Сайлау мөмкинлегем булса, әниемне сайлар идем
Әйе, әти-әниләрне сайлап алып булмый. Ләкин андый мөмкинлек булса, мин, һичшиксез, аларны сайлар идем. Балачак, мәктәп елларын, студент вакытларымны, әлбәттә инде, хәзерге чорымны кабат-кабат алар белән узарга әзермен.
Әнием Фирая Ибраһим кызы гаиләдә биш кызның иң өлкәне булып, Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланыр алдыннан дөньяга килә. Сугыштан соңгы авыр елларда алар, әби белән бергә җиң сызганып, тормыш йөген тарталар. Әби – бригадир, көн-төн колхоз кырында булса, өйдәге бөтен эшләр 6-7 яшендәге әни җилкәсендә була. Шул еллардан калган кайгыртучанлык, җиренә җиткезеп эшләү, кешеләргә хөрмәт, белемгә омтылу сыйфатлары, елдан-ел артып, бүгенге көнгәчә баеп килеп җитте. Аның укытучы хезмәтен дә сайлавы әнә шуның ачык мисалы.
Мин исә театр белән гастрольләргә чыкканда яки Татарстан мәктәпләренә очрашуларга барганда кайчандыр әни укыткан тамашачыларым белән гел очрашып торам. Алар әнине һаман да җылы ихтирам, зур ярату белән искә алалар.
Кемнеңдер класс җитәкчесе булган, кемнедер кичке мәктәптә укыткан, ә кемнәрдер белән хоккей карарга яки төркемнәре белән Камал театрына спектакльләр карарга йөргәннәр. Аларның сәламнәрен әнигә алып кайтып җиткерү минем өчен дә зур куаныч. Үзе дә, миңа шалтыраткан саен, эшем белән, үзем белән горурлануын әйтергә онытмый.
Бу язмам аша да мин үземнең әнием белән горурлануымны җиткерәсем килә. «Әни, син минем куанычым, син минем яклаучым. Син мине бүгенге көндә догаларың белән каршы алучым, фатихаң белән озатучым».
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
Бергә булырга язмаган безгә... Хәзер аңлыйм: мин бик тырыш, яхшы укучы бала булганмын. Һәм шуның өстенә соң өлгергәнмен. Мәктәптә кайберәүләр бишенче класстан ук егетләр белән аралашып, егет сөйгәнгә исләрем китеп карый идем. Артык хисләнеп тормыйча гына дөньяны җигелеп тартучы әти-әни үрнәге дә шул булгандыр. Алар артык мәхәббәт маҗараларыннан башка гына, димләп өйләнешкән кешеләр иде. Егет сөю бер оят эш төсле тоелган миңа.
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.