Логотип
Күңелеңә җыйма

Сөенечле югалту

Төшемә бик еш керә. Ирем белән сүзгә килгәч, аңа кияүгә чыксам, хәзер ничек яшәр идем икән дип уйлаган чакларым да бар. Һәм менә без очраштык...

Беркөнне иптәш кызым шалтыратты. Классташлар очрашырга ниятләгән икән. Сәбәп тә бар: мәктәпне тәмамлауга унбиш ел. 
– Кайда бәйрәм итәргә уйладыгыз соң? – дип сорыйм. 
– Азат Насыровта. Хәтерлисең бит инде аны, әйеме. Сезнең бит мәхәббәт иде... Ул хәзер зур түрә бит. Өй салып чыккан. Барыбызны да кунакка чакырды. Сине дә...  Хатыны каядыр ял итәргә киткән. Анда аулагөй.

Азат... Ничек хәтерләмим инде. Әле күптән түгел генә төшемә керде. Икәү елга яры буйлап җитәкләшеп йөрдек. Тиккә кермәгән инде бу төш. 
– Барам!
Кечкенә балаларымны ирем берсүзсез алып калырга риза булды. «Сиңа да ял кирәк, рәхәтләнеп күңел ачып кайт», – диде ул. Күңел ачудан битәр, хатирәләр киче булачак инде ул... 15 ел күрешмәгән бит! Шул теге төннән соң аны күргәнем юк... 

 Азат белән бер сыйныфта укыдык. Безнең дуслык соңгы сыйныфларда мәхәббәткә әверелде. Чыгарылыш бәйрәме төнендә бер-беребезгә хәтта вәгъдәләр бирештек. Менә шул вәгъдә бирешкән көннән башлап, Азат мөнәсәбәтләребезнең тагын да якынаюын тели башлады. 
– Без бергә булачакбыз. Нигә инде һаман җитәкләшеп кенә йөрергә, – дип аптыратты. 
Әмма мин риза булмадым. Әти белән әни тәрбиясе нык иде. Алар биргән киңәшләрне аяк астына салып таптыйсым килмәде. Соңга таба Азат үпкәли үк башлады. Ә минем аны үпкәләтәсем килмәде. Һәм аның белән дачаларына барырга ризалык бирдем. Безнең дуслык турында әниләр күптән белә иде. Дачага Азатның әниләре дә бара дип алдагач, каршы килмәделәр. Ә минем күңелем тыныч түгел иде. 

Барып керүгә үк Азат мине кочаклап алды. Куырылып киттем. Кофтамның сәдәфләрен ычкындыра башлагач, кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. Ул миңа карады да: «Яратмыйсыңмы әллә мине?» – дип сорады. «Яратам, әмма мин куркам», – дидем. Бөтен җирем калтыранды, каз тәннәре чыкты, аякларым хәлсезләнде... Ул кабат кофта сәдәфләремә кулларын сузган иде, читкә тайпылдым.
– Азат, ачуланма, мин булдыра алмыйм. Тимә миңа, – дидем. 
Азатның күзләрендә зәһәр чаткылар күренде. Ул ачудан кызарып чыккан иде.
– Әйдә, мин сине электричкага озатам, – диде ул.

 
 Шул көннән соң без аның белән очрашмадык. Бер айдан соң аны эзләп өйләренә шалтыраттым. «Сез үпкәләштегезме әллә? Бер ай элек үк Казанга чыгып китте. Университетка керергә имтиханнар биреп йөри», – диде әнисе. Ә без Азат белән үз шәһәребездә калырга сөйләшкән идек. Шунда  мөнәсәбәтләребезгә нокта куелганын аңладым. Ул мине ташлап киткән булып чыкты. Унбиш ел буе аның турында берни белми яшәдем. Төшләремә керсә дә, беренче мәхәббәтем бик еш исемә төшсә дә, аның турында сорашмадым. Һәм менә без күрешәчәкбез!

Очрашуга бик җентекләп әзерләндем. Кибеттән яңа күлмәк сатып алдым. Матурлык салонына барып чәчемне буяттым, прическа ясаттым. Матур итеп бизәндем. «Туйга барган кебек җыенасың. Классташлар очрашуы, кәеф-сафа коруга кайтып кала ул. Чәчләреңне күрүче булыр микән соң», – дип көлде ирем. 

Азат яшәгән өй капкасы янына килеп җиткәч, кыңгырауга басарга көч тапмый озак кына басып тордым. Өйдән шау-шу ишетелә иде. Ә мин кыюлыгымны җиңә алмадым. Бәлки, бу очрашу кирәкмидер дә, бәлки, кайтып китәргәдер дигән уй да килде. Шулай да кыңгырауга бастым. 
Койма артында гына торган диярсең, Азат шунда ук капканы ачып җибәрде. Чибәрләнгән. Беренче уем шул булды. Ул мәһабәт ир-атка әйләнгән. 
– Сәлам! Син тагын да чибәрләнгәсең бит. Әйдә, кер, – дип, ул мине җитәкләп алды. 
Без кич буе күңел ачтык. Азат белән биедек тә, биедек. Төн уртасы җиткәч, таралыша башладылар.
– Миңа ярдәм итәргә кал әле, зинһар. Берүзем тәртип салып бетерә алмаячакмын, – диде Азат.
Мин иптәш кызыма карадым.
– Кал, кал. Азатка чынлап та ярдәм кирәк, – дип, ул, елмаеп, күз кысты. 
Барысы да китеп беткәч, Азат мине кочаклап алды. 
– Әйдә, калсын бу табак-савыт. Иртәгә килеп җыештырырлар әле. Хәзер рәхәтләнеп күңел ачып алыйк. 

Күңел ачып алыйк! Бу сүзләрне ишеткәч, гарьлегемнән күз яшьләрем бәреп чыкты. Мин аның өчен бары төнге күбәләк кенә булып чыгам түгелме соң?! Яшьлек хатирәләрен шушы сүзләре белән сызып атты ул, пычратты. Анда булмаган да ул хатирәләр, мин генә исәрләнеп йөргәнмен.
–  Юк, Азат. Күңел ачып алырга башкаларны чакырырсың инде. Сиңа ярдәм кирәкми икән, китәм, –  дип кочагыннан ычкындым. 
 – Син бит инде ир хатыны. Хәзер нәрсәдән куркасың? Тәмен беләсең бит инде. Ә минем кочагым кайнар, башларың әйләнер, – диде ул, мыскыллы елмаеп. Миңа ул нәкъ менә шулай елмая кебек тоелды.

– Әйе, шул, ир хатыны. Ирем яныма кайтам, – дип телефоннан такси чакырырга керештем. 
– Үгетләмим. Әмма күпне югалтасың, – диде Азат.
– Югалтыр өчен табарга кирәк. Ә мин монда бернәрсә дә тапмадым, ә менә өемдә югалтыр кешеләрем бар, – дидем. Бу минутта тизрәк өемә кайтып, иремә сыенасым килә иде. 
Без башка бер сүз сөйләшмәдек. Ул коры гына саубуллашты. Озата да чыкмады. Таксига утырдым да җиңел сулыш алып куйдым. 15 ел буе эзәрлекләгән яшьлекнең ялган хатирәсе, ниһаять, каядыр югалган иде. Сөенечле югалту иде ул...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар