! Укуым бетүгә, августта өйләнешәбез! 

– Кара, син нинди тиз! Башта кыз сорарга килеп карагыз әле. Аннары менә шушы копилканы вак акчалар белән тутыра тор. 

Ул минем алдыма уртасына вак акчалар сыярлык тишек ясалган калай капкач белән ябылган бер литрлы пыяла банка чыгарып куйды. Монысына аптырамадым. Танышларым арасында инде башлы-күзле булучылар шактый: аларның туй вакытында кияү белән яшь кәләшне каршы алырга чыккан бала-чага өстенә сибәргә акча ваклата алмыйча иза чигеп йөргәннәрен күргәнем бар.  Елмаеп куйдым... Булачак хатыным хәтта бу хакта да алдан кайгырта! 

Аның әти-әнисе – минем булачак әби-бабай белән, әлбәттә, таныш идем инде.  Кызларына өйләнергә теләвемне, вакыт уздырыр өчен генә йөрмәвемне сиздереп тә куйган идем инде. Әтисе – безнең яклардан, шуңа күрә ул мине  «якташ» дип, шунда ук якын итсә дә, әбиләр урамына яз килеп, кар тиз генә «эрергә» ашыкмады. Ана кеше үзенең баласына тормыш юлдашы итеп яхшыларның да иң яхшысы, булганнарның да иң булганы туры килүен тели.  Шуңа күрә монысына кәефем кырылмады. Үземнең дә башкалардан ким булмавымны, алар гаиләсе өчен чит кеше түгеллегемне күрсәтергә тырыштым. Укуым тәмамлануга, үзем теләгән эшкә урнаштым, бөтен көчемне туйга акча эшләүгә юнәлттем. 

Җәйнең көннәре озын булса да, төннәре кыска – ике-өч ай бик тиз узып китте. Август башында «копилка» тишегенә инде акча салып булмый башлады – банка шыплап тулды, безнең туебызга да санаулы көннәр генә калды.  

Бик тырышсам да, туйга әллә ни зур мая туплап булмады – әти-әнием, абыем ярдәменнән башка мин берүзем аны берничек тә үткәреп чыга алмас идем.  

Туебыз авылда, туган йортта узды. Ул вакыттагы гадәтләр буенча өч көн туй иттек. 

Соңгы көнне иртән туйга кайткан кунакларны авылыбызның табигате белән таныштырырга булдык. Безнең якның ургылып-ургылып аккан чишмәләре, болын-кырларыбыз белән сокланып йөрделәр. Сәйранда шактый йөргәннән соң, арып, кайтырга дип, авылга таба борылдык. Шул вакыт хатыным, башкаларга сиздермичә генә, җиңемнән тартты: «Әйдә, әкренрәк кайтыйк әле, өйнең кайда икәнен беләләр бит, адашмаслар». Кунаклар аз гына алга китүгә, ул мине кочаклап алды да, елап җибәрде. Бер мәлгә югалып калдым... 

– Ни булды?! Берәрсе кирәкмәгән сүз әйттеме? Әллә гаеп миндәме? – дим, тәмам аптырап.  
Аның җавабы мине, дөресен әйткәндә, аяктан ега язды: 

– Гафу ит, Газиз, мин сине яратмыйм... Беркайчан яратмадым да... Минем күңелем бүтәндә, уемда ул гына... 

Ул, күз яшьләренә буылып, үкседе дә үкседе. 

Аяк астыңда җир шуышу шулай буладыр инде... Өнсез калдым. Бераздан гына телгә килә алдым. Бу минутта, нигәдер, үземнән бигрәк аны күбрәк кызгандым.  

– Матурым (күз яшьләре белән җебеп бите буйлап аккан сөрмә-кершәннәр дә, елаудан кызарган борыны да матурлыгын, чыннан да, бозмый, киресенчә, ихласлыгы, чарасызлыгы аңа сөйкемлелек кенә өсти иде), бу сүзләреңне нигә өйләнешкәнче әйтмәдең соң? Хәзер елаудан ни мәгънә? Ике елдан артык очрашып йөрдек бит... Мине генә түгел, әти-әниләрне дә утка салачаксың! Үзеңнекеләрне дә, минекеләрне дә... Ничекләр итеп хәзер авылга кайтыйк, өйдәгеләргә ни дип әйтик? 

– Мин аны яратам, ә сине кызгандым, үпкәләтермен дип курыктым, – диде ул күзләремә карап. – Гафу ит мине, булдыра алсаң! Гафу ит, Газиз!  

Ул вакытта миңа каян килгәндер ул тынычлык – бүгенгәчә аңлый алмыйм шуны.  

– Әйдә, матурым, тынычлан, яшьләреңне сөрт тә, өйгә кайтыйк, безне югалтканнардыр, – дидем. Без бер-беребезгә шундый якын да һәм бик ерак та идек...  

Кайтышлый, бүгенге хәлне бүтән искә алмаска, бер-беребезгә тугрылыклы булырга сүз бирештек.  
Туйлар узып, кунаклар таралгач, хатыным бер айга пионер лагерена вожатый булып китеп барды, мин дә эшемә чыктым. Шулай итеп Ходай безгә бер ай аерым яшәп, уйланырга, фикерләребезне бер калыпка салырга, беребез өчен икенчебез кем икәнен аңларга, хәтта сагынырга вакыт биргәндер. Бер айдан соң яңадан очраштык та, ир белән хатын булып яшәп киттек.  
Моннан кырык ел элек: «Кем өйләнде соң? Кем кемне сайлады?» – дип, үз-үземә биргән соравым еллар кадагында эленеп калды. Тормыш иткәндә берничә тапкыр үземнекенә охшаган хәлне очратырга туры килде. Ул кешеләрнең дә тарихлары, бер каләм белән язылгандай, минекенә  охшаш иде. Соравыма җавапны гомер көзенә авышкач кына таптым...   

  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авторнын сабырлыгы искиткеч! Э соравына жавабын кайчан куребез икэн?Белэсе килэ........

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу сорауга язма авторы башта ук ьавап бир. Никаһы күктә үк укылган булган.

      • аватар Без имени

        0

        0

        ЯХшы егет,хатыны да бэхетле булган.Э менэ минем ирдэн бэхетем юк.Нишлэп минем язмышка шулай язылды икэн.Бэлэкэй чактан ук эшлэп устем.Эштэн бэхетем бар, тик ирем эчэ.27 ел буена ойдэ тавышнын тынганы юк.Бианай да бар.Чэчем белэн жир генэ себермим бит мин ойдэ, кадер юк.Шулай балалар усте.Безнен яшэу кысла,аккош,чуртан баснясы кебек.Нишлэп минем ирдэн бэхетем булмады икэн,нишлэп минем бэхетле булырга хакым юк микэн?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик монсу хикэя.

          Хәзер укыйлар