Логотип
Күңелеңә җыйма

​Сиңа гына язган хатлар...

Беренче хат

Мин ничек һәм ни өчен яулык ябына башладым? 

Беренче карашка яулык бәйләгән кыз өчен бу – иң якын һәм иң кулай тема. Рәхәтләнеп яз да яз. Ләкин минем өчен, киресенчә, иң авырлардан бу. Бүлешәсе килгән фикерләр дә юк түгел, ләкин күбесе инде билгеле – су өстендә яткан төсле, ә тирәндәгесе – үзеңнеке генә... Хатын-кызлар да шундый төрле-төрле бит. Кемдер өчен бик кирәкле булган сүзләр, бүтәннәр өчен бөтенләй икенче тәэсир ясар, файдасыз булырга мөмкин дип уйладым. Башыма хәтта шундый уй килде: «Эх, әгәр супер сәләткә ия булып, яулык киюдән курыккан яки динне аңламаган кешеләр белән, үзем дингә килгәч, йөрәгемдә, башымда урнашкан рәхәтлек хисе белән бер мәлгә булса да уртаклашып карасаң иде! Алар да шул хисне йөрәкләре аша үткәреп, акыллары белән аңласалар иде...» Бу тойгыны сибәләп кенә үтеп киткән төнге яңгырдан соң аткан аяз таң белән чагыштырып була. Һәм шул дымсу һава, кояшның беренче нурлары күңелдә үтә бер җиңеллек, җылылык һәм сафлык урнаштыра. Бу онытылмаслык хисләр бүген мине үзем белән – яулык бәйләргә ниятләгән 20 яшьлек Гүзәл белән кабат очраштыра... Шушы соңгы дүрт ел эчендә булган вакыйгалар башымда шактый фикерләрне алмаштырды. Бәлки кайбер киңәшләрем сиңа да файдалы булыр. Син диюемә ачуланма, бу якын итеп дәшүем генә.

Килешәсеңме, һәркемнең дә күңелендәге йолдызлары коелып төшкән чагы була. Шулвакыт анда караңгылык һәм авырлык сизелә. Ләкин ул шулай булып тоела гына. Чынлыкта исә һәркемнең күңелендә нур чаткылары яши. Ул нур безгә инде салынган. Ләкин без аны шул ук йолдызлар балкуы белән алданып күрмибез, онытабыз яки күрергә дә теләмибез. Яисә иртә белән лампа үз кирәклегнен югалткан сыман сүндереп үк куябыз. Менә монысы – иң куркынычы.

Ә син беләсеңме, кешенең күрү сәләте гарәп телендә нур дип атала? Нурлы күзләр, күз нурым – болар берсе дә очраклы сүзләр түгел. Әгәр физикага килсәк, кеше күрә алсын өчен ике таләп үтәлергә тиеш. Беренчесе – күзнең эчендә яктылык булу, икенчесе тышкы яктылык. Әгәр шушы таләпләрнең берсе булса да үтәлми икән, кеше сукырга тиң. Нигә кирәк соң мондый чагыштыру? Әйткәнемчә, безнең һәрберебезгә шундый рухи нур салынган. Ләкин ул күздә түгел, каядыр тирәнрәк – йөрәк түрендә яши. Күзләребездә ул чагыла гына. Чөнки күзләр – җанның иң зур капкалары. Ә йөрәктәге нур – безне барлыкка китерүчедән. Ләкин физик яктылык сыман, бу нур да тышкы яктылык булса гына кабыначак. Нинди тышкы яктылык турында сүз бара соң? «Аллаһ җирне вә күкләрне кояш вә ай белән яктыртучыдыр. Аллаһ нурының мөэмин күңелендә мисалы, эчендә шәм янып торган өйнең тәрәзәсе кебидер, ул шәм пыяла лампа эчендәдер, лампа биш зур йолдызның берсе кебидер. Ул лампа уты яндырылыр зәйтүн агачының мае белән, ул агач көнчыгышта да түгел, көнбатышта да түгел – урталыктадыр. Аның мае ут ирешмәсә дә, яктырырга якын булды. Шәм яктылыгы лампа яктылыгы өстенә яктылыктыр. Ягъни мөэминнең иман нуры өстенә Коръән нуры өстәлмә нурдыр. Аллаһ Коръән нурына үзе теләгән кешесен күндерер вә Аллаһ кешеләр өчен мисал китерәдер гыйбрәтләнсеннәр өчен. Бит Аллаһ һәрнәрсәне белүче. («Нур» сурәсе, 35 аять)

Син дә шул яктылыкка омтыл!

Шулай беренче киңәшкә килеп җиттек – йөрәгеңне сакла! Начар уйлардан, начар эшләрдән, начар кешеләрдән... Йолдыз кебек ялтыраган саф чип-чиста калыбка салып куй да, шуның аркылы яктыртсын, балкысын! Ләкин һич тә чит-ятларны якын китермә, кагылдырма. Бик сак һәм акыллы бул! «Зур нәрсә ул – тойгыны вакытында авызлыклый белү һәм аның дилбегәсен акылга тоттыру», – дигән Әхмәт Фәйзи. Гакылың белән элемтәне өзә күрмә!

Икенче киңәш – табылган дөрес кыйблаңны көн дә барла һәм һич тайпылма! Ә моның өчен сиңа нык ихтыяр көче дә, бик төпле гыйлем дә кирәк булачак! 

Өченче киңәш – яңадан яратырга өйрән! Аллаһы Тәгалә булдырган һәр нәрсәгә ярату күзе белән кара, ләкин күңелең белән артык бәйләнмә. Бу хис дөрес кулланылса, гаять зур көчкә ия. Корып беткән чәчәкне дә терелтергә мөмкин ул. Мәхәббәт бит кешене күркәм итә. Ул тормышка мәгънә сала, яшәү көче бирә.

Дуртенче киңәш – синең белән булган һәрнәрсәдә үзең өчен хәерлесен күрә бел!

Бозык орлыклар арасыннан хәерлеләрен чүпләп алу җиңел эш түгел, кайчак бик кыен. Зур тырышлык та, сабырлык та сорый торган катлаулы процесс ул. Ләкин вакыт узып, кап-кара туфракка чәчелгән хәерле орлыклардан тишелеп үскән ямьле чәчәкләрне күреп исең китәр! Бу дөньяда бернәрсә дә очраклы тугел бит.

Бишенче киңәш – курыкма! Гадәттә, һәр яңалык алдыннан безнең калебебезне курку хисе чорный. Нинди генә кыю, үз-үзеңә ышаныч хисе ташып торган кеше булсаң да... Бу тойгы беркемгә дә ят түгелдер. Ә яулык кию кемнедер икеләтә куркыта. Эштә, укуда ни диярләр, дуслар, туганнар, танышлар ничек карар? Хәер, үземне яулык кигәч, минем турыда нәрсә уйларлар дигән сорау борчымады. Ә менә берәр нәрсәне дөрес эшләмичә, ялгыш кемнедер рәнҗетеп бөтен мөселманнарга карата тискәре фикер туар дип курка идем. Шулай автобуста уйланып утырып, янәшәдә басып торган йөкле хатынны күрмичә, шелтә алдым. Менә сиңа ярты көнгә борчу! Бу очрак башымда озакка уелып калды, аны үземә һәм сиңа искә төшерим дип язам. Һәм әлегә яулык кияргә икеләнгән кызларга «күбрәк гыйлем алыгыз!» дип әйтәсем килә. Динне ныклап өйрәнеп аңлый, тоя башлагач, күңелең белән ышангач, яулык кию шундый табигый тоела башлый, бүтәнчә була да алмый кебек.

Эчке дөньяң тышкы кыяфәт белән тәнгәл килсә, ничек рәхәт һәм иркен, килешәсеңме?

Аллаһ безне сабырлыкка ия булучылардан кылсын! Калебебезне иман нуры белән яктыртсын! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Собханалла! Арабызда шундый матур уйлы туташ-ханымнар кубрэк булса икэн... Бэхетле сез!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Собханалла!Эфэрин!Бик нурлы,кирэкле кинэшлэр.Бигрэк тэ ислам диненэ яна аяк басып килучелэр очен!Мангай кузлэребездэ hэм кальбебездэ булган иман нуры сунмэсен.Рэхмэт,Гузэл.Уй-фикерлэрен дэ исеменэ туры килэ,бик гузэл.Унышлар насыйп булсын.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Әйе, яулык бәйләү - мода түгел шул! Ныклы иман кирәк! Рәхмәт, Гүзәл, яңа хатларыңны көтәбез)

        • аватар Без имени

          0

          0

          Иманга сусаган җаннарга шифалы яңгыр булсын хатларың, Гүзәл туташ! Күркәм һәм изге эшләрнең башлангычы дәвамлы булсын!..

          • аватар Без имени

            0

            1

            "Сиңа гына атап язган хатлар..." әхлак-иман дәресләре өчен зур методик ярдәм булыр иде... Рәхмәт, Гүзәл сеңлем! Изге Җомга көне белән барчагызны да!!!

            Хәзер укыйлар